Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


20.04.2017

Фәния апабыз

 Можгада гомер итүче Фәния Миңнулла кызы Гыйззәтуллина — «Яңарыш» газетасы укучыларына таныш исем. Соңгы 10 ел дәвамында аның үзенчәлекле шигырьләре, Можга татарлары тормышы турындагы язмалары милли басмада урын алып килә.

Талантлы милләт­тә­ше­без Фәния Гыйззә­туллина тумышы белән татар дөньсына бөек шәхесләр биргән Арча районыннан. Апаз авылында туып үскән, шунда белем алган.
Тайгада геологик экспедиция­дә эшләүче Газиз исемле егет ялга кайткач, чибәр hәм чая Фәниягә бер күрүдә гашыйк була. Бер атна дигәндә никах укытып, үзе белән Байкал аръягына алып китә. Кырыс, шул ук вакытта матур табигатьле як аның күңеленә якты истәлекләр белән кереп кала. “Эшкә барганда сопкалар арасында аю белән күзгә-күз очрашырга да туры килде”, — дип искә ала бүген Фәния апа.
Алар 1970 еллар башында иренең туган ягы — Марий Эл республикасының Мари-Турек районы Мариец поселогына кайтып урнашалар. Шунда бер кыз hәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Зур йорт-җир булдырып, күпләп хайван тоталар. Фәния апа hөнәре буенча — повар-кондитер. Озак еллар кондитер цехында эшли, татлы ашамлыклар пешерүчедән технолог дәрәҗәсенә күтәрелә. Лаеклы ялга аны мактаулы “Хезмәт ветераны” исеме белән озаталар.
2003 елда Гыйззәтуллиннар гаиләсе балалары артыннан безнең Можга шәhәренә күчеп килә. Кызганычка каршы, тормыш иптәше Газизе монда бары 3 ай гына яшәп кала. Начар чир аның тиз арада гомерен өзә. Шушы авыр вакытларда беренче тапкыр кулыма каләм алып, хисләремне кәгазь битләренә төшерә башладым”, — ди Фәния ханым. Шушы шигырьләре аны милли хәрәкәткә дә китерә. Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе әгъзалары аны бик җылы каршы алалар. Шул көннән мөхтәрият уздырган бер генә чара да Фәния Гыйззәтуллинадан башка үтми. Ул Можга татарлары тормышына кагылышлы hәр вакыйганың уртасында кайный. Ул — милли чараларны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе. Соңгы елларда шәhәребездә эшләүче “Сөмбел” ансамблендә җырлый. Татар халык җырларын тамашачыларның, шул исәптән, татар мәдәниятеннән читтәрәк торган яшьләрнең дә йөрәгенә барып җитәрлек итеп башкаручы ул. Күпчелек гомерен читтә үткәргән ханым тулысы белән татар мохитенә чума. “Очраклы рәвештә, «Яңарыш» газетасының бер санын кулга төшергәч, башыннан ахырына кадәр бер юлын да калдырмый укып чыктым hәм аны үземә яздырып алу нияте белән элемтә бүлегенә юнәлдем”, — ди ул. Шул көннән башлап Фәния апада газетаның hәрбер саны саклана.
Милли татар тормышында актив эшчәнлеге өчен ул Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары, Можга шәhәре хакимиятенең, Удмуртия республикасының Милли сәясәт министрлыгының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.
Тормышта да безнең Фәния апабыз аралашучан, изге күңелле hәм туры сүзле кеше. Туган-тумача, кардәшләренең, милләттәшләребезнең, күрше-күләннең hәрвакыт хәлен белеп тора. Өстәвенә бик кунакчыл кеше. Ул пешергән камыр ашлары бик тәмле, телеңне йотарлык була.
Фәния Гыйззәтуллина бүген Можгада яшәве белән үзен бик бәхетле тоя. Монда аның күңеленә якын шөгыле, аны яратучы, хөрмәт итүче, тормышта үз урыннарын тапкан менә дигән балалары, 4 оныгы, 2 оныкчыгы hәм якын дуслары бар.
Фәния Гыйзззәтуллина шушы көннәрдә үзенең чираттагы гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Без аны чын күңелдән юбилее белән тәбрик итеп, алдагы тормышында саулык, күңел тынычлыгы, озын гомер hәм иҗатында зур уңышлар телибез.

Нурсилә Фәйзуллина, Можга шәһәре.