Фаил Ибраһимов: “Ходайның ярдәмен тоеп эшлим”
2020 елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Шушы уңайдан “Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап” дигән рубрика ачып җибәрәбез.
Фаил Фаиз улы Ибраһимов – Бөек Ватан сугышы үткән юллардан кат-кат үтеп, тарихны актаручы, эзләнү эшләре белән шөгыльләнүче. Иң мөһиме: бу изге эшне беренчеләрдән булып оештыручы һәм бүгенге көнгә кадәр җитәкләүче ул.
Яу кырында хәбәрсез югалган күпме солдатның җәсәден табып, никадәр исемнәрне ачыкларга, тиешенчә җирләргә ярдәм иткән Фаил Фаиз улы. Аның эзләнү төркеме белән күпме тарихи мәгълүматлар ачыкланган! Менә шушы шәхес белән очрашып, аның башкарган эше, үзе турында күбрәк беләсем килеп йөри идем. Ниһаять, бу теләгем чынга ашты.
Фаил Ибраһимов Ижау шәһәрендә туып-үскән. Башта 2 нче мәктәптә укыган. 17нче мәктәп төзелеп беткәч, анда күчеп, урта белем алган. “Миннән бик күпләр: “Нишләп бу эш белән шөгыльләнә башладың?” — дип сорыйлар. Бөек Ватан сугышы белән бәйле хезмәтем, кызыксынуларым балачак кичерешләрем белән дә бәйле. Әниемнең (ул 1928 елгы) сугыш турындагы ачы хатирәләрен яхшы хәтерлим. Ул Татарстанның Спас районы Иске Рәҗәп авылыннан. Әниемнең әтисе 1937 елларда ук репрессиягә эләгә. Аның турында мәгълүмат тупларга хыялланам. Аның делоларын алып, берничә бите белән танышкан идем инде, алар Казан шәһәрендә Федераль куркынычсызлык хезмәтендә саклана. Әни ул чакта исән иде әле. Фотосурәтен алып кайтып, әнигә күрсәттем – чәчләре кырылган, үзе ябык. Фотосурәткә карап, күзләре яшьләнгән иде. Бик зур кыенлыклар кичерергә туры килә әнигә. Әтисен 10 елга хат-хәбәрләшү хокукыннан мәхрүм итеп, Түбән Новгородка җибәрәләр. Ә ни өчен? Фермада эшләгән чагында, кемгәдер “Тиздән сугыш башлана”, — дип әйтә. Бу хакта җитәкчеләргә җиткерәләр. Аны совет властенә каршы антипропаганда алып баруда һәм совет властенә каршы төркем оештыруда гаеплиләр. Шул китүеннән ул кире әйләнеп кайтмый. Аңлавымча, сугыш башлангач, штраф батальонына сугышка җибәрелгән ул. Шулай итеп, әнием әтисез үсә, әнисе дә 1942 елда вафат була. Иң олы апасы шәфкать туташы булып сугышка китә. Абыйсы Гомәр дә сугышка алына. Әнием, үзе дә ул вакытта 12 яшен генә тутырган кыз, кечкенә сеңелкәше һәм энекәше белән ялгызы торып кала. Аның сугыш еллары турында сөйләгән хатирәләре үзәккә үтә иде. “Ягарга утыныбыз юк иде. Иртән торуыбызга чиләктә сулар туңа. Шундый иртәләрнең берсендә энебез йокыдан торуыбызга туңып үлгән иде”, — дип сөйләгәне истә әле. Басудан туңган бәрәңге җыюлары, кыенлык белән җыйган аз гына бодайларын кемдер урлап чыгулары турында сөйләгәндә, минем күзләремнән яшь атылып чыга иде. Абыйлары да сугышта һәлак булып, Литва җирендә ятып кала. Өйдә күкеле сәгатьләре була. Сугыш тәмамлангач, шушы сәгать ватыла һәм аның эченнән абыйларының сугышка киткәндә язып калдырган хатын табалар. “Барысы да яхшы булыр, без кире әйләнеп кайтырбыз”, — дип, кече туганнарын юатып язган була ул. Әнием һәм аның сеңелесе бик зур авырлыклар күреп үсәләр. Апасы сугыштан исән кайта. Ул яңарак кына якты дөньядан китте. Ульяновск шәһәре егетенә кияүгә чыгып, анда яшәде. Аның ире сугыш вакытында очучы булган, сугыштан күзләре сукыраеп кайткан. Шуларны уйлыйм да, “ Никадәр кешенең тормышын гарипләгән бу сугыш?” – димен. Бәлки шушы сөйләгәннәрне тыңлап үсүем дә этәргеч булгандыр минем сугыш эзләре буенча экспедицияләргә йөрүемдә.
Үзем турында әйткәндә, мәктәптә уртача укыдым. Очучылар мәктәбендә шөгыльләнә идем. Мәктәпне тәмамлагач, бераз мотоцикл төзү заводында эшләгәннән соң, армиягә алындым. Хезмәтем – Чик буе контроленең аерым отрядында үтте. Башта безне укыттылар. Укыту бик җитди үтте. Мисал өчен, имтихан биргәндә, өстәл тулы чит ил паспорты ята. Кайсы ил паспорты кулыңа эләгә, шуңа сыйфатлама бирергә кирәк. Ничә битле булырга тиеш, фотосурәте кайда урнаша, бу паспорт ялган түгелме, кайсы җире дөрес түгел? Барсын да сөйләргә тиешсең. Чит илләр, аларның халкы, самолетлар турында да күп белергә тиешсең. Бу сынауларны барыбыз да үтә алмады. Яртыбызны яраксыз дип, башка урыннарга җибәрделәр. Ә без, 8 ай укыганнан соң, хезмәт итәргә тотындык. Хезмәт тә бик җитди иде. КГБ, таможня хезмәткәрләре белән бергә эшләдек. Килгән һәр самолетны тикшерә идек. Ул вакытта безнең ил ябык иде әле. Миңа армия хезмәте бик ошый иде, аны зур җаваплылык белән башкардым. Старшинага кадәр күтәрелдем.
Хезмәтем тәмамлану 1980 ел – Олимпиада елына туры килде. Олимпия уеннары беткәнче хезмәтебезне тагын 4 айга озайттылар. Әлеге олимпиада да минем өчен зур тәҗрибә мәктәбе булгандыр. Взводта комсомол отряды секретаре булдым”, — дип, хезмәт елларын җылы истәлекләр белән искә алды Фаил Фаиз улы.
Армия хезмәтеннән соң, Фаил абый тимер юлга машинист ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Хезмәт хакы әйбәт булса да, бу эш аның күңелен канатландырмый. Удмурт дәүләт университетының тарих бүлегенә укырга кереп, һөнәр үзләштерергә уйлый. “Тарих фәне миңа һәрвакыт ошый иде”, — ди ул. Диплом эше итеп тә ул үзе хезмәт иткән Шереметьево аэропорты турындагы теманы ала.
Университетны тәмамлаганнан соң 12нче мәктәптә эшли. Аннан аңа 4нче санлы ГПТУда эшләргә тәкъдим итәләр. Ул биредә комсомол оешмасы сәркәтибе була, тарих фәнен укыта башлый. Бу уку йорты өйләр салу белән шөгыльләнүче 18нче трест кураторлыгында була. Көннәрдән беркөнне аның җитәкчесе Фаил абыйга училище каршында патриотик клуб ачарга тәкъдим итә. Әлеге идея бик ошый аңа. Училищега шук, бераз тәртипсезрәк тә укучылар килә бит. Аларны тәрбияләү, файдалы эшкә җәлеп итү өчен бу клуб бик мөһим була. “Безнең максат — студентларны начар юлдан саклап, әйбәт хезмәт частьләренә җибәрү иде, — ди Фаил абый. — “Память” хәрби-патриотик клубы өчен училищеның подвалыннан урын бирделәр: кул сугышы, ату белән шөгыльләндек, төрле патриотик чаралар үткәрдек.
Көннәрдән беркөнне китапханәдә “Собеседник” дигән газетаны кулыма алдым. Анда 2нче армия, шушы армия солдатларын табып җирләү белән шөгыльләнүче Казан дәүләт университеты студентлары оешмасы турында язылган иде. Мине бу мәгълүмат бик кызыксындырды. Җыендык та, клубның җитәкчесе белән икәү әлеге оешма белән танышырга Казанга киттек. Бу 1989нчы елның марты иде.
Таныштык. Алар хәбәрсез югалган солдатларны эзләү буенча эшли башлаганнар икән. Безне Михаил Черепанов дигән кеше каршы алды. Ул “Молодой коммунист Татарии” журналы хезмәткәре булып эшли иде. Аларның да бу эшкә кереп китүе бик кызык кына булган икән. “Журналист буларак, Муса Җәлилнең тормыш юлын өйрәнү белән шөгыльләнә идек. Ул нәкъ менә фронтта 2нче армиягә эләккән була. Без анда барырга уйладык. Новгородка шалтыраткач, безгә: “Әле сугыш барган урыннарда алачыклар да тора”, — дип җавап бирделәр. Без анда барып шаккаттык. Монда йөзләгән, меңләгән солдатларның скелетлары ята иде. “Нәрсәдер эшләргә кирәк!” — дип уйладык без. Ул вакытта бу тема ябык иде, сүз күтәрүче дә булмады. «Без бу эшкә тотынмасак, ул беркемгә дә кирәкмәячәк», – дип уйладык һәм һәлак булган солдатларның кем икәнлеген ачыклау, җирләү белән шөгыльләнергә булдык», — дип сөйләгән иде Михаил Черепанов. Бу икенче армия чолганышка эләккән була, бөтен армия! Генерал Власов пленга бирелә һәм үзе үк советларга каршы армия оештыра. Кыскасы, сатлыкҗан була. Шулай итеп, 2нче армия чолганышка эләгеп, сазлыкта ятып кала. Кемдер батып, кемдер снаряд астында калып, кемдер ачлыктан үлә. Бу хакта безгә бик күп сөйләделәр. Аннары соңрак бу хәлләрнең шаһиты булган Ижау кешесен дә эзләп таптык. Ул – әсирлектә булган Алексей Семенович Солодянкин. “Көненә бер кашык ипи валчыгы ала идек. Ашауны самолет белән ташлыйлар иде. Ә үлгән ат тапсак, бу безнең өчен иң зур бәхет булды”, — дип сөйләгән иде ул.
Казанга баргач, Михаил Черепанов бөтен тапкан әйберләрен өстәлгә җәеп салды. Гильзалар, патроннар, фляжкалар… Безнең күзләр янды. “Теләсәгез, киләсе экспедициягә безнең белән барыгыз” – дип, безне дә чакырдылар. Шулай итеп, без — 2 җитәкче һәм 25 студент беренче тапкыр Новгород өлкәсенә экспедициягә бардык”, — дип сөйли Фаил абый.
«Бу бит җитәкчеләр өчен шундый зур җаваплылык, курыкмадыгызмы?» — дип кызыксынам аннан. Әлбәттә, бик җитди эш. Алдан бик күп аңлату, укыту, әзерлек эшләре үткәрдек. Махсус формалар әзерләдек. Дисциплина бик каты иде. Бер адым артка, бер адым алга – барсы да килешеп кенә эшләнде. Хәтта поездда барганда да кем тыңламый, шуңа җәза бирә идек. Чөнки студентларны тәртиптә тотарга кирәк. Үзегез аңлыйсыз ПТУ студентларының нинди икәнен.
Беренче тапкыр урманга чыккач, исебез китте. Палатканы корып куйганда ук граната таптык. Нишләргә? Шәһәрдән хәрбиләрне чакырттык. Алар: “Күрәсезме, ул буш. Болай һәр граната тапкан саен безне чакыра башласагыз, ни була инде ул?” — диделәр. Чыннан да, бик куркыныч иде биредә эшләү. Бездән ерак түгел вахта бар иде – Рәсәйкүләм “Хәтер” вахтасы. Шартлый торган әйберләр табылса, аларга мөрәҗәгать итәбез, саперлар килеп ярдәм итә.
Менә шулай башланып китте бу эш. Студентларга бик ошый иде. Күз алдына китерегез, безнең ПТУ укучылары һәм андагы Казан университеты студентлары – дәрәҗәләре ничек аерылып тора! Безнең студентлар аларга карап тартылды. Аларның үз җырлары, күңел ачу чаралары бар, бернинди сүгенү сүзе юк. Безнекеләр аларга карап, үзләрен тәртипле тотарга омтылды. Күпме еллар үткәч, шушы ПТУда укыган студентлар: “Безнең ике юл бар иде: йә эчкечелеккә бату, төрмә, йә булмаса яхшы хәрби частьләргә эләгеп, кеше булу!” – дип, рәхмәт әйттеләр. Араларында “Батырлык өчен” медаль, орденнар алучылар бар. Күпчелеге десант гаскәрләрендә хезмәт итте.
Менә шулай башланып китте эш. Безгә кызлар да кушылды. Аннары инде мин үзем 1992 елда “Долг” республика оешмасын ачып җибәрдем. Безгә комсомол комитеты ярдәм итте. Ул вакытларда мондый оешмалар Казанда, Мурманск шәһәрендә генә иде. Хәзер алар күп. Казанда хәзерге вакытта бу берләшмә бик зур. Ул “Отечество” дип атала.
Новгород өлкәсендә 2 тапкыр булдык. Хәзер без берничә ел инде Ленинград өлкәсе Любань шәһәренә йөрибез.
Безне анда җитәкчелек тә, полиция дә белә. Каршы алалар. Бирегә төрле җирләрдән 200ләп кеше җыела. Башка оешмалар белән берлектә эшләү уңайлырак, чөнки транспорт та, продукция дә була. Ул урманнарга трактор гына керә ала бит. Яшьләргә экспедиция вакытында фильмнар күрсәтелә, лекцияләр сөйлиләр. Биредә яшьләрне патриотик яктан тәрбияләү эшләре дә алып барыла. Моннан тыш, Ижау шәһәренә кайткач, үзебездә дә укулар үтә. 2019 елда оешмабызга 30 ел тулды. Оешмабызның хәзер республикада 15 отряды бар. Оешма төрле министрлыклар ярдәмендә, грантлар хисабына эшли. 4 грант алдык инде. Иң зур эзләнү эшебез Ленинград өлкәсенең Зенино җирендә булгандыр. Бу җирне безгә «Менә биредә бер сәер бүрәнкә бар», – дип, биредә яшәүче бер кеше күрсәтте. Бу бүрәнкә — авиабомбадан соң калган чокыр. Әлеге чокырны кешеләр чүплек итеп, бөтен кирәкмәгән әйберләрен шунда ыргытканнар. Иске суыткычлар, чүп-чар, ни генә юк иде?! Башта транспорт чакыртып, шушы чүплекне тазарттык. Аннары казу, эзләнү эшенә күчтек. Моннан 486 сугышчы җәсәден таптык. 50 медаль, медальоннар (солдатның исем-фамилиясе, кайдан булуы, туган елы, туганнары һәм кан төркеме язып салынган капсула) табылды. Кайберләренең туганнарын берничә сәгать эчендә таптык. Хәзер мобиль элемтә аша эшләве җайлы. Элек кенә бик кыен иде”, — дип сөйли Фаил Ибраһимов.
«Сез Индустриаль техникумда студентлар укытасыз, экспедициягә бару өчен яшьләрне укыту, әзерлек эше белән шөгыльләнәсез. Барсына да каян вакыт табасыз? Гаиләгез сезнең эшне хуплый, ярдәм итәме?” — дип кызыксынам. “Әлбәттә, ярдәм итә. Минем хатыным да тарихчы. Аның белән экспедициядә таныштык. Ул татар түгел, әмма динебез буенча никах укытып яшибез. Аның мулла кушкан исеме — Наилә. Өч ул үстерәбез. Олы улыбыз Ильяс, уртанчысы Айдар, алар зур инде. Яңарак кына кече улыбыз туды. Аңа Илдар дип исем куштык. Грантларга килгәндә, аларны күпчелек тормыш иптәшем яза. Бергәләп эшлибез”, — ди ул. Фаил Ибраһимовның шушы сүзләре аеруча күңелемә үтте: “3 дистә ел буена эзләнү эше белән шөгыльләнәбез. Ходайның ярдәмен һәрвакыт тоеп эш итәм. Кайчакта без солдатларны түгел, алар безне эзләп таба сыман. Һәлак булганнарның яткан урыннарын эзләп тапканда, табигый булмаган хәлләр, ниндидер бөек көчләрнең ярдәм итүен тойганыбыз булды. Димәк, эшебез изге, кирәкле һәм ул соңгы сугышчының җәсәден тапканчыга кадәр дәвам итәчәк”, — диде ул.
Фаил Фаиз улына һәм аның гаиләсенә бу изгелекле эшендә зур уңышлар, сәламәтлек телибез.
Элмира Нигъмәтҗан.