Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Уңышлар сөендерә
13.07.2012

Уңышлар сөендерә

Уңышлар сөендерә

Уңышлар сөендерә

6 июль көнне Республика ипподромында XXX авыл хуҗалыгы күргәзмәсе булып узды. Чараны тантаналы рәвештә Удмуртия Президенты Александр Волков ачып җибәрде. «Малларның токымын, нәселен яхшырту эшләренең нәтиҗәсе тиз генә беленми, — диде ул. — Моның өчен күп еллар дәвамында җентекле эш алып барырга кирәк. Ләкин бу юнәлештәге уңышлар таң калдыра. Яшь совет хакимияте юкка гына малларның һәм кош-кортның нәселен яхшырту эшләре турында 1918 елда ук декрет кабул итмәгән. Без терлекчелек өлкәсендәге бүгенге уңышларга хуҗалыкларыбызда нәселле сыерларның күп булуы аркасында гына ирештек. Бу чынбарлык кошчылык һәм дуңгызчылык өлкәсенә дә кагыла. Туган туфракка бар тырышлыгын һәм сәләтен багышлаган хезмәтчәннәргә рәхмәт әйтәсем килә».

Биредә Россиянең 14 регионыннан вәкилләр катнашырга теләк белдергән булган, шулай да терлекләр һәм кош-корт алып килгән хуҗалыкларның күпчелеге Удмуртиянең үзендә эш итәләр. Алар Ижауга холмогор, кара-чуар, голштин токымлы сыерлар, таналар һәм нәсел үгезләре, тәкәләре 100 кг авырлыкка җитә торган сарыклар, берничә токым дуңгыз, атлар, төрле төстәге чәшкеләр, нутрияләр, йорт куяннары, кошлардан: тавыклар, үрдәкләр, казлар, бытбылдыклар (перепёлка), цесаркалар, күркәләр алып килгәннәр. Пермь өлкәсеннән бер хуҗалык үзләре үрчеткән берничә төр тере балык китергән иде, соңрак ул аларны сатуга да кереште. Теләк белдерүчеләр керкә (форель), кырпы (белуга), мәрсин (осётр), җәен балыклары алу бәхетенә иреште. Күршедә генә тере карплар саттылар. Гомумән, узган ел белән чагыштырганда, быелгы юбилей күргәзмәсе бик бай булуы һәм күптөрлелек белән аерылып торды.

Республикабызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, биредә 46 оешма катнашты. Кайберләре ризык әзерләү, ясалма орлыкландыру, дезинфекцияләү җиһазлары, терлек өчен төрле ризык өстәлмәләре, дарулар, прививка чаралары һ.б. нәрсәләр дә тәкъдим иттеләр. Шулай да вәгъдә ителгән бал кортлары беркайда да күренмәде, бер ноктада бал гына сатып утыралар иде. Казларга килгәндә исә, олы казлар бөтенләй булмады, ә бәбкәләрен бер генә оешма — «Удмуртская птицефабрика» ябык акционерлык җәмгыяте генә күрсәтте. Сарыклар да күптөрлелек белән аерылып тормый, күрәсең, алар белән республикабызда беркем дә шөгыльләнми. Шулай да аерым хуҗалыклар асраган бытбылдыкларның, тавыкларның күптөрлелегенә сөендем. Тавыкларның җирәннәре, кара көдрәләре, шәрә муенлылары, койрыксызлары, каурыйлы тәпилеләре, бүреклеләре һ.б. бик күп төрлеләре шаккатырды. Ике хуҗалыкның төрле төстәге чәшкеләре (норка), тагын бер хуҗалыкның чәшке тиреләреннән эшләнгән туннар, бүрекләр, якалар янында халык бигрәк тә күп иде. Киләсе елларда да күргәзмәләр шулай ук кызыклы оештырылуын телим. Төрле оешмалар үз хуҗалыкларын, продукцияләрен күрсәтергә килгән икән, димәк, алар күргәзмә турында вакытында белеп алганнар. Күпсанлы консультантларның кызыксынучыларга тырышып-тырышып үзенең җиһазлары яисә терлекләре турында сөйләүләре аларга яңа клиентлар һәм яңа партнёрлар табарга ярдәм иткәндер шәт. Күргәзмә әнә шулай икеяклы булганда гына, ягъни сорау-тәкъдим балансы вакытында гына үз бурычларын үтәгән була. Мин исә, үземнән моңа өлеш кертеп, 2 керкә балыгы алып җибәрдем.

 

Рамил Хәмидуллин