Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Фәрит Халитов: “Эшебез барса, безнең өчен ял шул була. Бармый икән — ял юк, тынычлык кача”
26.05.2016

Фәрит Халитов: “Эшебез барса, безнең өчен ял шул була. Бармый икән — ял юк, тынычлык кача”

Авылда туып-үссәм дә, бүген инде кала тормышына тәмам күнегеп, ияләшеп беттем. Үземне гел шәһәр кешеләре рәтенә куеп, кендек каны тамган туган җиремне кунакка кайту урыны дип кенә кабул итә башладым төсле. Арабызда авылда туып, шәһәр тормышын яратмый торган, бар көчен-тырышлыгын шушы якны үстерү, күтәрү, кешеләренә ярдәм итү теләге белән янып яшәүче милләттәшләребез шактый. Сүзем Ува районының алты авылын берләштергән “Авангард колхозы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Фәрит Халитов турында. Зирәк, җор телле җитәкче белән һәр очрашу, аралашудан соң яшәү көче, авыл хезмәтчәннәренә карата ихтирам хисләре арта.

Фәрит Халитов җитәк­ләгән хуҗалык мөгезле эре терлек үрчетү, сөт җитештерү белән шөгыльләнә. 2013 елда нәселле терлек үрчетүчеләр статусын алганнар. Республикабызда кара-чуар токымлы терлеккә ихтыяҗ зур. Бүгенге көндә хуҗалыкта 1232 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 550се — сыерлар. “Ху­җалыгыгызның җитәкчесе нинди?” — дигән сорауга гомер иткән өлкәннәр: “Басу-кырлар, мал-туар кышлаучы фермалар тәртиптәме? Димәк, үзегез үк соравыгызга җавап бир­дегез”, — дияргә яраталар. “Авангард колхозы” составына кергән фермаларда булдык, андагы тәртип, чисталыкны күреп сокландык. Сөтлебикәләр дә, бозаулар да чиста, тамаклары тук. Күпчелек авыр эш автоматлаштырылган. Димәк, бу урында җитәкченең уңганлыгы, тырышлыгы турында язып тору артык булыр. Без килгән көнне Петропавлово авылындагы сөт-товар фермасына белгечләр видеокүзәтү системасы урнаштыралар иде. Фәрит Муллагали улыннан: “Нидән андый ихтыяҗ туды? Урлашалармы әллә?” — дип сорап куйдым. “Биредә терлекләрне тәрбияләүнең аерым бер тәртибе, кагыйдәсе бар. Шушы технологияләр бозылмыймы дип тик­шереп торырга кирәк. Видеокүзәтү белән ышанычлырак. Урлашулар да булгалый инде, нишлисең”, — диде ул.
Фәрит Муллагали улы белән язгы кыр эшләренең барышы хакында да сөйләштек. “Язгы кыр эшләрен алдынгылар рәтендә тәмамладык. 1390 га мәйданда сабан бодае, бөртекле культуралар, 60 га рапс чәчтек, 130 га — кукуруз, 800 га мәйданда күпьеллык үсемлекләр чәчелде. Узган ел уңышны югалт­мыйча җыю бик авыр булды, әмма бу эшне ерып чыктык. Яртышар бункер гына уңыш җыйган көннәр булды. Ашлыкны икешәр мәртәбә киптерергә туры килде”, — диде хуҗалык рәисе. “Илебез җитәкче­ле­ге ташландык җирләрне дә эшкәртергә дигән карар чыгарды. Бу нисбәттән сездә хәлләр ничек?” — дип кызыксындым. “Безнең хуҗалыкта барлык җирләр дә эшкәртелә, ташландык җирләр калмады”, — диде ул. Фәрит Муллагали улы шулай ук ашлама сатып алуга 3 миллион сум күләмендә кредит алуы, кризис сәбәпле, өстәмә ферма төзелешен туктатырга мәҗбүр булуы хакында да әйтте. Милләттәшебездән “Елына бер миллион сөт җитештерү турында”гы республика программасы турында нәрсә уйлавы хакында да сорадым. “Республикада елына 1 миллион тонна сөт җитештерүгә ирешсәк, бик яхшы, әлбәттә. Әйбәт яшисең килә икән, тир түгеп эшләргә дә кирәк бит әле. Тик медальнең икенче ягы да бар. Базарда товар күләме арта икән, аның бәясе кими, дигән сүз. Мисал өчен, өченче ел бәрәңгене килограммын 16 сумнан саттык, ә узган ел бәрәңге уңышы югары булгач, бәясе 5 кенә сум булды. 2016 елда сөт бәясе дә төште, шуның нәтиҗәсендә, беренче кварталда без 600 мең сум керемебезне югалттык. Хөкүмәт бәяләрне бәйдә тоту хәстәрен дә күрсә, яхшырак булыр иде”.
“Авангард колхозы” авыл хуҗа­лыгы җитештерү кооперативында уртача хезмәт хакы 14500 сум. Моннан тыш, эшчеләргә унөченче хезмәт хакы да түләнә, ел саен 20-25 кешегә санатор-курорт дәвалануына бушлай юллама бирелә, соңгы юлга озату чыгымнарын да хуҗалык күтәрә. “Бездә хезмәт хакы зур түгел. Авыл хезмәтчәннәренең эш көне 8 сәгать кенә түгел бит. Алар тәүлегенә “25 сәгать” хезмәт итәләр. Эштән арып кайтса да, ятып ял итәр вакыты юк аның, үз хуҗалыгында мең төрле эш-мәшәкать көтә. Бәлки шуңадыр, эшчеләр җитми бездә, төгәлрәге, намуслы, аек акыллы эшчеләр җитми. Менә санаторийга җибәреп, ял итеп кайтырлар да җиң сызганып эшкә тотынырлар дип өметләнеп торасың, ә алар эчүгә сабышалар”, — диде җитәкче уфтанып.
Фәрит Халитов март аенда Казанда Россиякүләм эшмәкәрләр җыенында булып кайтты. “Бик файдалы уза әлеге очрашулар. Кем ничек эшләве белән таныштыра. Җыенга бит уңышка ирешкән эшмәкәрләр генә килә. Димәк, гел уңай эш тәҗрибәсе генә күрсәтелә. Үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу бик кирәк. Өстәвенә мәдәни-агарту чаралары да яхшы итеп оештырыла. Эшләргә өйрәнеп кенә түгел, ә рухи азык та алып кайтабыз Казаннан. Шундый мөмкинлек тудырганнары өчен Бөтендөнья татар конгрессына, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенә зур рәхмәтләремне җиткерәм”, — диде җитәкче.
Әниемнең районнан тикшерү килер алдыннан сыерларны юып, фермаларны агартулары, бер ялсыз бушка эшләп йөрүләре исемә төшә. Болгавыр, колхоз рәисләренең олы җитәкчеләр алдында күз буярга тырышкан, авыл хезмәтчәннәренең бушка эшләп йөргән рәхмәтсез чак­лар иде ул. 90нчы елларда күпме күмәк хуҗалыклар таркалып, бөлгенлеккә төште, колхоз рәисләре ничек урлаша алды — шулкадәр умырып калдылар. Инвесторлар килгәч, хуҗалыклар күтәрелгән кебек булды. Тик алары да талап киттеләр. Авылда соңгы вакытта сыер тоту­чылар да бармак белән генә санарлык калды. Хөкүмәт (бигрәк тә илебезгә каршы бер-бер артлы төрле санкцияләр кертелгән киеренке чорда) әлеге тармакка игътибар арттыруның мөһимлеген аңлый, төрле субсидияләр, грант­лар, программалар булдырыла. Хәтта ки шәхси хуҗалыкта сыер тотучылар өчен субсидияләр дә булдырылды. Бу аңлашыла да, чөнки авыллар бетсә, шәһәр кибетләре киштәләре бушап калачак. Шушы хакыйкатьне яшь буынга төшендерәсе иде. Сер түгел, шәһәр мәктәпләрендә укучылар арасында икмәкне агачта үсә дип уйлаучы балалар да очрый. Авыл кешеләре ямьсез, алардан ферма, терлек исе килә дип борыннарын чөерүчеләр дә юк түгел. Авыл хезмәтчәннәреннән тирес исе түгел, икмәк исе, муллык исе килә, алар безне туендыручылар. Фәрит Халитовның бер фикере аеруча хәтердә уелып калды: “Эшебез барса, безнең өчен ял шул була. Бармый икән — ял юк, тынычлык кача”. Авыл кешесе, авыл хезмәтчәннәренең яллары да эшкә бәйле бит. Фидакарьләргә сокланасы гына кала.

Альбина Шәйхетдинова.