Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Фестивальгә рәхим итегез!
12.08.2019

Фестивальгә рәхим итегез!

24 августта Киров паркының фан-зонасында скандинавия йөреше буенча IV халыкара фес­тиваль узачак. Әлеге фестивальне Сәламәтлек елы кысаларында Удмуртиянең скандинавия йөреше федерациясе оештыра. Фестивальдә Россиядән һәм чит илләрдән катнашачаклар.Ул көнне биредә скандинавия йөреше буенча остаханәләр оештырылачак, җиңел атлетика марафоны уздырылачак, иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Бүгенге көндә Удмуртиядә 12 меңнән артык кеше скандинавия йөреше белән шөгыльләнә. Әлеге спорт белән Ижау, Глазов, Воткинск, Сарапул, шәһәрләрендә, Игра, Алнаш районнарында актив шөгыльләнәләр.
Удмуртиянең скандинавия йөреше федерациясе сезне фестивальгә көтеп кала!
Катнашучылар түбәндәге сайтта теркәлә алалар: http:udfesca.ru
Белешмә өчен телефон: 7(3412) 65-99-65

Скандинавия йөреше кагыйдәләре

Кагыйдәләрне үтәгәндә, әлеге ысулны үзләштерү авыр түгел.
— Йөргән вакытта арканы төз тотарга, алга бөгелмәскә.
— Хәрәкәтләр чаңгыда йөрүне хәтерләтә: уң кул һәм сул аяк бер юлы, суң кул һәм уң аяк бергә атлый.
— Кул алга киткәндә кулны кысарга, арт­ка киткәндә җибәрергә.
— Башта табанга, аннары аяк очларына басарга.
— Йөрү темпы уртача булырга тиеш. Тын алуы авыр булырга тиеш түгел.
— Беренче тапкыр йөрү 20-25 минуттан артмый, шуннан һәр дәрес саен йөрү вакытын биш минутка арттырырга.
— Гәүдәне төз тоту өчен атнага уртача өч тапкыр шөгыльләнү җитә, ә менә ябыгырга теләгән кешеләр һәркөн йөрсә, яхшырак.
Скандинавиячә йөрү ысулын кулланырга уйласагыз, табиб белән киңәшләшергә онытмагыз. Чөнки кайбер төр авырулар вакытында әлеге спорт белән шөгыльләнергә ярамый.

Скандинавия йөрешенең файдасы

1. Тәннең өске һәм аскы мускулларын тонуста тота.
2. Тәннең 90 процент мускулын эшләтә.
3. Гади йөрү белән чагыштырганда, калорияләрне 46 процентка күбрәк яндыра.
4. Йөргән вакытта тезләргә һәм умыртка баганасына басымны киметә.
5. Үпкәләр һәм йөрәк эшчәнлеген ныгыта, гади йөрү белән чагыштырганда, пульсны 10-15 тибешкә күтәрә.
6. Арканы төз тоту, муен һәм җилкә авыртуыннан котылу өчен файдалы.
7. Координацияне яхшырта.
8. Спортчылар өчен йөрәк-кан тамыры системасын һәм чыдамлыкны күнектерер өчен менә дигән ысул.
9. Терәк-хәрәкәтләнү аппараты проблемалары булганнарны тулы тормышка кайтара.