Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Фаиз хәзрәт: «Дин һәм милләт аерылгысыз»
20.11.2014

Фаиз хәзрәт: «Дин һәм милләт аерылгысыз»

 Ислам диненең роле республикада гаять зур. Башка диннәр белән беррәттән ул халыкара мөнәсәбәтләрне ныгытуда, кешедә әдәп, әхлак сыйфатларын тәрбияләүдә, толерантлык булдыруда мөһим роль уйный. Тиздән Удмуртия мөфтияте үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә. Ике дистә ел эчендә мактанырлык эшләр, шөкер, күп җыелган. Бүгенге көндә дини оешмаларның эше уңышлы гына бара, мөфтият халык белән дә тыгыз элемтәдә тора. Юбилей алдыннан Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин белән очрашып, республикада диннең торышы, милләтне, телне саклап калу турында сөйләштек.

— Фаиз хәзрәт, соңгы 20 ел эчендә Удмуртиядә диннең үсеше нинди?
— Бездә генә түгел, бөтен Россия буенча 1989 елда ирек бирелгәч, халык үзенең асылына кайта башлады. Шул ук елны без Җәмигъ мәчетендә балалар өчен беренче дини дәресләрне оештырып җибәрдек. Ул вакытта укучыларның саны 15ләп кенә иде. Ә инде 1991 елда Ислам дине нигезләрен өйрәнүче балалар саны 300гә җитте. Олылар белән бергә дини белем алучылар 700 кешегә якын иде. Гомумән, уку-укыту турында гына сүз алып барсак, шушы 20 ел эчендә безнең ирешкән уңышларыбыз бик күп. Дини дәресләр Ижауда гына түгел, ә Можга, Глазов, Сарапул, Воткинск шәһәрләрендә, Ба­лезино, Юкамен, Кияс
район­нарында да оештырыла. Кайбер җирдә алар көчлерәк, кайберендә бераз йомшаграктыр бәлки. Ләкин мәхәллә булган һәр төбәктә дә укыту оештырылды, бу бүгенге көндә дә шулай. Берничә ел элек имамнар белән уртак фикергә килеп, дини дәресләр алып барылган мәчетләргә яр­дәм итәргә карар кабул иттек. Үзләренең имамнары булмаса, мәчеттән хәзрәтләр җибәрәбез, китап­лар белән тәэмин итәбез, тик бу мөфтиятнең генә эше дип әйтеп булмый. Бу — имамнарның, ха­лыкның, җәмәгатьнең, ак­тивист-
лар­ның уртак тырышлыгы. Дини белем бирү өлкәсендә киләчәктә дә перс­пекти­валар зур дип уйлыйм.
Тагын бер үсешебез — мәчетләр. 90нчы еллар башында Россиядә дә, шул ук Удмуртиядә дә мәчетләр саны аз иде. Халыкка намаз укырга урын булмады. Хәзер инде бу мәсьәлә уңай якка үзгәрде. Тик зур шәһәрләрдә мәчетләр җитмәве әле бүгенге көндә дә проблема булып тора. Ижауга килгәндә исә, Азин урамындагы Җәмигъ мәчетен 1996 елда салдык. Аңа кадәр җомга намазына иске мәчет бинасына йөри идек. Бүгенге көндә гает көннәрендә дә, җомга намазына да халык шәһәребезнең ике мәчетенә дә күп җыела. К.Маркс урамындагы иман йортының да ачылуын түземсезләнеп көтәбез. Бу мәчеткә йөрүче мөселманнарның артуын, аларның дингә якынлашуын күрсәтә. Бүгенге көндә Глазов шәһәрендә, Сарапул районының Уральский поселогында иман йортлары төзелә.
Киләчәккә планнарыбыз зур­дан. Мәсәлән, Җәмигъ мәчетендә балалар һәм өлкәннәр өчен белем алу, укыту үзәге булдыру өстендә эшлибез. Әле быел гына спортзал ачтык. Анда балалар да, өлкәннәр дә шөгыльләнә ала. Аеруча бу мөселман хатын-кызлары өчен уңайлы. Чөнки алар төрле фитнес-клубларга йө­ри алмыйлар. Хәзерге вакытта спортзалда атнасына 17 төркем шөгыльләнә. Киләсе елга хатын-кызлар һәм кызлар өчен гимнастика залы да ачарга уйлыйбыз. Ә боларның барысы да бик зур чыгымнар сорый. Аллага шөкер, ярдәм итәргә әзер иганәчеләребез, ихлас, ачык күңелле, ярдәмчел дин кардәшләребез бар. Алардан башка бу эшләр бармас иде. Чөнки хәер-сәдака белән генә зур эшләр башкарып булмый. Бу төзелешләргә миллионлаган сум акчалар кирәк. Шуңа да ярдәм итүчеләргә без бик рәхмәтле.

— Мөфтиятнең башка эш юнәлешләре дә бар бит әле. Мәсәлән, “Зәкәт”, “Хәйрия” фондлары.

— Исламда зәкәт түләү фарыз. Без мәчеткә йөрүче дин кардәшләребезнең зәкәт акчаларын бергә җыярга уйладык. Бу акчаларны бүлү буенча тиешле кешеләрне билгеләдек һәм шулай итеп “Хәйрия” фондының эшчәнлеге башланды. Бу эшне алып баруда Илмир Гариповның өлеше зур, Мифтахетдин Фәрдиев районнарга чыга, карт­лар йортларына бара. Аңа үзләре теләп ярдәм итүчеләр дә шактый. Ислам динендә хәйрия гамәлләре халык арасын ныгыта, ярлы белән байның арасын якыйната, бер-береңә изге догада булырга өнди дип әйтелә. Фонд ярдәмендә ай саен мохтаҗларга ашамлыклар таратыла, бик нык авыручыларга дәвалану, операция ясау өчен акчалар җыябыз. Күптән түгел бер үзбәк егете Удмуртиядәге бер оешмага эшкә килеп, шунда егылып төшеп, берничә җирдән умырткасын сындырган иде. Аңа операция ясау өчен тиз арада акча җыйдык. Ул аякка басып, туган йортына кайтып китә алды. Мондый мисалларны күп китерергә була. Үз кайгы-хәсрәтләре белән көн аралаш бер-ике кеше килә. Ләкин бит ул аларга шунда ук акча чыгарып бирдең дигән сүз түгел. Безнең фонд кечкенә, ярдәм итүчеләрне табарга, акчаны җыярга кирәк. Шуңа да, хәйрия гамәлен теләк белән эшли торган кешеләр кирәк. Аллага шөкер, Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламый.

— Халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре бе­лән дини гыйбадәтне бутаучылар күп. Мондый сораулар аеруча мәетне җирләгәндә, аны искә алганда туа.

— Халык арасында мәгъ­лүм кагыйдә бар: авырсак — табибка барабыз, юридик сорауларга җавап эзләсәк, адвокатларга, юристларга мө­рәҗәгать итәбез һ.б. Ә дини мәсьәләләр буенча булган сорауларны дин әһелләренә бирергә кирәк.

— Дин һәм милләт — болар икесе дә янәшә тора торган аерылгысыз төшенчәләр. Телне, милләтне саклап калу өчен нишләргә кирәк?

— Бер укытучыга мәк­тәп­тә әти-әниләр: “Татар теле нигә кирәк? Ул сәгатьләрне алып, инглиз телен өйрәтегез”, — диләр. Аллаһы Тәгалә безне татар милләтеннән итеп яралткан, телне бүләк иткән. Ул — бик зур байлык. Мин Польша һәм Литва татарларын мисал итеп китерер идем. Алар Америка, Кытай, Япония, Австралиядә яшәүче милләттәшләребездән аермалы буларак, үзләренең татар милләтеннән икә­нен белсәләр дә, туган телләрендә бер генә сүз дә әйтә алмыйлар. Ә инде акыл туплый башлагач, алар: “Нигә татар телен вакытында өйрәнмәдек икән?” — дип үкенәләр. Аллаһы Тәгалә безгә бу телне, милләтебезне бүләк иткән икән, аны сакларга кирәк. Ә әти-әниләрнең, хәтта мөселманнар арасында да: “Хәзер кая барсаң да, ин­глиз теле кирәк, татар теле кирәксез”, — дип әйтүләре зур хата, ялгыш. Андыйларга хаталанула­рын аңлатырга кирәк. Өйләребездә балалар бе­лән татарча сөйләшик. Тырышсак, барысы да булыр, иншәАлла.

— Татар телендә чыккан газета-журналларның, басмаларның милли тәр­бия бирүдә роле нинди?

— Бик зур дип әйтер идем мин. Балалар өчен матур рәсемнәр белән бизәлгән әкиятләр, мультфильмнар бик кирәк. Аннан башка телне саклау авыр. Без “Татарстан — Яңа Гасыр” каналын карыйбыз, анда балалар өчен бик күп кызыклы тапшырулар була. Аллага шөкер, Удмуртиядә милли басма — “Яңарыш” газетасы чыгып килә. Мәсәлән, тормыштан алынган мисал, газетаны әби-бабайлар алалар, үзләре укыгач, балаларына бирәләр: “Татарча укый белмәсәң, анда рус телендә “Мөслим” газетасы чыга. Укы, таныш”, — диләр. Кулына газета килеп кергәч, ул тырыша-тырыша татар телендәге үзен кызыксындырган язманы да укып чыга. Әкренләп телгә, милләткә карата мәхәббәт уяна.

— Бүгенге көндә нинди мәсьәләләр кискен тора?

— Хәзерге вакытта күп кеше дөнья белән генә яши, дөнья куабыз. Проблемаларыбыз күп, баланы укытасы, ипотека аласы, йорт саласы һ.б. Барысын да җиткерү өчен ике эштә эшлиләр, ялны белмиләр. “Мәчеткә йөрергә, динне өйрәнергә вакыт юк”, — диләр. Тик без шуны оныт­мыйк, ахирәткә китәргә без һәрвакыт әзер булырга тиеш. Син дөнья артыннан куганда, әҗәл сине инде иртәгә алып китәргә мөмкин. Дөнья мәшәкатьләре бетмәс, алар күп булыр. Ә ахирәт турында онытырга ярамый. Безнең әби-бабайлар да дөнья көткән, эшләгән. Ә хәзер алар кайда? Ахирәткә киткәннәр. Без дә шунда барасы. Анда буш кул белән бармас өчен, азык әзерләргә, ягъни гыйбадәтләрне үтәргә кирәк.
Тагын бер проблема: ул картлар белән бәйле. Элек картлар йортында татарлар булмас дип әйтәләр иде. Чөнки татарлар үз ата-аналарын караган. Ә бүгенге көндә милләтебез өчен оят, анда татарлар бар! Аларның күбесенең балалары да бар бит. Күпләре югары белемле, яхшы эштә эшлиләр. Әти-әниләрен картлар йортына илтүчеләр: “Анда аларны яхшы карыйлар, тәүлек буена шәфкать туташы бар”, — дип әйтә икән, бу — аклану гына. Картларны берничек тә рәнҗетергә ярамый. Хәтта бу картлар яшь чагында хаталар кылсалар да. Без аларга бүген нинди мөнәсәбәттә, безнең балаларыбыз безгә карата шундый булачаклар.
Балаларга, яшьләргә дини тәрбия бирә алмасак, өйләребездә бергәләп “Бисмилла” әйтеп ашамасак, хәләл белән хәрәмне аерырга өйрәтмәсәк, җитәкләп мәчетләргә алып барма­сак алар динсез, тәрбиясез, әхлаксыз булачак. Бу турыда онытмыйк, үз өстебездә эшлик, дини дәресләргә йөрик. Аллаһы Тәгалә моны аңлауны, тәүфыйк, һидаять насыйп итсә иде. Тыныч тормышта, кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын.

Эльвира Хуҗина.