Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Физкульт-Ура!
23.08.2013

Физкульт-Ура!

Россиядә августның икенче шимбәсендә Физкультурачылар көнен билгеләп үтү гадәткә кергән. Кем тарафыннан, кайчан кертелгән? Аның тарихы тирән – СССР заманыннан Россиягә эстафета буенча тапшырылган. Тарихы 1939 елда башланган. Илгә коммунизм гына түгел, БАМ, яңа шәһәрләр һәм гидроэлектростанцияләр төзергә физик яктан таза, сау-сәламәт кешеләр кирәк була. Архив кинотасмаларыннан күренгәнчә, бәйрәм киң колач белән билгеләп үтелгән. Төрле төстәге флаглар белән бизәлгән стадионнар, рапорт бирү һәм спорт коллективларының чыгышлары… Хәзерге вакытта бу бәйрәм элекке кебек киң күләмдә уздырылмый. Тик шулай да сәламәт яшәү рәвеше алып баручы төрле тренажер залларына, фитнес-үзәкләргә йөрүчеләр саны артканнан-арта бара. Үз физик сәламәтлегенә нык әһәмият бирүчеләр сатып алып әлеге тренажерларны үз фатирларына да урнаштыралар. Кыйммәтле автомобильләрен велосипед белән йөрүгә алыштыручылар да җитәрлек. Шулай да физкультура көнен бердәм итеп бәйрәм итүгә халыкның әллә ни исләре китми. Бу бәйрәм күпчелек спорт өлкәсендә ныклап кайнаучы кешеләрне генә җәлеп итә.

Ничек кенә булмасын, быел да республикабыз әлеге бәйрәмне билгеләп үтүгә зур әзерлек куйды. Ул бер көнлек спорт чараларын уздыру белән генә чикләнеп калмады. 1 — 16 август көннәрендә УР физик культура, спорт һәм туризм идарәсе һәм физик культура, спорт һәм туризм министрлыгы бергәләп Спорт Декадасы уздырды. Нинди генә чаралар узмады ул көннәрне! Хоккей буенча турнир, спортчыларны һәм спорт ветераннарын кабул итү тантанасы, велосипедчылар ярышы, урам баскетболы буенча массакүләм ярыш, волейбол, футбол, шашка буенча көч сынашулар… Ә 10нчы августта Физкультурачылар көне уңаеннан Ижау шәһәренең Үзәк мәйданы үзе бер зур спорт залына әверелде. Биредә шәһәребез тарихында беренче тапкыр спорт һәм фитнес фестивале узды. Берничә йөз кеше – пенсионерлар, балалар, коляскаларда регбистлар командасы – барысы бер сулышка һәм бердәм булып, Ижауның иң яхшы фитнес-клублары тренерлары артыннан кабатлап, гимнастика күнекмәләрен башкарды.

Мондый чара Киров исемендәге паркта да узды. Дәүләт оешмаларының халыкны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итәргә, кызыксындырырга һәм моның өчен гадәти булмаган юлларын эзләргә омтылуын тоеп, физкультурачылар көнендә катнашучыларга кушылып Физкульт-Ура диясе килә!

Элмира Нигъмәтҗан