Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Фаиз абый кебекләр күбрәк булсын
2.08.2017

Фаиз абый кебекләр күбрәк булсын

Бүген авылда бөтен уңайлыклар бар: өйләр җылы, газ белән җылытыла, күп кенә авылларда йортларга су кергән. Аллаһка шөкер, безне дә читләтеп узмады уңай якка үзгә­решләр. Газ кергән булса да, олы мичебезне дә сүтмәдек. Чөнки кышкы салкыннарда газ торбалары каткан вакытлар була. Мичкә ягып, ике-өч көн өйне җылытырга туры килә.
Шулай, утыныбыз бетә башлагач, үзебездән ерак түгел генә яшәүче үз техникасы, пилорамасы булган авылдашым Фердинанд янына барып кайт­макчы иттем. Бәхеткә, утын сүзе чыгу белән берсүзсез ризалашты. Шул арада трактор арбасын да китереп куйды. Мин уйлап тормый, тимерне кызу чагында төеп калырга кирәк дигәндәй, эшкә тотындым. Артык көч түгәсе түгел, гәрбил такталары җиңел. Бераз йөк күтәрелә төшкәч, арбага бер менеп, бер төшеп йөргәнне күрепме, утын хуҗасы — Фердинандның әтисе Фаиз абый — яныма килде дә арбага менеп тә китте. Ярты сәгать эчендә йөк төялеп тә бетте.
Язмам шушы бик тырыш, башкаларга ярдәмчел гаилә турында. Балалары да авыл тормышын, табигатен яратып, ипинең ничек үскәнен, тәмен белеп үстеләр. Гаилә башлыгыннан үрнәк алып, һәр эшне җиренә җиткереп башкаралар. Шуңа күрә авылда авыр чорларда да алар аякларында басып кала алдылар. Тимер-томыр җыю белән шөгыльләнделәр, пай җирләрен эшкәртеп, печән чаптылар, хайван асрадылар. Аларның атлары, сыерлары, кош-кортлары һәрвакыт булды. Биш бала үстереп, аякка бастырдылар. Балалары балта да, руль дә тоталар, рәсем ясыйлар, бура бурыйлар – кулларыннан килмәгән эшләре юк.
Фаиз абый колхозлар вакытында авылга, районга гына түгел, илебезгә билгеле, үрнәк механизатор булды. Бик күп грамоталар, медаль һәм орденнар иясе ул. Йорт эчендәге келәмнәр, сәгатьләр, бүләкләр тырыш хезмәтен искә төшерә, бүлмәне ямьли, бизи. Фаиз абый — колхозда танылган уйлап табучы. Берничә тапкыр аның турында радио-телевидениедән сөйлә­деләр, республика газеталарында аның булганлыгы, тырышлыгы турында язмалар басылып чыкты.
Улы Фердинандның үз хуҗа­лыгын бер колхоз дияр идем. Вакытның бер минутын да әрәм итмәскә өйрәнеп үскән егет ул. Күз генә тимәсен аларга. Печәнгә бер дым да, тамчы яңгыр да төшермәс. Үз кулы белән җыелган техникасы белән печәнне чаба, тарата, киптерә, җыя, алып та кайта. Үзе кебек уңган-булган шәһәр кызы Нәзиләгә өйләнеп, дүрт бала үстерәләр. Бер-берсен хөрмәт итеп яшәгәнгә тормышлары гөрләп бара. Нәзилә — алтын куллы тегүче. Үз вакытында берничә кешедән бригада оештырып, Сочида узган олимпиада өчен киемнәр тегеп озатты. Укучылар өчен формалар, киемнәр тегеп, авыл һәм шәһәр мәктәпләренә ямь өсти Нәзилә. Алар, гаиләләре белән бергәләп, ял итәргә дә җаен табалар. Нәзиләнең бәйләгән, чиккән, үргән матур әйберләре музейга куярлык.
Авылларда газ керткәндә Фердинанд барын да үз кулы белән эшләде һәм беренчеләрдән булып йортларында газ кабызды. Без, авыл халкы, газ кергәндә аңардан бик күп ярдәм күрдек.
Гомергә онытырлык түгел, бер елны каты гарасат, җил-давыл күтәрелеп, көтмәгәндә бакчадагы алма агачларын төбе белән аударып ташлады. Күз ачып йомганчы өй түбәсен каерып, коймаларны тирә-якка чәчте. Аллаһка шөкер, үзебез исән калдык. Фаиз абыйлар, бездән бик ерак тормасалар да, гарасат алар йортын читләтеп узган. Алар шунда ук безгә ярдәмгә килделәр.
Фаиз абый безнең хәлне белергә килгәндә, өйләр ямьләнеп, күңелләр җылынып китә. Аның нурлы йөзе, җылы сүзләре җаныбызга бик якын шул. Киңәшләрен бирә, елмаеп, шаяртып та ала, рәхмәт аңа. Тыныч, матур тормыш, исәнлек-саулык телим мөхтәрәм авылдашларыма.

Венер Садыйков, Ягул авылы.