Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Финляндия делегациясе — Удмуртиядә
5.12.2019

Финляндия делегациясе — Удмуртиядә

Чүп реформасы — катлаулы мәсьәлә

28 августта Мәскәүдә узган очрашуга баргач, Удмуртия һәм фин делегациясе Ижауда очрашу турында килешкәннәр иде. Шушы килешүнең нәтиҗәсе буларак, 28 ноябрьдә Финляндия делегациясе Удмуртиягә килде. Визит кысаларында Удмуртия Рес­публикасы Башлыгы Александр Бречалов һәм Финляндиянең Мәскәүдәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Микко Хаутала җитәкчелегендә түгәрәк өстәл узды.
Ике яклы мөнәсәбәтләр буенча фикер алышуда төп темаларның берсе — «Чүп реформасы» булды.
Микко Хаутала: «Без үз тәҗрибәбездән чыгып, “Чүп реформасы”ның катлаулы бурыч икәнен беләбез. Удмуртиядә бу мәсьәләнең уңай хәл ителүен күрәбез. Безнең кайбер технологияләр инде биредә эшли. Мәсәлән, сезнең төбәктә инде дистәләгән экопункт бар, инфраструктураны үстерүгә игътибар бирелә. Безнең делегациядә көнкүреш калдыклары белән шөгыльләнүче предприятие вәкилләре күп һәм безнең компанияләр сезнең белән эшләргә әзер. Бу ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек булыр», — диде.
Александр Бречалов калдыкларны утильләштерү һәм рекультивацияләү буенча эшләрнең тулы күләмен әлегә күз алдына да китерүе кыен булуын билгеләп үтте. «Безнең бу эшне оештыру буенча унга якын тәкъдимебез бар. Аларның кайберләрен без конкрет проектлар өчен кулланырга әзер инде. Мәсәлән, без бу юнәлештә бизнесны алга киткән социаль-икътисади үсеш территорияләребездә (ТОСЭР) — Сарапул һәм Глазовта үстерергә тәкъдим итәбез», — диде ул.
Удмуртиянең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм энергетика министры Дмитрий Сурнин каты коммуналь калдыклар белән эш итү сис­темасын оештыру турында сөйләде.
Ул лицензияле 5 полигонның каты көнкүреш калдыкларын кабул итүен әйтте. Аның сүзләреннән күренгәнчә, алга таба тагын берничә полигон ачу күздә тотыла. Ел башыннан бирле 274 мең тонна калдык чыгарылган. Нәтиҗәле эшләү өчен махсус техника сатып алына.
Шулай ук Удмуртиядә калдыкларны аерым җыю гамәлгә кертелә, икенчел чимал җыю өчен фин җиһазы белән җиһазландырылган тәүлек буе эшли торган экопункт ачылган. Киләсе ел башында икенче мәйданчык ачылачак.
Делегация әгъзалары — фин предприятиеләре вәкилләре — респуб­ликада калдыклар һәм чүп-чар белән эш итүнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын даими күзәтеп торачакларын белдереп, үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.
Мәсәлән, боларга көнкүреш калдыкларын сортларга аеру һәм аны эшкәртү өчен автоматлаштырылган линияләр, чүп полигоннары өчен заманча, экологик яктан тотрыклы технологияләр керә.

Александр Бречалов: «Безнең бурыч – Финляндиядә — Удмуртияне, ә Удмуртиядә
Финляндияне ачу»

«Түгәрәк өстәл» кысаларында икътисади, социаль һәм мәдәни мөнәсәбәтләр турында да фикер алыштылар.
Александр Бречалов Микко Хау­талага очрашуның нәтиҗәсе буларак «Юл картасы» төзелергә тиешлеген билгеләп үтте. “Уртак проектлар бар инде. Кичә генә Увада «Восток-Ресурс» агач эшкәртү предприятиесе Финляндиядә җитештерелгән җиһазлар белән җиһазландырылган яңа линияне эшләтеп җибәрде. Бу хәзер җитештерелә торган продукция күләмен өч тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә», — диде регион җитәкчесе.
Александр Бречалов Удмуртия предприятиеләренең Финляндиягә бизнес-миссиясе инде 2017 елда булуын, аның нәтиҗәләре буенча, «Урал­экомаш» төзелеш компаниясенең җиһазлары белән фин базарына чыгуын сөйләде. «Безнең хезмәттәшлек бар инде. Экспорт күләме өченче ел үсә, әмма саннар әле зур түгел. Ихтыяҗларыбыз да, мөмкинлекләребез дә күбрәк. Хәзер реаль тәкъдимнәрне конструктив эшкәртү башлана. Һәм сәнәгать өлкәсендә генә түгел. Мәсәлән, вакыйгалар туризмы календарьларын интеграцияләү, ягъни берләштереп карау ике юнәлештә дә туристлар агымын берничә тапкыр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу да икътисадның бер өлеше», — дип өстәде ул.
Микко Хаутала белдергәнчә, икътисади мөнәсәбәтләр бик мөһим, үзара файдалы хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бар. «Агач эшкәртү һәм чүп эшкәртү — бүгенге көндә хезмәттәшлекнең яхшы мисаллары. Әмма без туризмны үстерү буенча да, укыту буенча да эшләячәкбез. Бу — шундый ук өстәмә эш урыннары, социаль гарантияләр. Финляндиядә Шенген визаларының 20%тан артыгы Россиягә бирелә. Бу — бик кирәкле юнәлеш. Узган ел сезнең илдә 1 млн.нан артык фин булды», — дип ассызык­лады ул.

Милләтпәрвәрләр очрашты

— Окан әфәнде, Финляндиягә татарлар ничек барып урнашкан?
— Финляндиядә гомер кичерүче милләттәшләремнең ата-бабалары чыгышлары буенча Нижгар губернасының Сергач өязеннән килгән сәүдәгәрләр булалар. Алар 1870-1920 елларда Финляндиягә төрле сәяси сәбәпләр аркасында килеп төпләнеп калалар. 1925 елда Хельсинкида беренче ислам җәмгыятенә нигез салына. 1970нче елларда татарлар ике оешмага берләшәләр – минем әтием Хельсинки университеты профессоры Гомәр Таһир Габдулла Тукай исемендәге оешма булдыра, ә тиреләр һәм җәнлек мехлары белән сату иткән эре эшмәкәр Абдулла Али милли һәм дини юнәлештәге «Исламия» җәмгыятен җитәкли. Әтием вафат булгач, аның урынын мин, ә Абдулла Алиның эшен улы Атик Али дәвам итте.
1948–69 елларда төрек башлангыч белем бирү мәктәбе эшләде. Мин анда йөрдем. 1969 елда, балалар саны аз калу сәбәпле, мәктәп ябылды. Аннан соң фин мәктәбенә күчтем. Минем әтием Казанга беренче тапкыр 1966 елда барды, чөнки элек юллар ябык иде. Аны Габдулла Тукайның тууына 80 ел тулу чарасына чакырганнар иде. Ул аннан бик хисләнеп, бөтенләй башка кеше булып кайтты. Илһам Шакировны күрүе, аның җырлавын тыңлавы турында сөйләде. 1967 елда әти Габдулла Тукай исемендәге җәмгыять оештырды. Аннары оешмабызга Казаннан татар шәхесләре, артистлары чакырыла башлады. Казан белән элемтәбез барлыкка килде һәм киңәйгәннән- киңәя барды. Бу бәйләнеш безгә бик кирәк. Соңгы арада Казаннан 20 килен килгән. Яңа кан – бу бик яхшы. Әмма соңгы вакытта бик күп катнаш гаиләләр корыла башлады. Димәк, милли тәрбия бирүгә күбрәк көч куярга кирәк. Мин беренче тапкыр Казанга 1972 елда әти-әни белән килдем. Ата-бабаларымның туган җирләрендә булдым. Мәскәүгә килгәнем дә бар. Татарлар яшәгән башка илләрдә дә булырга туры килде. Кем уйлаган менә шулай Ижауга да килермен дип? Мин моңа бик шат.
Без дә яшәгән җиребездә милләтебезне саклап калу юнәлешендә көч куябыз. Мәчетләребез бар. Бүгенге көндә бездә 700 татар исәпләнә. Хәзерге вакытта да телебез, динебез сакланып килә. Финляндиядә мин үзем — 3нче буын.
— Үзегез кайда кем булып эшлисез?
— Бүгенге көндә лаеклы ялда мин, әмма әлегә эшемне ташламыйм — Хельсинки университетында татар теле укытам. Татар телен өйрәнүче студентлар арасында финнар бар, шулай ук университетта укучы чит илдән килгән студентлар белем ала. Төрек, фин-угыр телләрен өйрәнүче студентлар да татар телен өйрәнә.
— Финляндиядә яшәүче татарлар иҗтимагый тормышта катнашалармы?
— Бабайлар сәүдә эшләре белән шөгыльләнгәннәр, хәзерге татарлар төрле өлкәдә хезмәт итәләр, икътисадчы, инженер, компьютер эшләре белән. Әмма соңгы арада татарлар арасында җәмгыять эшләре белән шөгыльләнүчеләр сирәгрәк. Һәркемнең үз тормышы, гаиләсе.
— Шулай да сез татар телен саклап кала алгансыз.
— Әлбәттә, гаиләдә ата-аналарның балалары белән үз телебездә аралашуы, үз гореф-гадәтләрен онытмавы нәтиҗәсе бу.
Биредәге Халыклар дуслыгы йортын күреп, исем китте. Бу — чын мәгънәсендә сарай бит. Аның матурлыгын, күркәмлеген тасвирларга сүзем бетте, хәтта. Төрле милләт вәкилләренә бер йортта эшләргә, үзләренең телләрен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен сак­лау өчен яхшы шартлар тудырылган. Мондый дус­лык йортын бер җирдә дә күргәнем юк. Моның кадерен белеп, күз карасы кебек саклагыз. Бирегә килеп, сезнең актив эш алып баруыгызны, туган телдә газета чыгуын, телетапшырулар булуын, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә туган телне өйрәнүләрен, мәчетләрнең гөрләп торуын белеп сок­ландым. Бик күп эш алып барасыз икән. Мин Удмуртиядә шулай татар тормышы кайнап торадыр дип уйламаган идем. Һәрвакыт шулай булсын. Сезгә уңышлар, якты киләчәк телим!

Элмира Нигъмәтҗан әзерләде.