Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Халыкара олимпиададан – уңышлар белән
28.04.2021

Халыкара олимпиададан – уңышлар белән

20-23 апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча VIII Халыкара олимпиада узды. Олимпиадага Татарстаннан гына түгел, Рәсәйнең башка төбәкләреннән дә катнашучылар килде, ә чит илләр биредә онлайн форматта катнашты. Безне гүзәл Универсиада авылы каршы алды. Әлеге бәйгедә 500 гә якын укучы белән беррәттән миңа да катнашырга насыйп булды.

Беренче көнне үк милли мо­хиткә чумдык. Бүлмәләргә урнашкач, безне сыйныфлар һәм мәктәпләр буенча төркемнәргә бүлделәр. Кичен без күңел ачтык, олимпиадага әзерләндек.
Икенче көн иң дулкынландыргыч булды. Ниһаять, олимпиаданың –беренче туры. Биремнәр җиңел­ләрдән түгел иде. Ләкин без барыбыз да тырышып эшләдек. Аннан соң безне тарихи милли музейга, Бөек Ватан сугышы музеена, бөек шәхесләребез — Габдулла Тукай һәм Шәриф Камал музейларына алып бардылар.
Кичен без Кәрим Тиңчурин исемендәге театрда күңелле һәм шул ук вакытта бик мәгънәле “Ак тәүбә – кара тәүбә” спектаклен карадык. Биредә без чын мәгънәсендә рухи яктан ял итеп кайттык. Спектакль студент тормышы һәм яшәү мәгънәсе турында иде.
Өченче көнне олимпиаданың икенче туры – проектлар яклау булды. Мин яшьтәшләремне бөтен дөньяга танылган якташларым – бертуган Бубилар һәм аларның мирасы белән таныштырдым. Алда безне җырчы, педагог, искиткеч шәхес – Миңгол Галиев, язучы Фәнил Гыйләҗев, КФУ профессоры Ләйлә Минһаҗева, татар яшьләренең әйдәп баручысы Линария Мифтаховалар белән очрашу көтте. Кичен без Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт драма театрында “Миркәй белән Айсылу” трагедиясен карадык. Тамаша күпләрне еларга, уйланырга мәҗбүр итте.
Дүртенче көнне, ниһаять, нәти­җәләр билгеле булды. Йомгак­лау тантанасы шундый күңелле, милли рухта үтте. Татар мәктәпләре арасында гран-прины минем якташым – Әгерҗе районы Исәнбай авылы кызы Гөлназ Мөэминова яулап алды. Ул үзенең хис-кичерешләрен минем белән дә бүлеште.

— Гөлназ, сине зур җиңүең бе­лән котлыйм. Син нинди хисләр кичерәсең?

— Урын алуга өметләнсәм дә, гран-при алырмын дип бөтенләй уйламадым. Сәхнәдән гран-прига ия булганымны хәбәр иткәч тә, ышанып бетмәдем. Сәхнәгә менеп, Президентыбыз кулыннан бүләк алдым. Соңрак журналистлар миннән интервью ала башладылар. Бары тик бераз тынычлангач кына, гран-при иясе булуымны аңлап алдым. Бу — минем өчен бик зур дәрәҗә, зур мәртәбә. Мин Әгерҗе районында беренче гран-при алучы буларак, районыбызны тирә-якка танытуым белән чиксез шатмын. Әниемне, укытучыларымны, авылдашларымны шатландыра алганмын икән, димәк, мин максатыма ирештем.

— Әлеге җиңүең өчен син кемнәргә рәхмәтле?

— Иң беренче чиратта, мин туган телгә мәхәббәт уяткан әни­емә рәхмәтле. Ул миндә чын мәгъ­нәсендә милли җанлылык тәр­бияләде. Аннан соң, әлбәттә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Рәфис кызы Хуҗинага рәх­мәтле. Ул мине кечкенәдән төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнаштырып чыныктырды. Аның да миндә милләтпәрвәрлек тудыруда өлеше зур. Һәм инде мәктәбемә, укытучыларыма бик зур рәхмәтемне җиткерәм.

— Киләчәгеңне дә туган тел белән бәйләргә уйлыйсыңмы?

— Әйе, мин киләчәктә КФУның филология һәм халыкара багланышлар институтына укырга керергә телим. Туган тел ул минем канымда, аннан аерылсам, югалырмын кебек.

— Синең кумирларың бармы?

— Миңа “кумир” сүзе бик ошап бетми. Ләкин минем үрнәк алырдай, горурланырлык кешеләрем бар. Иң беренче чиратта, әлбәттә, ул — минем әнием. Минем әнием татарча җырлар ярата. Шуңадырмы, мин дә рус телендә җырлар тыңламыйм.

Тормыштагы иң зур максатың

— Минем кеше буласым, тормышта үземнең лаеклы урынымны табасым килә. Ә хәзерге вакытта мин имтиханнарны яхшы балларга бирергә, бушлай укырга керергә телим.

— Олимпиада сиңа нәрсә бирде?

— Мин рухи яктан камилләштем, үстем. Казаннан еракта яшәгәч, без музейларга, театрларга бик сирәк йөрибез. Аннан соң, яңа дуслар таптым, белемемне, фикерләү сәләтемне аларныкы белән чагыштыру мөмкинлеге алдым.

— Олимпиадада катнашырга әзерләнүчеләргә нинди киңәш бирер идең?

— Үз-үзеңә ышанганда, бар да була. Төрле яклап, дәрестән тыш, өстәмә мәгълүмат тупларга кирәк. Логик яктан фикерләү дә бик мөһим, кагыйдәләр белү генә җитми. Ә инде иң мөһиме – тырышлык һәм теләк.

— Алга таба да зурдан-зур уңышлар теләп калам.

Лиана Габбасова, Кадыбаш авылы мәктәбе.