Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Фронтовик укытучыларыбыз
3.05.2017

Фронтовик укытучыларыбыз

Кистем мәктәбе 1941 елны төзелеп бетәргә тиеш була. Тик Бөек Ватан сугышы башланып, бөтен хыяллар челпәрәмә килә. Кис­тем авылыннан сугышка 400 ир-ат китә. Шулай итеп мәктәпнең бөтен төзелеш эшләре хатын-кыз укытучыларга һәм укучыларга кала. Укучылар төшкә кадәр белем алсалар, төштән соң чормага балчык менгерәләр, бүрәнә араларын сүслиләр. Күмәк көч белән мәктәпне кыш уртасына кулланышка тапшыралар. Фронтка киткән сугышчылар арасында Кистем мәктәбендә белем биргән укытучылар да байтак була. Язмам шулар хакында.

Гыйният Халит улы Касимов

Ул 1910 елны Балезино районы Падера авылында туа. 1932 елны Гыйният Халит улы Кистем тулы булмаган урта мәктәбенә эшкә килә. Урта белеме булмаса да, аны башлангыч сыйныфларга укытучы итеп билгелиләр. Укытучы һөнәрен үз иткән Гыйниятне тора-бара 5-7нче сыйныфларга математика укытучысы итеп билгелиләр. Моннан тыш ул табигать фәнен дә укыта. 1941 елны аны директор урынбасары итеп билгелиләр. Тик аңа озак эшләргә туры килми, 1942 елны фронтка алалар. Бик каты бәрелештә ул яраланган командирын ут эченнән алып чыга. Командирын коткарган өчен 1948 елны III дәрәҗә Дан ордены белән бүләклиләр. Гыйният Халит улы 1943 елны туган авылына инвалид булып кайта. Гомер буе ул таяклар ярдәмендә хәрәкәтләнә. Сәламәтлеге какшаган булса да, кабат Кистем мәктәбендә эшли башлый. Аны башта директор урынбасары, 1946 елны директор итеп билгелиләр. Мәктәпне ул иң авыр вакытларда җитәкли. 1954 елны Кистем балалар йортында җитәкче вазифасын башкара. Лаеклы ялга чыкканчы Кис­тем мәктәбендә укытучы булып эшли. Гыйният Халит улы укучылар күңелендә таләпчән укытучы булып саклана, ә хезмәттәшләре аны җор телле, шаян, Габдулла Тукай шигырьләрен яратучы буларак искә алалар.

Насыйбулла Хадыр улы Касимов

Насыйбулла Хадыр улы Падера авылының иң эре сәүдәгәр гаиләсендә туа. Әтисе Хадырны авылдашлары Кадыйр бай дип йөрткәннәр. Аның Глазовта, Юндада үзенең кибетләре булган. 1930 еллар Насыйбулла өчен иң авыр вакытлар була. Кулак дип, аларның булган мал-мөлкәтләрен тартып алалар. Әтисе үлә, әнисе дүрт бала белән ятим кала. Насыйбулла Хадыр улы матди авырлыкларга карамастан, белем алырга омтыла. Падера мәктәбен тәмамлагач, Юнда мәктәбендә укуын дәвам итә (урта белем алу авылдашлары арасында бик сирәк күренеш була). Ул укытучы булу хыялы белән яна һәм Башкорт педагогия училищесына укырга керә. Тик сугыш аның хыялларын челпәрәмә китерә. 1941 елны Насыйбулла Касимовны Рига хәрби-пехота училищесына укырга җибәрәләр. 1942 елны яшь лейтенантны Көньяк-Көнчыгыш фронтына автоматчылар взводына командир итеп билгелиләр. Аңа Украина, Белоруссия, Польша һәм Маньчжурияләрне фашист­лар­дан коткаруда катнашырга туры килә. Ул дүрт тапкыр яралана. 1945 елны Торунь шәһәре янында барган каты бәрелештә бик нык яралана. Сугыш кырыннан аны Сабо исемле солдат алып чыга. Операция ярдәмендә сул аягыннан гранат кыйпылчык­ларын алалар. Шулай итеп, Насыйбулла Хадыр улының гомере өзелми кала. Бөек Җиңүне ул Тула шәһәрендә каршы ала. 1945 елда Япониягә сугышка җибәрәләр. Сугыш юлын узып, туган авылына исән-имин кайта. Насыйбулла Хадыр улы II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, Батырлык, Германияне җиңгән өчен, Японияне җиңгән өчен медальләре белән бүләкләнә.
Фронттан кайткач, Кистем мәктәбендә укыта башлый. Лаек­лы ялга чыкканчы тарих фәнен укыта. Ул директор урынбасары, ә 1953-1962 елларда мәктәп директоры булып эшли. Насыйбулла Хадыр улы 1953 елны Глазов педагогия институтын тәмамлый. Тарих фәнен укыту белән берлектә фәнни-эзләнү эшләре белән дә шөгыльләнә, авылның тарихын өйрәнүгә нигез сала. Ул — бик күп шигырьләр авторы. Аның сүзләренә язылган “Чупче буе — туган як” җыры Кистемнең гимнына әверелде. Аның 1942-1945 елларда алып барылган көндәлегенә нигезләнеп оныкчыгы Эльза 2010 елны “Бөек Ватан сугышы фронтовик Насыйбулла Касимов күзлегеннән” дигән эзләнү эше язды. Оныкчыгының гаилә альбомында бабасының фотосурәтләре, фронттан язган хатлары, шигырьләре саклана.

 

 

Зиннәтулла Вәлиулла улы Касимов

Ул 1918 елны Вәлиулла һәм Шәмсиҗамал гаиләсендә туа. Кистем мәктәбендә укыганда ул яшьтәшләреннән үзенең бик сәләтле булуы белән аерылып тора. Физкультура белән шөгыльләнә, бик оста итеп рәсем ясый. Һөнәр сайларга вакыт җиткәч, ул бер дә икеләнмичә педагогия училищесына укырга керә һәм башлангыч сыйныф укытучысы дигән белгечлекне ала. Туган авылына дәртләнеп эшкә кайта, ләкин тормыш бөтенләй башкача китә. Шул елны ук аны Кызыл армия сафларына алалар һәм тимерьюл корылмаларын саклау буенча НКВД гаскәренә билгелиләр. Әти-әниләрендә Зиннәтулла Вәлиулла улына командир исеменнән языл­ган Рәхмәт хатлары саклана.

Зиннәтулла Вәлиулла улы өлкән лейтенант дәрәҗәсендә Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр үтә. Кызганычка каршы, фронтовикның сугыш турында язып калган хатирәләре сакланмаган. Әмма Сталин тарафыннан тапшырылган Рәхмәт хаты бик күп әйберләр турында сөйли. Сугыш беткәч тә, ул Германиядә хезмәт итә. 1946 елның 10 июнендә генә хезмәте тәмамлана. Шулай итеп, ул 7 ел туган илгә хезмәт итә. Фронтовикның көндәлегендә бөтен илгә танылган “В землянке” җырының сүзләре язылган.
Туган авылга кайткач, 1966 елга кадәр Кистем мәктәбендә физкультура, хезмәт, рәсем дәресләрен укыта. Вакытсыз үлем аның гомерен өзә. Әмма ул укучылар күңелендә олы хәрефле укытучы, гаиләсе өчен үрнәк әти һәм гаилә башлыгы булып саклана. Хатыны Мәдинә белән тәрбияләп үстергән биш кызның икесе әти-әнисе кебек укытучы һөнәрен сайладылар.

Вәлиулла Зәйдулла улы Касимов

Вәлиулла Зәйдулла улы педагогик белем алып, 1939 елны Кистем җидееллык мәктәбендә укыта башлый. 1935 елны комсомолга керә. Ул мәктәптә өлкән пионервожатый булып эшли, бик актив рәвештә җәмәгать эшләрендә катнаша. Ул эшләгән елларда мәктәптә балалар өчен җәйге лагерь оештыру гадәткә керә. 1939 елны аны армия сафларына алалар һәм хәрби училищега укырга юллыйлар. 1941 елны лейтенант Вәлиулла улы Мәскәү хәрби округында хезмәт итә. Бер айдан сугыш башлана. 1941 елның октябрь аенда уң як тезе яралана. 26 декабрьгә кадәр Казанда дәвалана. Аны хәрби хезмәткә яраксыз дип табалар. Ләкин ул яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләүче инструктор буларак хезмәт итүен дәвам итә. Әмма сугыш ярасы үзен бик нык сиздерә башлый. 28 яшьлек егет, кулларына таяк, инвалидлык кенәгәсе алып, туган авылына кайта. Күрсәткән батырлыклары өчен беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм Германияне җиңгән өчен медале белән бүләкләнә. 1944 елдан 1947 елга кадәр Балезино тимерьюл техникумында укыта. Өйләнгәч, Глазов шәһәренә яшәргә күченеп китә. 1947 елны госпитальдә дәваланганда аңа табиблар: “Энекәш, хезмәт иткәнсең, эшләгәнсең, ял итәргә вакыт”, — диләр. “Юк, мин әле көрәшәчәкмен”, — дип, ул үзен аямыйча җәмәгать эшләренә багышлый. Глазов шәһәр комитеты аны активлыгы өчен Мактау грамотасы белән бүләкли. 1963 елны бик каты авырып, беренче группа инвалидлык ала. Фронтовик бик иртә вафат була.

Илмир Касимов,Балезино районы Кистем авылы.