Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Фоат Садриев иҗаты
24.03.2016

Фоат Садриев иҗаты

Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 елның 10 мартында Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылында дөньяга килә. Җидееллык мәктәпне үз авылында, урта мәктәпне күрше Шуган авылында тәмамлый. 1965 елда ул Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлый. 1981-1982нче елларда Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы Югары театр курсларында укый.
Ф.Садриев — оста прозаик. Аның “Шаһзаманов эше”, “Зөбәйдәнең күңел дәфтәреннән”, “Өченче кеше”, “Рәхмәт, әтием!..”, “Кыргый алма әчесе” кебек әсәрләре җитди проблематикалары, тирән психологизмы белән аерылып торалар. Әдипнең “Таң җиле”, “Бәхетсезләр бәхете” кебек романнары дөнья күрә. “Таң җиле” романы өчен Ф.Садриев Әлмәт Язучылар берлегенең Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.
Фоат Садриев драматург буларак та таныла. Аның “Оҗмах ишеге төбендә”, “Их сез, егетләр!…”, “Ач тәрәзәң”, “Кондырлы кодачасы”, “Тозлы бал”, “Иртәгә нидер булачак”, “Син сандугач, мин каен”, “Безнең авыл кызлары”, “Яшьли сөйгән ярлар”, “Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә”, “Безнең гомер язлары”, “Аяз көнне яшен” һ.б. пьесалары, Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә куелып, тамашачылар күңелен яулап алалар. Буыннар арасындагы мөнәсәбәт, рухи кыйммәтләр, көнкүреш проблемалар драматург тарафыннан оста яктыртыла.
Фоат Садриевка 75 яшь тулу уңаеннан сезнең игътибарга язучының юморескасын тәкъдим итәбез.

Катык

Хәлфетдин белән Нәсибә күр­шеләренә ашка керделәр. Туган-тумача, дус-иш, күрше-күлән ике табынлык җыелган иде. Гөрләшеп, дөнья хәлләрен сөйләшеп бик озак сыйландылар. Мәҗлес түгәрәкләнер чак җиткәндә, йорт хуҗасы Гатүфә зур коштабакларны тутырып катык чыгарды. Каймак төсле саргылт катыкны бер кабуга, Хәлфетдин чак кына телен йотып җибәрмәде. Катык әче дә түгел, төче дә түгел, сыек та түгел, куе да түгел, җылы да түгел, салкын да түгел — һәр кешегә хуш килерлек тәмле, телгә тиюгә үк барлык тамырларыңа йөгерә иде.
— Ай-Һай, катыгы да катыгы! — диде ир-атлар, авыз чәпелдәтеп.
— Куе сөтне кайнатып оеткан бу моны! — диде хатын-кызлар, кашыкларын ялый-ялый.
Гатүфә исә, бөтенләй аларның сүзләрен ишетмәгәндәй, елмая-елмая сыйлавында булды.
— Яратсагыз ашагыз әле, кунаклар, ашагыз!
Инде сый-нигьмәтләрдән корсагы тулы булса да, Хәлфетдиннең кашыгы коштабак белән авыз арасындагы җаваплы маршрутын бозмыйча өзлексез хәрәкәт итте. Аның каршындагы коштабакка Гатүфә тагын өстәгәч, ул түзмәде:
— И, күршекәем, үз гомеремдә мондый тәмле катык ашаганым булмады, — диде.
Аннары бер Гатүфәгә, бер Нәсибәгә карап, күңел түрендә кайнаганын әйтте:
— Минем хатынны да шушындый тәмле катык оетырга өйрәт әле…
Гатүфә рәхәтләнеп көлеп җибәрде:
— Өйрәтермен, ник өйрәтмәскә ди!
Кыенсынып кына Нәсибә дә елмайды. Аның Гатүфәдән көнләшүе йөзенә чыккан иде. Бөтен кеше катыкны мактаганда, ул авыз ачып ләм-мим бер сүз әйтмәде, ике мәртәбә элеп кенә капты да кашыгын куйды. Аның болай кылануы Хәлфетдингә ошамады. «Серкәсе бер дә су күтәрмәс үзенең, хәзер тыртыкыйланып утырыр да өйгә чыккач умырып ашар әле», — дип уйлады ул. Әлеге уен кычкырып әйтмәкче булган иде дә, тыелып калды. Ни әйтсәң дә, Хәлфетдиннең саран дигән кушаматы бар… «Өйдәге ризыгыңны экономияләү өчен, син монда Нәсибәңне көчләп ашатмакчы буласың», — дип, берәрсе авызыңны капласа, керер тишек тапмассың. Шуңа күрә ул сүзне Гатүфәнең ире Шакирга бәйләп алып китте:
— Синең кып-кызыл булып, грипп-мазарны бар дип тә белмичә йөрүең юкка түгел икән, Шакир дус. Мондый катык ашагач, нинди авыру булсын? Ә менә безне, хатыннар тиешенчә саклый алмагач, чир эләктерергә генә тора.
Хәлфетдин үз тапкырлыгыннан үзе көлеп җибәрде. Нәсибә кып-кызыл булды. Ул сиздерми генә иренең кабыргасына төртеп алды. Барлык очракларда да «Тукта, җитәр!» дигән бу сигнал Хәлфетдингә яхшы таныш иде. Ләкин ул сигналны кабул итмәде. Шушы кадәр кеше алдында хатынын әз-мәз чеметкәләп, үзенең өстенлеген күрсәтү аңа чиксез рәхәт иде.
— Ә шулай да, Гатүфә, син Нәсибәне өйрәт әле, — дип дәвам итте ул, — Мин бурычлы булып калмам…
Бу сүзләрне ишетүгә, табын халкы «ах» итте.
— Ай-яй, хәтәр сүз әйтте бит әле бу! — диештеләр тел шартлатып.
Шулчак Хәлфетдиннең күзе нәкъ каршысында утыручы Шакирга төште һәм ул эсселе-суыклы булып китте. Шакирның йөзе чөгеңдер катыгы төсле кып-кызып булган, иреннәре кысылган, яшел күзләре чыршыдагы гирляндалар кебек яна иде. Хәлфетдин шунда гына үзенең нинди сүз ычкындыруын шәйләп алды. Иң хәтәре аның йөзендә дә, иренендә һәм күзендә дә түгел, ә бәлки әнә теге чуен чүлмәк зурлыгындагы йодрыкларында иде. Шакирның шаяртып әйткән сүзне аңламавы һәм шуның аркасында йодрыкларны эшкә җигүе авылга мәгълүм иде. Бу афәттән котылу юлын эзләп, Хәлфетдин миенең барлык шарикларын эшкә җикте.
— Я, я, дәвам ит, минем хатынга ничек бурычлы булып калмаячаксың? — диде Шакир, теге чуеннарның берсен өстәл өстенә куеп, икенчесен әлегә запаста калдырып.
Аның йөзе хәзер чөгендер катыгы төсле генә түгел, ниндидер дәһшәтле шәмәхә-кызгылт төскә кергән иде. Шулчак ходай Хәлфетдингә тел ачкычы бирде һәм аңа көч-куәт кереп китте.
— Әйе, бурычлы булып калмам, күр­шекәем, — диде ул Шакирның кулыннан күзен апа алмыйча. — Хатын шундый катык оеткан көнне үк, сезгә бер сепарат бүләк итәрмен!
Табындагыларга бу сүз шул кадәр тәэсир итте ки, алар дәррәү кул чабып алдылар. Шакирларның, сепаратсыз ин­тегүләре, Хәлфетдиннең, тире җыючы булып эшләгәнлектән, сөт аерткычны таба алуы шулай ук һәркемгә мәгълүм иде.
— Шаяртырга уйлама! — диде Шакир, чәнчә бармагын аның борын төбендә селкеп. Афәт үткән, хәзер сепаратны кулдан ычкындырмаска кирәк иде һәм Хәлфетдин хәйләгә кереште:
— Шаяртуын шаяртмыйм, күрше, — диде ул бик җитди итеп һәм каерып бер кашык катык алды. — Тик минем хатын оеткан катыкның Гатүфәнеке кебек тәмле икәнен кем раслый алыр икән?
Моны ишетеп күпләр:
— Алдарсың Хәлфетдинне, ул бар ягын да уйлап куйган, — диештеләр.
Шулчак Гатүфә ярып салды:
— Мин раслый алам!
— Я, я, расла!
— Әйтимме, Нәсибә? — диде ул Хәлфетдиннең хатыны янына килеп.
— Әйт, малайкаем! — диде тегесе.
Бер генә минутка тынлык урнашты. Барысының да күз карашы Гатүфә белән Хәлфетдингә төбәлде.
— Әйтсәм әйтим инде, — диде Гатүфә тантаналы төстә. — Сыерыбызны ташлатканга бер атналап бар. Бу катыкны кичә Нәсибәдән алып чыккан идем…
Әлеге сүзләрне ишеткәч, мәҗлес халкы тәгәри-тәгәри көләргә кереште. Хәлфетдин кулындагы кашыкны ни авызына китерергә, ни куярга белмәде. Ул, тешләрен мәҗбүри күрсәтеп, көләргә азап­ланса да, тамак төбеннән «ых-әх» дигән аваздан башка берни дә чыкмады. Чөнки каршысында бик җитди кыяфәттә Шакир утыра, ә ул шаяртырга яратмый.

Казан шәһәре.