Фәрит Мәндиев: «Мал табибы булырга уемда да юк иде»
Эш буенча Россельхознадзорга баргач, анда да җитәкче урыннарда милләттәшләрем булуына сокланып кайткан идем. Икенче баруымда Россельхознадзор идарәсенең җитәкче урынбасары Фәрит Шамил улы Мәндиев белән якыннан танышырга да насыйп булды. Мал-туар авыруларын диагностикалау, йогышлы авыруларга каршы профилактик чаралар үткәрү, алынган продукциянең хәвефсезлеген тәэмин итү — болар барысы да аның җилкәсендә. Әңгәмәбезне сезгә тәкъдим итәбез.
— Фәрит әфәнде, үзегез белән якыннанрак таныштырып китсәгез иде.
— Әгерҗе районы Үтәгән авылында 1963 елда колхозчылар гаиләсендә дөньяга килгәнмен. Әни фермада таналар карый, әти җәен тракторда, кышын кормокухняда малларга ашарга әзерли иде. Әтине эш урынында ток сугып, 35 яшендә вафат булды. Мин ул чагында Үтәгән мәктәбендә 3нче сыйныфта укый идем. Атна уртасында укудан соң, ял көннәрендә иртәдән кичкә кадәр гел маллар янында, әнигә бозаулар карарга булыша идем. Хәзер кайчак уйланам: “Нилектән ул чакта бозаулар үлде микән?” — дип… Элек бит яңа туган бозаулар өчен махсус йортлар бар иде. Бозаулар өшемәсен өчен, аларны шушы җылы йортларга кертеп куялар иде. Әлеге җылы йортлар инфекцияләр чыганагы булып торганнар да инде. Эх, элек моны белгән булсам, әнигә ярдәм итә алган булыр идем”, — дип уйлыйм хәзер. Бозау үлсә, аны түләттерергә куялар иде бит. Минем дә балачакта тракторчы, шофер буласым килә иде. Авылда ул чакта шоферларга хөрмәт зур иде бит. Утынын, печәнен алып кайтырга кирәк булдымы, авыл халкы шоферларга ялынып бара. Мал табибы булырга уемда да юк иде. Ерак туганыбыз Казанда фәнни-тикшеренү институтында эшли иде. Ул миннән: “Мәктәпне тәмамлагач, кая барырга җыенасың?” — дип сорады. “Белмим әле”, — дидем. Ул минем мәктәптә “4-5”кә, биология фәненнән “5”легә укыганымны белгәч, Казанның югары уку йортына барырга киңәш итте. Мин дә олы кеше сүзенә колак салып, 1981 елда Казан ветеринария институтына укырга кердем. Институтны 1986 елда тәмамлагач, мин авылыбызга якын урнашкан Удмуртиянең Каракүл районы “Рекорд” колхозында мал табибы булып эшли башладым. Эшкә ияләшеп килгәндә, мине армиягә алдылар. Латвиянең Рига шәһәрендә хезмәт иттем. Армиядән соң, “Ижевское” совхозында, аннан кошчылык фабрикасында мал табибы булып эшләдем. Анда 10 ел баш мал табибы булдым. Ветеринария идарәсенең эпизоотик бүлеген җитәкләргә дә туры килде. Хәзер инде 2013 елдан биредә эшлим.
— Эш урынында җитәкче урыннарга ирешү өчен нинди сыйфатларга ия булу кирәк?
— Иң мөһиме — тырышлык, кешене хөрмәт итә белергә кирәк. Яңа авырулар чыгып тора, шуның өчен үз белемеңне күтәрү өстендә эшләргә кирәк. Улларыма да әйтәм: “Яшь чагында эшләгез, көчегезне жәлләмәгез”, — дим. Мисал китереп үтәсем килә. Армиядән соң кошчылык фабрикасында эшли башладым. Укыткан чакта бит тавыкларны җентекләп өйрәтмиләр, күпчелек мөгезле эре терлек мисалында аңлатыла. Ә анда 640 мең баш тавык өчен җавап бирергә кирәк. Малның бит теле юк — ни ашаганын да, кай җире авыртканын да әйтә алмый. Шуңа күрә алар һәрдаим кеше кайгыртуына мохтаҗ. Малны чалганнан соң да, ниндидер авыру булса, кешегә күчәргә мөмкин. Шуңа күрә мал табибында җаваплылык бик зур.
— Эш тәҗрибәгез шактый. Исегездә калган берәр вакыйга бармы?
— Голландиядә эш буенча ай ярым командировкада булырга туры килде. Анда мин Каракүлгә нәселле 75 таналар алып кайтырга барган идем. Мал табибларының эше белән таныштым, анда таналарны бозаулатыр өчен “кесарево сечение” ясыйлар икән. Шәхси фермаларда иң күбе — 50-60 баш терлек. Фермаларда чиста, биналар үзләренең климатына туры китереп эшләнгән. Азыкны үзләре җитештермиләр, ә сатып алалар. Амстердамнан 70 чакрым ераклыктагы шәһәрдә яшәдем. Ишектән чыгасың, синнән 10 метрда гына Рейн елгасы ага, шунда ук синең янда сыер көтүе йөри. Анда барысына да тыныч карыйлар. Хайваннар шәһәрдә еш йөриләр. Безнең шәһәр урамында берәр хайван күрсәләр, хәзер бөтен шәһәр гөжли.
— Гаилә хәлләренә тукталып үтик әле.
— Тормыш иптәшем Люзия белән 1988 елда гаилә кордык. 3 ул тәрбияләп үстердек. Олы улыбыз Фәнил Ижау авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлады. Игезәк улларыбыз Рәфис белән Рәмис тә минем сукмаклардан йөреп, Казан ветеринария институтын тәмамладылар. Рәфис мал авыруларына каршы көрәш буенча үзәктә ветврач булып эшли. Олы улым Кече Пургада ветеринар. Хатыным белән бар эшне киңәшләшеп эшлибез. Ул бик сабыр, түзем. Улларымның үскәнен сизми дә калдым. Чөнки 90нчы еллар, бик авыр иде. Ял көннәрендә дә эшләдем. Еш кына командировкаларга йөрдем. Ә балалар әниләре белән үстеләр. Бик рәхмәтле мин аңа.
— Яшьләргә, һөнәр сайлау алдында торучыларга, нинди киңәш бирер идегез?
— Әйе, замана белән рәттән ветеринария өлкәсе дә үзгәрешләр кичерә. Бүгенге көндә мал табибы — абруйлы, дәрәҗәле һөнәр. Хайваннарны яратучыларга укырга керергә киңәш итәр идем. Икътисадчы, юристлар күп, аларга эш табу авыр. Яратып, аңлап эшләсәң, бик кызыклы. Мал табибына эш табу авыр түгел хәзерге заманда.
— “Яңарыш” газетасы хакында да сезнең фикерегезне беләсе килә иде.
— “Яңарыш” газетасын яздырабыз, укыйбыз. Авылда әнием дә газетаны укып бара. Удмуртиядә яшәп, кулга татарча газета тотып уку күңелле күренеш бит. Авылга кайткач: “Тегене ишеттеңме, моның юбилее икән”, — диләр. “Кайдан барсын да беләсез?” — дисәң, — “Нигә “Яңарыш”та язганнар бит”, — дип җавап кайтаралар. Татарлар тормышын яктыртып баручы бердәнбер татар газетасына озын гомер телим.
— Фәрит абый, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Үзегезгә сәламәтлек, җаваплы эшегездә уңышлар телим.
Гөлнара Вәлиева.