Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Халыкка хезмәт итик
20.11.2014

Халыкка хезмәт итик

Быелгы көз иҗтимагый тормыш юбилейларына бай булды. Татар иҗтимагый үзәгенә — 25, “Иман” татар яшьләре берлегенә — 20, “Очрашу” радиотапшыруына — 25, Удмуртия Диния нәзарәтенә 20 ел тулды.
Алар чирек гасыр дәвамын да республикада яшәүче татарларда милли горурлык хисләре уятуда әйтеп бетергесез эш башкардылар. Элек ике татар шәһәр транспортында очрашкач, татар телендә сөйләшергә оялып, вата-җимерә русча аралаша иде. Хәзер, Аллага шөкер, кайда гына булмасын үз телебездә аралашабыз. Милли бәйрәмнәребезне гөрләтеп уздырабыз. Атна саен Казаннан, Башкортстаннан килгән артистларның концертларына зур-зур залларны тутырып йөрибез. Горурлык хисләре нәкъ менә шул гамәлләребездә чагыла да инде. “Ләкин милләтебез алга китсен дисәк, горурлык хисләре кичерү генә аз. Кыямәт көнендә: “Син Аллаһның үзеңне татар итеп яралтуына риза булдыңмы, ул халыкка ничек хезмәт иттең?” — дигән сорау булачак. Ә милләткә хезмәт ул — туган телебезне үзебез генә түгел, ә балаларыбызның да белүе. Көне-төне чит ил сериаллары караганчы, өйләрегезгә татарча газета-журналлар алдырыгыз, татарча китаплар укыгыз”, — ди Җәлил хәзрәт Фазлыев бер вәгазендә. Димәк, бүгенге көндә газета алдыручы 4314 гаилә халыкка хезмәт итүчеләр сафында.
Тик бүген безне бер сорау борчый: алга таба да алар әлеге сафта калырлармы? Икеләнү өчен җитди сәбәп тә бар, чөнки “Россия почтасы” хөкүмәттән ала торган субсидиядән мәхрүм булгач, матбугат чараларына язылу бәясен бермә-бер диярлек арттырды. Узган ел элемтә бүлекләре аша газетабызга еллык язылу бәясе 480 сум булса, быел — 745 сум. Күргәнегезчә, аерма шактый — 265 сум. Акчаның кадерен белеп, һәр тиенен санап яшәүчеләр өчен әз түгел бу. Шуңа күрә дә, газета укучыларыбызның ихтыяҗларын кайгыртып, без редакция бәясе белән газетага язылу нокталарын арттыруны максат итеп куйдык.
Тормышта бөтен нәрсә акча белән бәйле булса да, халыкка хезмәт итүне алгы планга куйган фидакарь милләттәшләребезнең артуы шатландыра. Газетабызны үзләренә генә түгел, күрше-күләннәренә, туганнары­на, дусларына, гомумән, татар милләтеннән булган һәммә кешегә яздырып, атна саен өйләренә кадәр илтеп тапшыручыларның исемнәрен атап үтми мөмкин түгел. Рәшит Ситдыйков, Зөһрә Камалиева, Флүрә Гыйльванова, Ольга Янгирова, Гөлисә Зарипова, Рәхилә Тимкина, Тәскирә Сәйфетдинова, Мәхмүт Нуретдинов, Зөлфия Шәйхрамова, Рәзилә Хәмидуллина, Зиннур Гыймаев, Луиза Гыйльфанова, Фәүзия Нуриәхмәтова, Гөлнәфис Галләмова, Фидания Балтина, Фиразия Сафуанова, Рамил Төхвәтуллин, Гөлфирә Галиуллина. Әлеге милләттәшләребез 20-70 газетага яздырып, аны вакытында укучыларга илтеп җиткерү кебек җаваплы эшне үз җилкәләрендә тарталар. Ә 5-20 газета яздырып таратучылар күпме!? Гөлсәрия Фазлыева, Вәҗиһә Заһидуллина, Фаат Әбүбакиров кебек якын дусларыбыз да язылуга зур өлеш кертәләр. Без сезнең һәммәгезгә дә зур рәхмәтләребезне җит­керәбез. Үз игелегегез үзегезгә кайтсын. Моңа кадәр халыкка хезмәт итүчеләр сафында булып, газетаны алдырган, әмма бәяләр арту сәбәпле, киләсе ел өчен язылыргамы-юкмы дип икеләнеп торучылар да безнең белән калырлар дип ышанабыз. Башкача булырга мөмкин дә түгел, чөнки без горур, бердәм халык. Шулай булып калыйк та.

Рамзия Габбасова.

Гүзәл Әглиуллина фотосурәте.