Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Уңышка ирешим дисәң…
12.07.2017

Уңышка ирешим дисәң…

29нчы июньдә Ижау шәһәренең 17нче мәктәп лагеренда балалар белән “Аҗаган” хәрби-патриотик уены узды. Аны Ижау Шәһәр думасы каршындагы Яшьләр парламенты, “Бердәм Россия” партиясенең “Локомотивное” башлангыч оешмасы активистлары оештырды. Балаларга 22нче июньнең тарихи дата булуы хакында аңлатканнан соң, укучылар, командаларга бүленеп, төрле сынаулар үттеләр: вакытка противогаз киделәр, “яралы сугышчы”ны “яу кыры”ннан алып чыктылар, граната аттылар һ.б. Җиңүне “Пентагон” командасы яулады. “Аҗаган” уенында катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Тормышның көтелмәгән хәлләреннән чыгарга өйрәтүче бу уенны без дә уйнап үстек. “Аҗаган” уенын яңартып, аны яшь буын белән оештырулары мактауга лаек. Оештыручыларның өч татар егете булуы бигрәк тә шатландыра. Менә алар: Ижау Шәһәр думасы депутаты Рамил Илдар улы Гайнуллин, Шәһәр думасы каршындагы яшьләр парламенты рәисе Артур Айрат улы Мәһдиев, Шәһәр думасы депутаты ярдәмчесе Ислам Зарипов. Өчесе дә бу тормышта үз урыннарын тапканнар, хәзер яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә үзләреннән өлеш кертәләр. Мин егетләр белән әңгәмә вакытында тормышта ничек уңышка ирешеп булуы хакында кызыксындым.
Рамил Гайнуллин: “Әлеге балалар ел буе спорт белән шөгыльләнәләр. Ә җәйге лагерьда ел буе алган күнегүләрне ныгыталар. Ә спорт балаларны бик нык чыныктыра.
Балалар бу тормышта югалып калмасын дисәк, әти-әниләргә түземле булырга, балаларны аңларга, аларны кайгыртырга кирәк. Әгәр әти-әни баланы аңлый, аны тыңлый белмәсә, нинди генә түгәрәкләргә йөртмәсен, ничек кенә шөгыльләнмәсен, теләгән нәтиҗәгә ирешә алмаячак.
Мин үзем Советлар Сою­зы вакытында тәрбияләнгән кеше. Ул вакытта безне гаилә генә түгел, җәмгыять тә тәрбияләде. Октябрят, пионер, комсомол оешмалары әхлаклы булып үсәргә ярдәм итте. Дөрес, бу оешмалар гаилә тәрбиясен алыштыра алмый, тик аңа ярдәм итә. Мине әти-әни эшләргә, булган әйберләргә сакчыл карарга, өлкәннәрне хөрмәтләргә, ярдәм итәргә өйрәтте. Кызганычка каршы, соңгы елларда бу традицияләр югалып бара.
Бала дөрес тәрбия алсын өчен, гаилә тулы булырга тиеш. Әти ир кеше буларак, әни хатын-кыз буларак бала тәрбияләүгә үз өлешен кертергә тиеш”.
Артур Мәһдиев: “Мин әти-әнинең соңарып кына алып кайт­кан баласы. 90нчы еллар баласы булсам да, әти-әни мине Советлар Союзы вакытындагы алымнар белән тәрбияләделәр. Мин моңа сөенәм. Безне каникулда авыл­га кайтаралар иде. Анда печән әзерләп, хуҗалыктагы башка эшләргә катнашып үскәч, әлеге эшләр миңа хәзер дә ят түгел. Мин буш вакытны урамда уздырмадым. Мәктәптә белем алганда, музыка мәктәбендә дә шөгыльләндем. Ул чагында урамда ял итеп йөргән иптәшләремә кызыгып карый идем. Ә хәзер, киресенчә, әти-әниемә бик рәхмәтле. Балаларны җәйге каникулда авылда калдыру, анда эш рәтен өйрәнүләре яклы мин. Ләкин хәзер авылга кайткач, шәһәрдән кайткан балаларның аз булуы күзгә ташлана. Нигәдер яшь әти-әниләр бу алымны кулланмыйлар. Вакыт бик тиз уза, аның һәр минутын дөрес итеп кулланырга кирәк. Мин үзем хәзер дә төп эшемнән соң иҗтимагый эштә актив катнашам”.
Ислам Зарипов: “Әти-әниләр үзләре генә түгел, яннарында балалары да эшләргә тиеш. Шул чакта алар хезмәткә күнегеп үсәчәкләр. Ә эш ул кешене сабырлыкка, түземлелеккә өйрәтә. Мин үзем гаиләдә иң зур бала. Су ташу, бакча эше кебек хуҗалык эшләрендә катнашып үстем. Соңыннан йорт салдык. Миңа төзү эшләрендә дә катнашырга туры килде. Каникул вакытында авылга җибәрә иделәр. Мәчеттә дин сабагы да алдым. Ул да дөрес тәрбия алырга бик зур ярдәм итте. Балалар тормышта үз урыннарын тапсын өчен, аларның кечкенәдән үк буш вакытлары булырга тиеш түгел. Лагерьга йөрүче укучыларның да яллары файдалы узсын өчен тырышабыз. “Аҗаган” уенында балалар беренче медицина ярдәме күрсәтергә дә өйрәнәләр. Мондый күнекмәләр тормышта бик ярап куячак”.
“Эш белән генә кеше дөньяда шат һәм шәп тора; эш кешенең кешелеген дә, дәрәҗәсен дә арттыра”, — дип, юкка гына язып калдырмаган бөек шагыйребез Габдулла Тукай.

Рилия Закирова.