Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Фәттах Якупов: “Тәрбиянең нигезе — авылда!”
3.02.2016

Фәттах Якупов: “Тәрбиянең нигезе — авылда!”

Удмуртия Республикасы җинаять җәзасын тормышка ашыру инспекциясе җитәкчесе, эчке эшләр хезмәте подполковнигы Фәттах Якупов белән сөйләшәбез. “Җитәкче кеше белән русча сөйләшергә кирәктер”, — дип, сүземне русча башладым. Ә ул минем сүземне бүлеп, өздереп татарча сөйләшә башлады! Аның һәрбер сүзеннән татар булуы белән горурланганы сизелеп тора. Киров өлкәсенең Кильмезь авылында сигез балалы ишле гаиләдә дөньяга килгән ул. Ижау шәһәрендәге милиция мәктәбен тәмамлаганнан соң, туган якларында хезмәт куя. Соңрак гаиләсе белән Ижау шәһәренә күченә. Эчке эшләр тармагында аның утыз елдан артык эш стажы бар. Әлеге эш урынында ул 2011 елдан бирле хезмәт итә. Әңгәмәбезнең бер өлешен сезгә дә тәкъдим итәбез, хөрмәтле газета укучыларыбыз.

— Фәттах әфәнде, сезгә төрмәдә утыручыларны гына түгел, алар белән эшләүче хезмәткәрләрне дә кайгыртырга кирәк.
— Хезмәткәрләрнең эшләре җиңел түгел, әлбәттә. Һәрберсе дә озак эшли алмый биредә. Хезмәткәрдән таләп иткәнче, башта аңа эшләү һәм ял итү өчен шартлар тудыру зарур. Эшли торган хезмәткәрләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсе дә әле күптән түгел генә хәл ителә баш­лады. Торак сертификаты кеше пенсиягә киткәндә генә бирелә иде. Соңгы вакытта вәзгыять үзгәрә. Хезмәткәрләрнең социаль гарантияләре турында закон кабул ителде, хезмәт хакы һәм пенсия күләме сизелерлек артты. Гарнизонда 161 кеше хезмәт куя. Без биредә бер гаилә кебек, эшлибез, ял итәбез. Яшь буын бер-берсе белән танышалар, гаилә коралар. Төрле спорт бәйгеләрендә катнашабыз. 2015 елда спартакиадада катнашып, алдынгы урыннар яуладык.
— Бүген әлеге хезмәткә килүче яшьләр элекке буыннан нәрсә белән аерыла? Хатын-кызлар биредә үзләренең сыйфатларын югалтмыйлармы?
— Бүген эшкә килгән яшьләргә авыррак. Ләкин алар мине үз­ләренең акыллы булулары белән шаккатыралар. Бү­генге яшьләр алга куелган мәсьәләләрне тизрәк, уңайлырак юллар белән чишәләр. Әйе, системага соңгы елларда бик күп хатын-кызлар эшкә килә. Алар ир-атларга караганда үзләренең таләпчәнлекләре, эшкә мөнәсә­бәтләре белән дә күпкә аерылып торалар. Кызганычка каршы, хатын-кыз сыйфатын югалтканнары да бар. Алар дорфалана, кырыслана.
Әлеге хезмәт җиңелләрдән түгел. Шуңа да карамастан, улыгыз да сезнең юлны сайлаган.
Илгизне күпме генә башка һөнәр сайларга өндәсәм дә, барыбер әлеге юлдан китте. Ата һөнәре — балага мирас. Аның уңышларына чын күңелдән сөенәм.
— Гаилә тормышына кил­гәндә, сез — үрнәк тормыш иптәше, әти, бабай. Тәрбиянең нигезе нәрсәдә дип уйлыйсыз?
— Әти безне: “Кеше әйберенә кагылмагыз, гаилә корсагыз, ул бары тик безнең милләт кешесе генә булырга тиеш”, — дип әйтеп үстерде. Без аның сүзеннән чыкмадык. Мин һәрвакыт әйтә киләм: тәрбиянең нигезе авылда, әби-бабай янында. Хәзер балаларны авылга кайтармыйлар шул. Бала стрессларга каршы тора ала торган мохиттә үсәргә тиеш. Үземә килгәндә, эшем монда булса да, йөрәгем — авылда. Тормыш иптәшем Гөлсинур да Ленин районы суд приставлары бүлеге җитәкчесе булып эшләде дә, лаеклы ялга чыкканнан соң, авылга кайтып китте. Шуңа күрә дә ерак чакрымнарны уйламыйча, атна саен авылга чабам. Менә шундый авыл җанлы кешеләр инде без!
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт Фәт­тах әфәнде! Авыр да, җаваплы да хезмәтегездә уңышлар телим.
Гарнизон ишек алдына чыккач, биредәге хезмәткәрләрдән Фәттах әфәнде турында сораш­тырдым. “Без аны бик хөрмәт итәбез, кирәк вакытта таләпчән дә була ул, вакытында хәлгә дә керә белә”, — диделәр алар. Фәттах әфәнде кебек ата хакын санлап, авылны яратып яшәүче милләттәшләребез күп безнең арада, Аллага шөкер!

Рәфилә Рәсүлева.

Удмуртиядә хөкем ителгәннәрнең саны кими

Удмуртиядә хөкем ителгәннәрнең саны кими Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев Республиканың җи­­на­ять җәзасын тормышка ашыру федераль хезмәте коллегиясе утырышында катнашты. Төп чыгышны әлеге хезмәтнең җитәкчесе, эчке эшләр полковнигы Игорь Криницын ясады.
Аның чыгышыннан күренгәнчә, Удмуртия Республикасы терри­ториясендә 11 төзәтү колониясе һәм 3 тикшерү изоляторы бар. Хөкем ителгәннәр саны 2007 елдан сизелерлек кими бара икән. 2016 елның 1 гыйнварына төзәтү учреждениеләрендә ирегеннән хөкем ителгәннәрнең саны — 8155 кеше тәшкил иткән. Узган елда хөкем ителгәннәр тарафыннан 129 җинаять кылу һәм 3 качу планлаштырылган була, ләкин хезмәткәрләрнең оператив рәвештә эш итүе, әлеге тәртипсезлекләрне булдырырга ирек бирми.
Оператив тентү вакытында 52000 мең сум күләмендә акча, 7 литр спирт, үзләре ясаган 107 литр алкоголь, 900 г наркотик матдәләр, 804 кәрәзле телефон алынган. Хөкем ителгәннәргә тыелган предметлар бирү вакытында 66 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Төзәтү колонияләрендә 13 кичке мәктәп, 5 һөнәри училище эшли. 2014-2015нче елларда 1640 хөкем ителгән кеше һөнәр алган. Хөкем ителгәннәр тарафыннан 340,5 млн сумлык товар җитештерелгән, алар өчен агымдагы елда 546 эш урыны булдырылган.
Төзәтү учреждениеләренең ярдәмче хуҗалыклары тарафыннан, үз-үзләрен тәэмин итәрлек, 45,5 тонна ит, 587,8 тонна сөт, 135 мең данә йомырка, 1017 тонна бәрәңге, 75 тонна кәбестә, 70 тонна чөгендер, 75 тонна кишер, 89,3 тонна суган җитештерелә.
2016 елның 1 гыйнварына төзәтү колонияләрендә ВИЧ инфекциясе йоктырган 1187 кеше, 924 психик авыру, хроник алкоголизм белән авыручылар — 172 кеше, туберкулез белән авыручылар 709 кеше, (шуның 409ы ачык форма белән авыручы) теркәлгән. Әлеге саннар, 2014 ел белән чагыштырганда, күпкә кимрәк.
Президент программасын тор­мышка ашыру нигезендә, хезмәткәрләргә 2 торак өчен — 2,2088 млн сумлык дәүләт сертификаты бирелгән. Төзәтү учреждениеләрендә 6 православие храмы, 3 чиркәү, 4 дога уку бүлмәсе, 2 мәчет, мөселманнар өчен 3 намаз уку бүлмәсе бар.
Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев әлеге ида­рә тармагының эшенә канә­гать­ләнерлек бәя бирде. “Уд­­муртия Республикасының җи­наять җә­засын тормышка ашыру федераль хезмәтенә караган учреждениеләрдә дисциплина ныгыган, тәртип үзгәргән. Хөкем ителгәннәрнең саны кимесә дә, алар һаман күп. Алар белән эшләргә һәм эш белән тәэмин итәргә кирәк. Моңа республикада сәнәгатьне дәүләт программасы нигезендә үстерү дә булыша. Хөкүмәт органнары әлеге учреждениеләргә киләчәктә дә яр­­дәм итәчәкләр”, — диде ул үзе­нең чыгышында.