Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Котлыйбыз

Баш бит - Яшьлек адымы - Фатихасыз никах
18.05.2012

Фатихасыз никах

А. белән дуслыгыбыз әле мәктәп елларыннан ук башланды. Кара чәчле, зәңгәр күзле егеткә югары сыйныфта укучы кызларның барсы да диярлек гашыйк иде. Ә ул мине, кеше белән сөйләшми торган, йомыкай бер кызны сайлады. Әллә ни күзгә ташланып торган чибәрлегем дә юк үземдә. Мин аны шул тыйнаклыгым белән, оялудан кызарып чыга торган бит алмаларым белән әсир иткәнмен икән. Әлбәттә, башка кызларга безнең мөнәсәбәтләр ошамады. Укудан соң мине сагалап торулар, әллә нинди сүзләр әйтеп мыскыл итүләр, янаулар, куркытулар — болар беркайчан да бетмәс сыман тоелды. Шулай да мин түздем, мәхәббәтебез хакына көндәшләремә игътибар итмәскә тырыштым. А.да мине һәрвакыт яклап торды, кыерсытырга ирек куймады. Тик безнең мөнәсәбәтләргә каршы килүче тагын ике кеше бар иде. Болары — минем әти-әни. Егетемнең рус милләтеннән икәнен белгәч, әни чирлегә сабышты, әти йодрыкларын кысты. Алар икесе дә дини кешеләр. Бертавыштан: “Сине урыска кияүгә бирер өчен үстермәдек!”- диделәр. Әти-әниемә каршы килү миңа авырдан бирелсә дә, А. белән дә араларны боза алмадым. Аннары соң иде инде, унберенче сыйныфны тәмамлар алдыннан үземнең йөкле икәнне аңладым. Гаиләдә бу турыда белгәч, нинди кара давыл купканын исемә төшерергә дә куркыныч. Әни бу хәлләрдән соң йөрәк авырулы булып калды, әти гарьлегеннән урамга чыга алмады. Минем исә мәхәббәт дип күз-баш тонган чак. Тиз-тиз генә А. белән никах укыттык та, аның әти-әнисе белән бер фатирда яши башладык.

Башта барысы да яхшы барды сыман. Әти-әнисе дә әйбәт кешеләр булып чыкты, как­мадылар үземне. Минекеләр дә бераз тынычлана төштеләр. Тик, әти-әни фатихасыннан башка корган гаиләнең бәхете буламы икән? Бала тапкач башланды барсы да. Иң элек, миңа каршы килеп, сабыйга рус исеме куштылар. Ирем бала тәрбияләүдә катышмый, эштән соң кайта башлады. Кайвакыт үзеннән шәраб һәм хатын-кыз ислемае исе килә иде. Ялгышамдыр, дип, тешемне кысып түздем. Ирем командировкаларга еш йөри башлады, эштән соң кайтты, миңа карата суынды. Балабызга карата да игътибары булмады. «Иреңне кулдан ычкындырдың, булдыксыз», — дип кайнанамнан авыр сүзләр ишетә башладым. Әле дә түзеп яшәр идем дә, ирем үзе аерылышырга тәкъдим итте. Яраткан сөяркәсе бар икән. Бөтен булган әйберемне җыйдым да, балам белән әти-әни йортына кайтып төштем. Алар мөнәсәбәтләребезнең бетәчәген белеп торганнар инде. Дәшми генә каршы алдылар, үзләренә ничек авыр икәнен сиздермәскә тырыштылар. Хәзер менә дүртәүләп гомер итәбез. Мин читтән торып белем алам, яхшы урында эшлим. Улым балалар бакчасына йөри. Аңа әти тиешле кеше айга бер-ике күренеп китә. Балам аны әти дип тә белми инде хәзер. Яшь кызларга киңәшем шул: мәхәббәт дип акылыгызны югалтмагыз. Әти-әни фатихасын аяк астына салып таптамагыз, бәхетле була алмассыз!

Исемем редакция өчен генә