Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Фаил Исламгалиев: “Акыл бүреге кигән мизгел”
22.06.2017

Фаил Исламгалиев: “Акыл бүреге кигән мизгел”

Бүгенге әңгәмәдәшебез — 2002 елның 29 октябреннән хәзерге көнгә кадәр Сарапул татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе, Удмуртия Республикасының атказанган элемтәчесе Фаил Исламгалиев. Фаил әфәнде белән “Тугызбуй” төркеме белән концерт куеп йөргән вакытлардан ук таныш мин. Ел саен Сабантуй бәйрәменә (“Гудок” микрорайонында уза иде ) “Тугызбуй” төркемен чакырып, татарча дискотека ясый иде ул. Бу матур гадәт хәзер дә дәвам итә. Сарапулда Сабантуйны ел саен оештыру Фаил әфәнде җилкәсендә. Аның туры сүзле, таләпчән җитәкче икәне күренеп тора. Шулай да аның белән аралашуы җайлы — ил гамен аңлап, сүз тәмен тоеп сөйли.

— Фаил әфәнде, иҗтимагый эшкә ничек тартылдыгыз? Ул елларда милләт өчен бик күп эшләр башкарганыгызны беләм.
— Иң беренче сүзем итеп, барлык милләттәшләребезне 8 июльдә Сарапул шәһәрендә — ямьле Акшабариха елгасы буенда узачак республикакүләм Сабантуй бәйрәменә чакырам. Бер елга җитәрлек дәрт-дәрман бирүче, халкыбызның милли рухын, гореф-га­дәт­ләребезне сак­лаучы, көтеп алган Сабан туебызны бергә-бергә, онытылмаслык, матур итеп уздырырбыз дип ышанып калам.
Мин Татар иҗтимагый үзәгенең җитәкчесе ярдәмчесе булып 1992 елдан эшли башладым. Ул елларда барыбыз да яшь, көч ташып тора иде. Сүз дә юк, бик күп эшләр эшләнде, татар телендә бик күп төрле чаралар уздырылды. Нәҗип Камал һәм Рәфис Галимов җитәкчелегендә уздырылган “Без талантлар эзлибез” дигән зур конкурс шәһәребездәге сәләтле яшьләрне барларга ярдәм итте. 1991 елдан татар халкының милли бәйрәме Сабантуй уздырыла башлады. Вәҗиһә Заһидуллина “Хәерле иртә” радиотапшыруларын эфирга чыгарды. Шушы чорда Гөлсинә Садыйкова милли музей оештырды. Бүгенге көндә ул эшне Зөлфәт Арсланов дәвам итә. 1995-1996нчы уку елында шәһәребезнең “Гудок” дип аталган микрорайонында урнашкан 21нче мәктәптә татар телен өйрәнү буенча факультативлар оештырылды. Татар милли хәрәкәте активистлары Флария Вәгыйзова, Светлана Борһанова, Әдиф Сәгъдиев, Илгиз Мансуров, Роберт Рыбаков һәм мәктәп директоры Людмила Русинова ярдәме белән 2001-2002нче уку елында татар теле фән буларак укытыла башлады. 2001-2012нче елларда милли сыйныфлар ачылды. Гөлсинә Садыйкова татар телен укытуга күп көч куйды. Шулай ук милли хәрәкәткә зур өлеш керткән Рафил Гатауллин, Рифкать Шакиров, Мәүлидә Фәйрузова, Гамилә Нәбиева, Азат Насыйров, Эльвира Сәлим­җанова, Зөлфәт Арс­ланов, Сәниф Сәлаховларны билгеләп үтәсе килә.
— Бүгенге көндә Сарапул шә­һәрендә милли тормышта ниндидер сүлпәнлек, тынлык…
— 25 елдан артык дәвердә күп эшләр башкарылды. Әйе, бүген эшебез сүлпәнләнде. 21нче, 2нче мәктәпләрдә оештырылган татар сыйныфларын саклап кала алмадык. Бөтен эшебез Сабантуй уздыруга, елга бер-ике тапкыр концерт оештыруга гына кайтып кала хәзер. 2009 елда “Электрон” мәдәният йортын “Халык мәдәният йорты” белән берләштереп, Милләтләрнең мә­дә­ниятен торгызу һәм үстерү үзәге оештырылды. Шунысы сөендерә: бүгенге көндә без алар белән бергәләп эшлибез. Сүлпәнлекне биредә яшәүче татарларның пассивлыгыннан дип әйтер идем. Халыкны кузгалтып булмый. Оештыру эшләрендә дә ничә еллар бер үк кешеләр йөри. Әлбәттә, без дә өлкәнәябез, безнең урынга яшьләр кирәк. Ул лидер җитәкчеләр белән дә, гади халык белән дә аралаша белергә тиеш. Моны ни өчен әйтәм, без менә ничә еллар бергә “Электрогенератор” заводы җитәкчесе Сергей Мусинов, депутатлар Александр Черных, Илһам Фәррәховлар белән бергә эшлибез.
— Сезнең тормыш юлыгыз белән танышып китик әле.
— Мин Сарапулда туып-үстем. Әтием Актаныш районыннан, әнием Башкортстаннан. Гаиләдә мин өлкән бала, ике сеңелем бар. Мәктәптә укыганнан соң, азык-төлек техникумын, аннан соң механика институтын тәмамладым. Армия сафларында хезмәт итеп кайтып, “Электрогенератор” заводында эшләдем. Хәләл җефетем Фатыйма Нефтекама шәһәреннән, бездән ерак түгел күрше урамда гына яши иде. Армиядән кайткач, озак тормадык, өйләнештек. Гаилә булгач, яшәргә фатир кирәк. Торак-коммуналь хуҗалыгына эшкә кердем. Шушы тармакта 15 ел хезмәт куйдым. Ул вакытларда көн-төн эшләдек. Балаларны балалар бакчасында каравылчыга тапшыра идем, каравылчыдан ала идем.

1989 елда Ижау шәһәрендә Татар иҗтимагый үзәге төзелгәннән соң (рәсми рәвештә 1991 елда теркәлә), Сарапул шәһәрендә дә татар иҗтимагый үзәге төзелде. 1991 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр үзәкне түбәндәге милләттәшләребез җитәкләде: 1991-1997нче еллар — Нәҗип Камал; 1997-1998нче еллар — Роберт Рыбаков; 1998-2001нче еллар — Вәҗиһә Заһидуллина; 2001-2002нче еллар — Илгиз Мансуров.

 

— Сез Сарапулда гына түгел, Удмуртиядә беренче кабельле телевидение компаниясе оештырдыгыз. Бу идея ничек туды?
— 1990 елларда ниндидер эш башларга кирәк иде. Егетләр белән сөйләшеп, әлеге эшкә тотындык. Яңа эш булгач, авыр булды. Ул вакытта кабельле телевидение Россиядә дә яңа аякка басып килә. Сарапул шәһәре телевизион сигналларны начар тота торган зонага керә. Шуңа күрә гади аппаратларны кулланып, тугыз программа күрсәтүдән башладык. Бик еш күргәзмәләргә йөреп, яңа технологияләр өй­рәнеп, яңа җиһазлар алдык.
— Бүгенге көндә “Антенна хезмәте” компаниясе нинди казанышлары белән билгеле?
— Бүген “Антенна хезмәте” — Сарапулда иң зур кабельле телевидение компаниясе. 15 меңгә якын абонентыбыз бар. 30 канал берөзлексез күрсәтә. Кабель челтәре шәһәрдәге барлык районнарда, Сигаево авылында, Северный поселогындагы — күп фатирлы йортларда бар. Һәрбер районда сигнал бүлә торган станцияләр эшли. Абонентлар белән эшли торган ике участогыбыз бар. Өзеклекләр бар дип шалтыраталар икән, көнендә төзекләндерәбез. Без бит күбрәк өлкән буынга хезмәт күрсәтәбез, шуңа да тизрәк ярдәмгә ашыгабыз. Шәхси йортларга гына хезмәт күрсәтә алмыйбыз, чөнки бу икътисадый яктан үз-үзен акламый. Компаниянең зур казанышы дип, коллективны әйтер идем. Эш башлаганнан бирле эшләүче хезмәткәрләребез бар. Коллективта 35 кеше хезмәт куя. Барысы да уртак эш өчен күңел биреп эшлиләр.
— Күптән түгел “Антенна — С” газетасы чыгара башлагансыз, газетада күбрәк нәр­сәгә игътибар бирелә?
— Газета атна саен 15000 экземплярда чыга. Ул безнең абонентлар өчен нәшер ителә һәм ул бушлай таратыла. Анда телевидение программасы, реклама, халыкка файдалы киңәшләр бирелә, шәһәр яңалыклары яктыртыла. Газета халыкка файдалы һәм кызыклы булсын дип тырышабыз.
— Гаиләгез иҗтимагый эш­тә дә, бизнеста да беренче ярдәм­чегездер дип уйлыйм.
— Әлбәттә, иң беренче гаиләгә таянам. Ике улым бар, ләкин алар: “Әти, син бик таләпчән, бергә эшли алмыйбыз”, — диләр. Үзләренең бизнеслары бар. Минем әтием бик таләпчән иде, шулай булырга кирәктер дә. Олы улым төрле милләт вәкилләре белән спорт ярышлары (футбол, волейбол, йөзү, ату, шахмат) оеш­тыра. Без, гомумән, милли оеш­малар белән бик дус. Аеруча ярышларда әрмәннәр бик актив катнаша. Узган ел Сабантуй бәйрәмендә дә алар белән волейбол ярышы оештырдык. Егет чак дип йөрсәк тә, инде акыл бүреге кигән мизгел хәзер. Өч оныгым үсеп килә, бокс, көрәш белән шөгыльләнәләр. Тормыш шулай үтеп бара.
— Әңгәмәгез өчен зур рәх­мәт! Иҗтимагый эштә зур уңышлар теләп калабыз!

8 июльдә Сарапул шәһәренең Акшабариха елгасының сул ярында Республикакүләм САБАНТУЙ узачак

Сабантуй бәйрәменең программасы:
10.00-11.00 — Кунакларны каршы алу. Милли гореф-гадәт­ләребезне саклаучы гаиләләр бәйгесе. Удмуртия халык һөнәрчеләре, урта һәм кече эшмәкәрләр, җәмәгать туклану предприятиеләре, милли ашлар күргәзмә-ярминкәсе.
11.00-12.00 — Милли бәйрәмне ачу тантанасы.
12.00-15.00 — Сәхнәдә Сарапул, Ижау шәһәрләре, Татарстан Республикасы иҗат коллективлары тарафыннан бәйрәм концерты.
12.00-15.00 — Делегация җитәкчеләре, кунаклар өчен дартс буенча ярыш. “Батырлар алга” мәйданчыгы. Милли көрәш. Татар халык уеннары (баганага менү, капчык белән сугышу, чүлмәк вату, су ташу, йомырка белән йөгерү, кул көрәше ярышлары). “Күңелле балачак” мәйданчыгы.
15.00- 16.00 — Милли биюләр программасы.

Рәфилә Рәсүлева.