Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Халыкларны берләштерүче бәйге
23.10.2019

Халыкларны берләштерүче бәйге

Узган атнада эчтәлекләре белән бик охшаш та, ләкин берүк вакытта бер-берсеннән аерылып торучы да ике чарада катнашырга туры килде миңа. Беренчесе — Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында узган массакүләм мәгълүмат чараларында милли һәм этноконфессиональ мөнәсәбәтләрне иң яхшы яктыртучы журналистларны билгеләүче “СМИротворец” конкурсына йомгак ясау кичәсе милләтара дуслыкны пропагандаласа, икенчесе руслашып баруыбызны, көннән-көн чит милләтләр белән гаиләләр корып, милләтебезнең тамырын корыта баруыбыз турында үз чыгышы белән баш миләребезне бераз “юуучы” Нәҗибә Сафина белән очрашу.

Быел 11нче тапкыр Россия күләмендә «СМИротворец” дип аталган конкурс үткәрелде.
Бәйгенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, «СМИротворец-Волга» эксперт советы быелгы конкурста 258 массакүләм мәгълүмат чарасыннан 948 эшне караган. “Йомгаклау этабына 54 региональ басмадан 101 эш кергән. Нәтиҗәдә биш номинациядә 17 массакүләм мәгълүмат чарасы лауреат булды”, — дип хәбәр итте бәйгене оештыручылар.
“СМИротворец” XI Бөтенроссия конкурсының округ этабының финал чаралары 16-17 октябрьдә Ижау шәһәрендә узды. Башкалабызга Идел буе федераль округы төбәкләреннән иң яхшы эшләр авторлары — журналистлар килде. Алар өчен оештыручылар бай программа әзерләгән иде. Кунаклар «Бураново әбиләре» төркеме белән очраштылар, Карамас-Пельга авылында удмурт мәдәнияте үзәге белән таныштылар. Халыклар дуслыгы йортында төбәк һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары корреспондентларының квалификациясен күтәрү максатыннан «Яңа тармак буларак этникара журналистика. Чакырулар һәм перспективалар» дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Милләтара мөнәсәбәтләр буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет әгъзасы, Этникара журналистика гильдиясе президенты Маргарита Лянге конкурс лауреатлары белән тәҗрибә уртаклашты.
«СМИротворец» барышында төбәк жур­налистикасының актуаль проблемалары: авыл җирендәге массакүләм мәгълүмат чаралары хәле, кадрлар әзерләү, телне саклау, өйрәнү проблемалары һәм башкалар турында фикер алыштылар. Фикер алышу барышында милли чараларның кысрыклануы, күпмилләтле радио, телевидение каналларының ябылуы турында да проблема күтәрелде. Күптән түгел удмурт теле өчен үз-үзен һәлак иткән Альберт Разин турында да сүз күтәрелмичә калмады. Залда утыручылар “Нигә газета-телевидение аның турында күрсәтергә куркып калды, нигә бу мәсьәлә йомылды?” — дип канәгатьсезлек белдерделәр. Бу сорауга Маргарита Лянге җавап биреп, журналистиканың мондый чакларда сак хәл итәргә тиешлеген, милләтара яки милли конфликтлар булдырмау өчен көрәшергә тиешлеген әйтеп үтте.
Чарада һәр милләтнең үсеше, телне саклап калу мәсьәләләре яңгыраса да, оештыручылар тарафыннан кызыл җеп булып милләтара түземлек, толерантлык, дуслык темасы сузылып барды.
Милләт, тел үсешенә багышланган оста­ханәләрдән соң бәйге нәтиҗәләре белән танышу мизгелләре килеп җитте. Тантаналы рәвештә «Телевидение», «Радио», «Матбугат», «Интернет» номинацияләрендә конкурсның округ этабында җиңүчеләрне бүләкләү концерт программасы белән үрелеп барды.
«Мин билгеле бер кеше өчен түгел, ә җанлы, күңел биреп башкарылган эшләр өчен җан аттым, — диде жюри әгъзасы, Этникара журналис­тика Гильдиясе вәкиле Марина Попович. — Журналист үз материалы тормышы белән яшәгән очракта гына кызыклы була. Мондый эшләр, журналистлык тәҗрибәсен баету, үзе өчен файдалы нәрсәләрне алу өчен, аларга әйләнеп кайтырга мәҗбүр итә. Телләрне саклау бик актуаль тема. Аның өстендә күпләр эшли. Һәм миңа аның башка төбәкләрдә ничек бирелүе кызык­лы булды. Телләрне алга этәрүгә багышланган материаллар миңа ошады һәм югары бәя алдылар».
Җиңүчеләр арасында Самара, Түбән Новгород, Саранск, Башкортстан, Татарстан, Йошкар-Ола, Удмуртия һәм бик күп башка Идел буе федераль округы төбәкләреннән катнашучылар бар иде.