Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин: “Бөтен сынаулар да Аллаһтан”
22.07.2021

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин: “Бөтен сынаулар да Аллаһтан”

20 июль — сишәмбе көнне дөньядагы барлык мөселманнар белән беррәттән, Удмуртиянең шәһәр-авылларында яшәүче дин кардәшләребез дә Корбан гаетен бәйрәм иттеләр. Корбан бәйрәме — ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Аллаһ кушмаган гамәлләрдән тыелып, кыл­ган гөнаһларыбызны ярлыкауны сорап, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә, мохтаҗларга шатлык бүләк итә торган көн ул – Корбан гаете.

Җәмигъ мәчетенә иртәдән үк кеше агылды. Дин кардәшләребез бер-берсен тәбрикләргә, хәл-әхвәл сорашырга, сәдака әрҗәләренә хәер салырга ашыктылар. «Яше дә, карты да килә бүген. Хәер бирәләр, Аллаһы Тәгаләдән исәнлек-саулык, йортларыбызга иминлек, малларыбызга бәрәкәт, дөньялар тыныч булсын дип, һәркемгә дә сәламәтлек сорап дога кылабыз», — диде шундый әрҗәләрнең берсе янында торучы Сабит Мөхәммәтҗанов.
Ир-атлар бер сафка җыела торганда, хатын-кызлар, ак яулыклы әбиләр яшьлекләрен искә төшереп алдылар. Дин тыелган чорда үскән бу апалар бүген мәчетләрнең тулы булуына сөенәләр. «Ел саен гаеткә киләм. Мөмкинлек булганда, яшьрәк чакта гаиләбездә корбан чала идек. Хәзер инде өлкәнәйдек. Бәйрәм намазында катнашуыма, Аллаһ йортына килеп, хөтбә тыңлый алуыма чиксез шат мин», — диде Рәсимә Мөэминова.
Яшьләр дә өлкәннәрдән калышмый. Аллаһның рәхмәте, бәйрәмгә егетләр, кызлар күпләп җыелды. «Гаиләбездә мин бу бәйрәмне кечкенәдән күреп, белеп үстем. Ир-атлар гаеткә бара, без өйдә коймак пешереп көтә идек. Хәзер дә шундый матур бәйрәм гадәте саклана бездә. Ел саен Корбан чалырга да мөмкинлек бар, Аллаһка шөкер», — диде Гүзәл Зарифуллина.

Пандемия булу сәбәпле, быел гает намазы ишегалдында укылды. Тиешле саклык чаралары да күрелде. «Барлык сынаулар да Аллаһтан. Без аларны сабырлык белән кабул итәргә тиеш. Узган ел пандемия аркасында мәчетләребезгә намаз укырга да йөри алмаган идек. Быел, Аллаһка шөкер, бәйрәмне дин кардәшләребез белән бергәләп үткәрә алабыз. Шулай ук республикабызның башка шәһәр-районнары мәчетләрендә дә гает намазларына җыелдылар. Анда инде кеше азрак, саклык чаралары да үтәлә. Аллаһы Тәгаләдән сәламәтлек, бу авыруларның тизрәк үтеп китүен сорыйбыз”, — диде Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин. Быел корбан чалучыларның күп булуына да басым ясады ул. «Өлкәннәр инде тәртибен белә. Киңәш, сорауларына җавап эзләп килүчеләр арасында яшьләрнең күп булуы сөендерде. Без аларның һәрберсенә дә корбан чалуның тәртибен җентекләп аңлаттык», — диде мөфти.

Бәйрәм хөтбәсендә исә Корбан гаетенең асылы, мохтаҗларга ярдәм итү турында җентекләп сөйләде ул. Гает намазы вакытында ява башлаган яңгыр да бәйрәм рухын бозмады. Хәер, җәй буена дәвам иткән корылыктан соң яңгырга сусаган табигать, кешеләр өчен бу үзенә күрә Аллаһның бер рәхмәте сыман тоелды. «Дөньялар имин булсын, бәла-казалар, авырулар тизрәк китсен», — дип, теләкләр тели-тели, дин кардәшләребез намаздан соң тәмле пылау, кайнар чәй белән сыйландылар. Соңрак күпләр үз йортларына корбан чалырга ашыктылар. Кылган догаларны, чалган корбаннарны Аллаһы Тәгалә кабул итсен!

Эльвира Хуҗина.