Футбол өчен җан аттык
Бу көннәрдә спорт сөючеләр өчен иң мөһим вакыйга — Бразилиядә үтүче футбол буенча дөнья чемпионаты бара. Кызганыч, Россия җыелма командасы беренче уеннарда ук төшеп калды. Ни өчен ул чемпионат иң мөһим вакыйга? Ә бит Сочи шәһәрендә кышкы Олимпиада уңышлы гына үтте, хоккей буенча дөнья чемпионаты Россия командасының триумфаль җиңүе белән тәмамланды, башка спорт төрләре буенча да дөнья чемпионатлары ел буена дәвам итәләр.
Нигә соң футбол чемпионтына иң зур игътибар бирелә? Хикмәт шунда ки, бөтен дөнья илләрендә үткәрелгән халык фикерен өйрәнү нәтиҗәләре буенча, футбол дөнья халкынаң иң яраткан спорт төре булып танылган. Икенчедән, футбол буенча дөнья чемпионаты дүрт елга бер генә үткәрелә һәм аның әһәмиятешуңа күрә башка чемпионатлардан югары санала.
Шунысы кызыклы: күп кенә илләрдә футбол милли спорт төре, иң популяр спорт төре булып танылган. Мисалга Бразилияне, Аргентинаны һ.б. атап китәргә мөмкин. Советлар Союзында һәм Россиядә футбол беркайчан да илнең милли спорт төре булып саналмады, ләкин популяр төре булды.
Советлар чорында гади халыкны бернәрсә гаҗәпләндерә иде: һәр шәһәрдә футбол командасы булды. Алар үзләрен икътисади яктан берничек тә акламыйча җәмгыять җилкәсендә яшәүче сорыкортларлар булып көн күрделәр. Чөнки аларның уеннарын карарга стадионнарга җанатарлар йөрми иде, ә билет бәяләре “шалкан бәясе” булды. Ул командаларда уйнаучы футболчылар заводларга беркетелеп, анда токарьлар, слесарьлар һ.б. булып исәпләнеп, шуннан акча алып яттылар. Завод эшчеләре аларга нәфрәт белән карап, «подснежник» дигән атама тагалар иде.
Югарыда утыручы түрәләр тавыклар көләрлек бу нәрсәне үзләренчә аңлаттылар. Имеш, без төрле шәһәр футбол командаларында илнең җыелма командасы өчен уенчылар әзерлибез.
Үзебездә булган җитешсезлекләр турында сүз барганда, без чит илләр тәҗрибәсен мисал итеп китерергә яратабыз. Имеш, аларда, шулай, без дә калышырга тиеш түгел. Футбол турында сүз барганда, чагыштыру безнең файдага түгел. Анда футбол командалары дәүләт җилкәсендә дә (димәк, бөтен халык җилкәсендә), ниндидер сәнәгать компаниясе җилкәсендә дә түгел, ә үзләре өчен акчаны үзләре табалар икән. Моның өчен, беренчедән, футбол ил халкы өчен яраткан спорт төре булырга тиеш. Чөнки шул вакытта гына халык стадионга яраткан командасы өчен җанатарга барачак һәм билет өчен акчасын кызганмаячак. Икенчедән, чит илләрдә футбол командасы хуҗалары акча эшләүнең башка юлларын да тапканнар: команда исеме белән футболкалар, баш киемнәре, вымпеллар, футболчыларның фоторәсемнәрен сату һ.б. Ә бу кәсеп акчаны күп китерә икән командага.
Бездә җанатарның стадионга ни өчен килмәве турында берәү дә уйланмый, күрәсең. Ә бит моның өчен җаваплы махсус кешеләр бар һәм алар үз “эшләре” өчен кесә тутырып акча алалар. Күрәсең, бездә футбол үсешенә бирелгән миллиардланган сум акчаларны ничек туздыру турында гына уйлый торганнардыр “җаваплы” түрәләр. Бәлки кемдер боларны укыгач әйтеп куяр бәлки: “Бездә дәүләт футболга акча түләми, бюджетта андый чыгым статьясы юк”. Әйе, бу дәүләт рәсми рәвештә футбол командаларын финансламый. Ләкин шул дәүләт акчалары башка юллар аша футболга елга түгел, ә диңгез булып агалар. Хәзер футбол командаларын бай компанияләрнең (аеруча нефть һәм газ компанияләре), бай заводларның җилкәсенә утыртып куйганнар. Ә бит ул компанияләргә акча күктән яңгыр булып яумый, футбол клубларын тоткан өчен дәүләт аларга салым ташламалары һ.б. ясый. Шулай булгач, чынлыкта, футбол командалары тотуга киткән акча ул дәүләт акчалары, бөтен халык акчалары. Ә түрәләр: “Менә фәлән компаниянең акчасы күп, шуңа күрә ул футбол клубы өчен астрономик суммага чит ил футболчысын сатып алган», — дип, колакка “токмач элеп” куярга яраталар. Ә бит, чынлыкта, акча компаниянеке түгел, шул ук укытучыныкы, табибныкы, пенсионерныкы, авыл хезмәтчәненеке…
Ә акчалар, чынлап та, астрономик зурлыкта. Бер генә мисал, “Газпром” (ул бик күп спорт оешмаларының спонсоры булып тора) Санкт-Петербургның “Зенит” командасы өчен 50 миллионлап еврога (безнең акчабелән 2 миллиард 300 миллион сум) Бразилия футболчысы Халкны сатып ала. Ә бит бу мисал бердәнбер түгел. Гади генә сорау туа. Астрономик суммаларга сатып алган чит ил футболчылары үзләрен аклыйлармы соң? Командаларга халыкара ярышларда югары урыннар яулап алырга булышалармы? Безнең футболчыларга югары осталыклары белән үрнәк күрсәтеп үсәргә ярдәм итәләрме? Бу сорауларның берсенә дә уңай җавап биреп булмый. Футболга сарыф иткән акчалар төтен кебек җилгә очалар.
Спорт түрәләре моны үзләре дә күреп торалар һәм халык акчасын җилгә очырулары өчен аклану сәбәпләре эзлиләр. Имеш, дөньяның бөтен футбол клублары да оста уенчыларын сатып алалар һәм күп акча сарыф итәләр. Дөрес. Аерма шунда гына, чит ил клублары уенчыларны үз акчаларына сатып алалар, ә бездә дәүләт (ягъни халык) акчасына. Ә иң әһәмиятле аерма шунда: анда кыйммәтле уенчылар үзләрен аклыйлар (аларны карарга тулы стадион җанатарлар йөри), ә бездә үзләрен акламыйлар (стадионнар буш).
Акча турында сүз чыккач, укучы өчен кызыклы булырлык кайбер саннар китереп үтәсем килә. 2014 елгы дөнья чемпионаты алдыннан футбол белгечләре чемпионатта катнашучы илләр футболчыларының суммар бәяләрен бастырып чыгардылар. Хикмәт шунда: һәрбер уенчының дөньядагы рейтингына карап, бәя билгеләнгән. Иң кыйммәтле уенчы Аргентина футболчысы Лионел Месси 120 млн евро тора. Россия командасының иң кыйммәтле уенчысы Алан Дзагаев — 23 млн евро. 32 команда арасыннан уенчыларның иң югары суммар бәясе Испания командасыныкы — 751 млн евро, Германия командасы — 616 млн евро, Бразилия — 467, Аргентина — 461, Франция — 441 һ.б. Иң түбән бәя Гондурас командасында — 21 миллион евро. Россия командасы 184 миллион евро тора. Билгеле, бу саннарга артык җитди карарга ярамый, ләкин алар күп нәрсә турында сөйлиләр.
Ә чемпионатка килгәндә, Россия җыелма футбол командасы, иң көчсез группага эләгүенә карамастан, хурлыклы рәвештә җиңелеп, җанатарлар ышанычын аклый алмады. Бу турыда әле күп сөйләнер һәм язылыр. Хурлыклы җиңелүгә дучар булган уенчыларның хәлен мин яхшы аңлыйм. Безнең халыкта “егылганны кыйнамыйлар” дигән әйтем бар… Ә киләсе чемпионат 2018 елда Россиядә үтәчәк. Әгәр анда да җиңелсәк, хурлык тагын да артыграк булачак.
Әгәр спорт түрәләре балалар, яшьләр футболына игътибарны арттырып, түләүсез стадионнар ачмасалар, хурлык кабатланачак.
Гыймран Сафин.