Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Уңышлар үренә бергәләп атлыйбыз
1.01.2013

Уңышлар үренә бергәләп атлыйбыз

Вакыт елгасы ага да ага. Әле кайчан гына 2012 елны каршы алу мәшәкатьләре белән йөргән идек, инде бусагада — 2013 ел. Ахырзаман җитә дигән фаразларга исе дә китмичә, кар-бураннарын, кышкы зәмһәрир салкыннарын кызганмыйча, чын хуҗаларча аяк басты ул безнең туган җиребезгә. Төкле аягы белән килсен!

“Яңарыш” газетасы да тарихның тагын бер битен ябып, яңа сәхифәсен ачты. Әлеге ябылган биттә нинди изге гамәлләр язылып калды соң? Тагын бер кат күз салыйк әле аларга. Узган ел кәбисә елы булса да, “Яңарыш” өчен уңышлы узды. Редакция ел башында республика күләмендә мәдәният көннәре, әлеге чара кысаларында газетаның активистлары, Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзалары Ибраһим Биектаулы, Гөлфия Исхакова, Ижау сәхнәсе йолдызы Шәфика Таҗетдинованың юбилей кичәсен уздыруда башлап йөрүче булды. Шушы ук чарада күп еллар элек булдырылган Риза Шәфи исемендәге премияне лаеклы шәхесләргә тапшыру традициясен дә яңартты. 2013 елда Халыкара туган тел көнен билгеләп үткән көннәрдә Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре катнашында әдәбият көннәре уздыру, язучыларыбыз Ринат Батталов, Гыймран Сафин, Шиһабетдин Садыйковларның юбилейлары уңаеннан иҗат кичәләре оештыруны күздә тотабыз.

Газетабызның 1000нче саны уңаеннан “Спартак” халык иҗаты йортында уздырылган бәйрәм тантанасы да әле күпләрнең хәтерендәдер. Шушы уңайдан Удмуртия Хөкүмәте, Мәдәният һәм матбугат министрлыгы тарафыннан өр-яңа автомобиль белән бүләкләнүебез редакция эшен нәтиҗәлерәк оештырырга мөмкинлекләрне арттырды.

Татарстан журналистлар берлеге һәм “Татмедиа” агентлыгы тарафыннан быел унбишенче тапкыр уздырылган “Бәллүр каләм” бәйгесендә “Яңарыш”, Россия күләмендә татар телендә нәшер ителүче газеталар арасында иң яхшысы дип табылып, “Бәллүр каләм”гә ия булды. Әлеге югары бүләккә бишенче тапкыр лаек булуыбыз үзе үк күп нәрсә турында сөйли.

“Яңарыш”ның заманнан калышмыйча, үз сайтын эшләтеп җибәрүе үсешкә бер адым булып тора. Бу Удмуртиядә генә түгел, төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребездә газетабызга карата кызыксыну уятты. Нәтиҗәдә газетабыз битләрендә яңа авторларның язмалары урын ала башлады. Көн саен якынча 50 кешенең сайтка керүенә без бик шатланабыз. Әле бу санның чик түгеллегенә ышанабыз.

Газетабыз быел Ижауда узган “Реклама. Полиграфия. Дизайн” дигән махсуслаштырылган күргәзмәдә беренче тапкыр катнашып, үзен республика күләмендә генә түгел, регионнар арасында да таныту юнәлешендә беренче адымын ясады. Шунысы сөенечле — милли басмабыз мондый зур чарада да югалып калмады. Әлеге күргәзмә яңа элемтәләр булдыруга, башкалар тәҗрибәсендә газетаны үстерү юлларын билгеләргә ярдәм итте.

Көз көннәрендә “Яңарыш” газета укучылары белән чираттагы очрашуын уздырып, тамашачыларны Сарапулда шөгыльләнүче “Яшьлек” ансамбле белән таныштырса, сарапуллылар безгә җирле авторларыбызның шигырьләренә үзләре иҗат итән җырларны башкарып, үзенчәлекле бүләк ясадылар. Күптән түгел Әниләр көне уңаеннан уздырылган бәйрәмебезне тамашачыларның бик яратып кабул итүе турында да әйтеп китми мөмкин түгел. Яшьләр өчен “Син минеке – мин синеке” дигән очрашу, танышу кичәсен уздыруыбыз да матур традициягә әверелеп бара.

Узган елда иң зур казанышларыбызның берсе – ул УР Милли сәясәт министрлыгы ярдәмендә дөнья күргән “Алтын йомгак” китабы булгандыр. Әлеге китапның балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар, укытучылар, тәрбиячеләр тарафыннан хуплануы, бик күп кайтавазлар яңгыравы безнең дөрес юлда булуыбыз турында сөйли. Киләчәктә мондый китапчыкларны чыгаруны дәвам итәрбез дип уйлыйбыз.

“Янарыш” газетасы редакциясе канаты астында әзерләнеп, эфирга чыгучы “Хәерле иртә” тапшыруы турында да телгә алмый мөмкин түгел. Әлеге тапшыруның вакыты кыскартылу мактанырлык хәбәр булмаса да, моны вакытлыча күренеш дип кабул итәргә кирәк. Киләсе елда татар тапшыруларына күбрәк вакыт биреләчәк һәм моңа әзерлек эшләре алып барыла. Шунысы мактауга лаек, “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы белән килешү нигезендә безнең журналистлар әзерләгән сюжетлар “ТНВ -Татарстан” һәм “ТНВ — Планета” каналларында даими күрсәтелә һәм, башка төбәкләрнеке белән чагыштырганда, сыйфат ягыннан аерылып тора. Әлбәттә, югарыда санап киткән уңышларыбызда сезнең дә — хөрмәтле хәбәрчеләребез, газета укучыларыбыз, якын дусларыбыз — өлешегез әйтеп бетергесез зур. Аларның һәрберсенә ирешү өчен барыбыз тарафыннан да күпме көч сарыф ителгән?! Уңышка илтүче һәрбер адымның фидакарьлек, батырлык таләп итүен дә онытмыйк. Инде тиражыбызга килгәндә, аның саклануы 2013 елда да безнең белән калуыгыз турында сөйли. Дуслыгыбызга тугры калуыгыз өчен чиксез зур рәхмәтләребезне кабул итеп алыгыз.

Тормыш безне һәркөн сыный. Алдыбызга куйган күп кенә сорауларына кайвакыт җавап биреп бетереп тә булмый. Дуслыгыбызга, кыйблабызга тугры булсак, без ул сынауларны Яңа елда да җиңеп чыгарбыз.

 

Бәйрәм белән!

Удмуртия Республикасында яшәүче хөрмәтле милләттәшләребез!

 


Удмуртиядә 21 ел дәвамында чыгып килүче “Яңарыш” газетасында каләм чарлап, татар әдәбиятында нәтиҗәле эшләүче язучылар булу безне бик куандыра. Әгерҗе районы белән тыгыз элемтәдә булуыгыз да безгә мәгълүм. Ике республика Язучылар берлекләре арасында килешү нигезендә, әдәби-мәдәни хәрәкәтне бергәләп алып баруыбыз уңай күренеш. Удмуртиядә гомер итүче Татарстан Язучылар берлекләре әгъзаларының яңа китаплары, Татарстан газета-журналларында басылып чыккан язмалары белән танышып барабыз һәм иҗат мәйданын киңәйтүегез дә безне куандыра. Белгәнебезчә, 2013 елның февралендә танылган шагыйрь Риза Шәфинең тууына 90 ел тулуны билгеләп үтәргә җыенасыз. Бу игелекле чарада уңышлар телибез сезгә.

Ашыга-ашыга карлар ява җиргә,
Аклык, сафлык йога күңелгә.
Яңа еллар белән котлар өчен
Йөрәкләрдән сүзләр түгелә.

Сәламәтлек Сезне ташламасын,
Бәрәкәтле килсен бу еллар.
Карлардан да күбрәк уңыш белән
Тулып торсын алдагы юллар.

 

Рафис Корбанов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе