Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Сәхнә тормышы - Фердинанд Сәлахов: «Безгә милләтне дөньяга танытырлык шәхесләр үстерергә кирәк»
30.04.2014

Фердинанд Сәлахов: «Безгә милләтне дөньяга танытырлык шәхесләр үстерергә кирәк»

“Яңарыш”ның көзге хәбәрчеләр җыелышына Казан Халыклар дуслыгы йортыннан Ярамир исемле яшь җырчы килгән иде. Ул берничә генә халык җырын башкаруына карамастан, тамашачыларны үзенә гашыйк итә алды. Аның искиткеч тавышы күпләрне чын-чынлап әсир итте. Аның турныда күбрәк мәгълүмат сорап редакциягә шалтыратучылар да булды. Ә күптән түгел Ярамир Фердинанд Сәлахов белән Ижауга концерт белән килде. Без тамашачыларны кызыксындырган сорау­ларга җавап эзләп, концертка кадәр артистлар белән очрашуга ашыктык. Ярамир җырларын кабатлаганда, мин Татарстанның халык артисты, татар эстрадасының классигы Фердинанд Сәла­хов белән аралаштым.

— Фердинанд әфәнде, сезнең Ярамир белән тавышыгыз да, тышкы кыяфәтегез дә бик охшаш. Сезнең дуэт ничек туды? Ярамирны — сезме, әллә ул сезне эзләп таптымы?
— Ул 2012 елда Казанда узган Бөтендөнья яшьләр форумына Курган өлкәсеннән делегат булып килгән иде. Ә мин Бөтендөнья татар конгрессы оештырган ул форумның Арча районында узган Сабан туенда төп режиссер идем. Бу форумда барлыгы бөтен илдән 700 яшь делегат катнашты. Сабантуйда концертны шул килгән делегатлар куярга тиеш иде. Миңа 60 кеше бирелде, алар барысы да анкеталар тутырып, һәрберсе үзенең сәләте турында язды. Сайлап алу вакытында мин Ярамирны ишеттем. Сабантуйдан соң аның телефон номерын алып калдым. Аның Курган өлкәсе Шадринск педагогия институтының физик культура бүлеген тәмамлап, җәй көне Казанга сәнгать институтына укырга керүе, җиңел атлетика буенча спорт мастерына кандидат, спортчы булуын белдем. Ә 2011 елда ул Казанга “Татар моңы” бәйгесенә килеп, дипломант исеменә генә лаек булган иде. Тавышы бик көчле булса да, бәйге таләпләренә туры килерлек итеп җырлый алмады. Чөнки бәйге “Татар моңы” дип атала, ә ул рус мохитендә русча җырлап үскән, рус телендә аралаша. Сәләтен танып, аны башка консерваторияләргә дә чакырганнар. Тик шулай да күңелендә, җанында татарлыгы бик зур булгач, ул Казанны сайлаган. Укый башлагач, мин аны бер концерта җырларга чакырдым. Ул миңа: “Ульяновскида бергә хезмәт иткән дустым бар, анда бара калсагыз, мине дә алырсыз әле”, — дигән иде. Аны бик яхшы каршы алдылар. Шуннан безнең хезмәттәшлек башланып китте. Сәнгать инс­титутында аның белән даими шөгыльләнүче укытучы булмагач, мин аны консерваториягә алып килдем. Тавышын тыңладылар һәм 4 ай укыганнан соң аны беренче курска алдылар. Ә анда укырга керү өчен махсус музыкаль белем кирәк. Тавышы әйбәт булгач, Ярамирны бирегә бик теләп алдылар. Безнең аның белән тавышларыбыз бик охшаш, бу сирәк очрый торган хәл. Дуэтыбызның исеме дә “Бераваз”, ул музыка телендә “Унисон” дип атала. Безнең тавышларны аермыйлар. Язмаларда кайвакыт үзебез дә танымыйбыз. Ялгышлыкларны төзәткәндә, кайсыбыз сузды, кайсыбыз хаталанды дип баш ватабыз. Аның белән бераз эшләгәннән соң, миндә катлаулы дуэтлар эшләп карау теләге барлыкка килде. Без бергәләп күп кенә халык җырларын башкардык. Тәҗрибә буларак кына эшли башлаган идек, менә хәзер бер ел инде төрле илләрдә, шәһәрләрдә булдык, чакыруларыбыз күп. Рус эстрадасында Надежда Бабкина белән дә эшләдек. Төрле залларда, төрле шартларда эшләп, мин аның мөмкинчелекләрен ачтым. Хәзер Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлегендә профессор Клара Хәйретдинова классында укый. Аның академик тавышы, ул үзеннән-үзе опера җырчысы булуны сорый. Ярамир шушы юнәлештә үсәргә тиеш. Безнең эстрадада попса җырлаучылар болай да җитәрлек, безгә милләтне күрсәтерлек, дөньяга танытырлык шәхесләр үстерергә кирәк.
Ярамир җырларын кабатлап чыкканнан соң, ул да безнең сүзгә кушылды.
— Ярамир, Фердинанд абый синең өчен кем ул?
— Фердинанд абый минем беренче укытучым, өйрәтүчем, сәхнәгә юл күрсәтүчем, яраткан җырчым, хәтта әтием дияргә дә була. Без кыска гына вакыт эчендә аның белән туганлашып беттек.
— Син ни өчен Курган өлкәсеннән нәкъ Казанга укырга килергә булдың?
— Мине үз тавышымны, үземне татар халкына, татар мәдәниятенә багышлыйсы килү теләге Казанга алып килде. Бар көчемне чын татарча итеп сөйләшергә өйрәнүгә сарыф итәм. Минем чын татар буласым, халкыбыз җырларын җырлыйсым килә. Татар мәдәнияте бүген кызганыч хәлдә. Минемчә, без үзебез татарлыгыбызны бетерергә тырышабыз, гореф-гадәтләребезне җиргә күмәбез, үз тамырларыбызга балта белән сугабыз. Яшьләрне генә алыйк. Нинди музыка тыңлыйлар?! Казан яшьләре белән күп аралашырга туры килә, тик кызганыч, аларның күбесе татар телен белми дә яки миннән дә начаррак белә. Бу хәл аларны борчымый да, алар оялмыйлар, үзләрен татар дип йөриләр.
— Син үзең нинди җырлар тыңлыйсың, кайсы артистларны яратасың?
— Мин халкыбызның көчле җырларын яратам. Татар эстрадасыннан бернәрсә дә тыңламыйм. Онытылган иске җырларны тыңлаудан да яхшысы юк. Әйтик, халык җырлары “Шахта көе”, “Рәйхан”, “Бардым урманга” җырларын гына алыйк. Алар күңелнең бөтен кылларына кагыла бит. Бу җырларда татар халкының тарихы чагыла. Шулай ук мин Хәйдәр Бигичев, остазым Фердинанд Сәлаховлар башкаруында яратам.
— Үзең әдәби телне белмәгәч, халык җырларының мәгънәсенә ничек төшенәсең? Ничек шулай җаныңны-тәнеңне биреп, үтемле итеп җырлыйсың?
— Минем җырны өйрәнү процессы, әлбәттә, катлаулы. Җырны миңа башта тәрҗемә итәләр, аңламаган сүзләргә тулы аңлатма эзлим, аннан текст өстендә эшлим. Музыкасын нык­лап өйрәнәм, аннан соң гына җырлый башлыйм. Мин оялчан түгел, белмәгәнемне сорарга курыкмыйм. Сүзләрне дөрес әйтмәгәндә, мине төзәтсәләр, киресенчә, сөенәм генә. Бәлки шул сыйфатым уңышларга ирешергә ярдәм итә торгандыр. Мин әдәби телдә сөйләшә белмәгәнемә гаепле түгел бит. Без — Себер татарлары, мин үз ягымның туган телен беләм. Тик бездә диалект көчле, шуңа күрә Казан татарлары безне аңламый. Мәсәлән, бездә суган -пыяс, кишер — сәрдек, мәче — мәшәк дип әйтелә. Әле тагын шунысы бар: миңа кайбер Казан татарларының регионнардагы татарларга икенче сортлы итеп караулары ошамый. Безнең дә тамырыбыз шул ук, тик язмыш безнең әби-бабаларыбызны чит өлкәгә ташлаган. Дөресен генә әйткәндә, татарның теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре чит регионнарда яхшырак та сакланып калган. Чөнки алар үзләре яши торган җирдә әзчелекне тәшкил иткәч (диаспора), бердәмлекне саклап, бер-берсенә ярдәм итеп торалар. Ә халык күп икән, үз көчен тоя да бер-берсен ашый башлый.
— Ярамир, синең киләчәккә планнарың нинди?
— Максатым — бөек опера җырчысы булу. Мин татар операсының яңаруын телим. Чөнки шундый көчле композиторыбыз Нәҗип Җиһановның җырланмаган опералары тузан җыеп ята.

Әңгәмәбез барышында Ярамир һәм аның остазы Фердинанд Сәлаховның хыял-максатлары уртак булуына инандым. Һәм чын күңелдән аларның чынга ашуын теләп калам.