Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


19.06.2014

Файдалы ял

Удмуртия балаларының бер өлеше бу җәйдә Кырымда ял итәчәкләр, республика федераль үзәктән бушлай 500 юллама алачак. Җәйге лагерьлар һәм пансионатлар исемлеге әлегә ачык­ланмаган, балаларның икенче сменага барачаклары гына билгеле. Шәһәр читендәге һәм мәктәпләр каршындагы лагерьлар җәй башыннан эшли башлады. Балаларны җәйге сәламәтләндерүгә федераль, региональ һәм муниципаль казнадан 500 миллион сум бүленеп бирелгән. Җәйге лагерьлар мәктәпләрдә генә түгел, балалар клублары, спорт үзәкләре каршында да эшләячәк. Җәйге дәвердә аларда 11 мең бала сәламәтлекләрен ныгытачак.

Балачак — иң самими чак. Җәйге ял көннәрен малайлар һәм кызлар түземсезлек белән көтеп ала. Уку елы тәмамлану белән, мәктәп каршында оештырылган җәйге лагерь үз эшен җәелдереп җибәрде. Ижауның Равил Губаев исемендәге 10нчы мәктәбендә дә көндезге смена ачылды. Анда барлыгы 80 бала йөри. Балалар тугызынчы яртыга жыелалар — иртәнге ашка кадәр линейкага тезеләләр, 10-15 минут физик күнегүләр ясыйлар. Ашханәдә кизүләр өстәл әзерләгәнче, уйнарга да өлгерәләр. Мәктәп лагеры шунысы белән яхшы — шәһәр читендәгеләрендәге ке­­бек әти-әниләрен сагынып күңел­сезләнмиләр — кичкә өйләренә кайтып китәләр. Күбрәк саф һавада булырга тырышалар, спорт ярышлары оештыралар. Бассейнга су коенырга, йөзәргә өйрәнергә йөриләр.

Биредә һәр яңа көн балалар өчен үзенчә бер ачыш — ял итү программасы чараларга бай. Малайлар һәм кызларның талантын һәм фикерләү сәләтен үстерүче, иҗади эшләргә омтылыш уятучы түгәрәкләр эшли. Лагерь тормышы төрле мавыктыргыч һәм фәһемле чаралар, конкурслар белән тулыланып бара.
Җәйге лагерь җитәкчесе Розалия Лазарева:
“Быел җәйге лагерь “Олимпия авылы” исеме астында эшләячәк. Лагерьга йөрергә теләүчеләр күп, кем алдан язылып куйган, шуларны кабул иттек.
Әти — әниләр 566 сум күләмендә акча түлиләр, хәзер август аена 80 урынга гариза җыябыз. Һәр әзерләгән ризык балалар организмына аш булып барсын, тәмле һәм калорияле булсын, дип тырышалар пешекчеләр. Балалар куркынычсызлыгы да игътибар үзәгендә: җәяүлеләр өчен юл йөрү кагыйдәләрен көн саен искә төшерәбез, бассейнга барыр алдыннан да инструктаж үткәрәбез. Ун балага бер олы кеше беркетелгән. Балаларны бер генә минутка да күз уңаеннан ычкындырмыйбыз”, — ди.
Лагерьга йөрүче Айдар Такутдинов та: ” Әти — әниләр көне буе эштә булгач, өйдә күңелсез, ә монда без театрларга, музейларга, зоопаркка, кинога йөрибез, төрле ярышларда катнашабыз, вакытыбызны бик кызыклы үткәрәбез, тәмле ризыклар ашыйбыз. Әйдаманнарыбыз белән төрле әкиятләрне сәхнәләштерәбез”, — дип, үзенең бирегә килүе турында шатланып сөйләде.
Мәктәп яны лагерь сменасы 21 көн, шул дәвердә балалар башкаланың истәлекле урын­нарында булырга, спорт белән шөгыльләнергә, файдалы күнекмәләр алырга да өлгерәләр. Икенче смена август аена тәгаенланган.

Рафилә Рәсүлева.