«Халыклар дуслыгы бакчасы»нда үзебезне лаеклы күрсәтик!
Удмуртия Башлыгы Александр Бречалов Ижауның Космонавтлар паркында милли оешмалар җитәкчеләре һәм активистлары белән очрашты.
Ул иң элек андагы «Халыклар дуслыгы бакчасы» белән танышты. Аннан соң эшлекле сөйләшү булды. Милли оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре Республика Башлыгына үзләрен кызыксындырган милли тормышка кагылышлы сорауларын бирделәр.
Удмуртларны «Республикада Удмурт мәдәнияте үзәге кайчан булыр?» дигән сорау борчыса, әрмән халкының «Урарту» оешмасы җитәкчесе яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсен күтәрде. Ул 17 яшькә кадәрле балаларга спорт белән бушлай шөгыльләнү өчен шартлар тудыруны сорады. Еврей мәдәнияте үзәге җитәкчесе Марк Гольдин яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Халык каһарманнары – ил каһарманнары» проектының регионарага әверелүен, ләкин аның чикләрен киңәйтү өчен матди ярдәм кирәк булуын ассызыклады. Мари халыкларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Николай Ямаков республиканың ерак районнарында интернет начар тотуы, «Моя Удмуртия» телеканалы тапшыруларын карый алмаулары турында әйтеп узды.
Рәмзия Габбасова соңгы вакытта 6 нчы гимназиягә һәм «Спартак» халык иҗаты йортына барып, хәл белән якыннан кызыксынуы, бурычлар билгеләнүе, гимназиядәге эшләр барышын контрольдә тотуы һәм ВКонтакте челтәрендә махсус эш төркемендә бу хакта даими сөйләп баруы өчен Александр Бречаловка рәхмәт белдерде. «Гимназиянең керү өлешен төзекләндерү эшләре ноябрь аена калдырылу күпләрдә борчылу тудыра. Эшләр уку вакытына туры килү сәбәпле, киләсе елга күчмәсме?» – диде. Александр Бречалов та, Олег Бекмеметьев та борчылырга урын юк, эшләр планлаштырылган вакытта башкарылачак, дип ышандырдылар. «Спартак» халык иҗаты йорты – Мәдәни мирас объекты. Шуңа күрә төзекләндерү чыгымы ике тапкыр артса да, без бу эшне алып барачакбыз», – диде Республика Башлыгы.
Әлеге бакча 2019 елда ачылды. Анда бүгенге көндә әрмән, әзербайҗан, чечен, удмурт, рус, мари, мордва халыкларының үз йөзләрен күрсәтүче милли бакчалары бар. Кызганыч, татар һәм башкорт халкына бирелгән мәйданчык әле һаман буш тора. Гәрчә, бу эшне башкаруны үз вакытында республика татар хатын-кызларының «Ак калфак» һәм башкорт «Курай» оешмасы үз җаваплылыкларына алган булсалар да. Якын арада бу мәйданны эшләп кую – барлык татар һәм башкорт оешмаларының уртак бурычы. Әлеге эшкә эшмәкәрләребез дә кушылса, без бик шат булыр идек.
Эшлекле әңгәмәдән соң Александр Бречалов милли хәрәкәт вәкилләренә Рәхмәт хатларын тапшырды. Алар арасында «Асылъяр» үрнәк татар музыка, җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Лариса Алик кызы Гайнетдинова да бар иде. Лариса Алик кызын лаеклы бүләк белән котлыйбыз!