Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


2.03.2017

Уңган ханым

Сүзе белән гамәле һәрчак туры килә, диләр безнең халыкта уңган — булган кешеләр турында. Һәр яктан да үрнәк, үзенең 30 еллык педагогик хезмәт юлын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллимә Рузилә Нуршәех кызы Дәүләтбаева әнә шундыйлардан.

Бүгенге көндә ул Әгерҗе районы Тирсә урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Нәкъ менә утыз ел элек — 1986 нчы елда — Актаныш районы кызын Әгерҗегә юллама белән эшкә җибәрәләр. Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап кайт­кан яшь белгечнең эш сәләтен, тырышлыгын күреп, 1988 елда Наҗар башлангыч мәктәбенә билгелиләр. Ул анда үзе укытучы, үзе директор вазифасын башкара. Авыл халкы аны эшкә җаваплы карашы, балаларга биргән тирән белемле мөгаллимә булганы өчен үз итә, олы хөрмәт күрсәтә. 15 ел дәвамында Наҗар авылында мөгаллимлек итеп, укучыларны хәреф танырга, укырга һәм язарга өйрәтә. “Минем өчен һәр бала кадерле, һәрберсенең үзенә генә хас матур сыйфатлары була”, — дип сөйли үз эшенең остасы булган Рузилә Нуршәеховна. Наҗар башлангыч мәктәбендә эшләгәндә, үзенең булачак тормыш иптәшен — Азат Флүр улын очрата. Бер-берсен яраткан ике йөрәк кавышып, матур гаилә корып җибәрә. “Менә инде сизелмичә 28 ел үтеп тә киткән. Азатым тормышымда һәм хезмәт юлымда уң кулым, олы терәгем булды”, — ди хезмәттәшем. Бүген алар бер ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр, оныклары Ленарга сөнеп туя алмыйлар. Уллары Айзат, кызлары Айгөл әти-әниләренең йөзләренә кызыллык китермичә, тормышта үз юлларын табып, тәртипле һәм әдәпле, эш сөючән булып үстеләр. Рузилә белән Азат балаларына һәрвакыт үрнәк булдылар, балаларын хезмәттән ямь һәм тәм табып яшәргә өйрәтәләр.
Ә Рузилә Нуршәех кызының хезмәткә уңай мөнәсәбәте әти-әнисеннән күчкәндер, мөгаен. Актаныш районы Татар Әҗбиендә туып үскән кыз яшьтән хезмәткә өйрәнеп үсә. Алар гаиләсендә берәү дә авыр эштән, тормыштан зарланмый. Һәр туган көнгә сөенеп яши белә. Ул 4 балалы гаиләдә икенче кыз булып дөньяга килә. Әтисе 42 ел гомерен авыл хуҗалыгына багышлый, алдынгы механизатор була. Әнисенең тырышлыгы, әтисенең төгәллеге күчкән дә инде аңа. Рузилә Нуршәех кызы яхшы ана, тирән белемле мөгаллимә, ышанычлы дус. Хезмәт юлында да уңышлары бихисап: ике тапкыр республика күләмендә “Иң яхшы укытучы” конкурсында җиңүчесе булуы гына ни тора. Хезмәттәшләре, ата-аналар, авылдашлары, ул укытып чыгарган укучылар — һәммәсе аңа хөрмәт белән карый. Күркәм юбилее якынлашканда, һәркем үзенең үткән тормыш юлына борылып нәтиҗә ясыйдыр, мөгаен. Рузилә Нуршәех кызын гадилек, гаделлек, мәрхәмәтлелек кебек матур сыйфатлар бизи. Ул ниндидер биеклекләргә омтылмый, ә тирә-юньдәгеләргә тыныч кына изгелек, игелек эшләвен дәвам итә. Ул бик тә бакча эшен ярата. Бакчасында матур-матур чәчәкләр үстерә. Үзе дә чәчәкләре кебек башкаларга матурлык, күңел сафлыгы, сөенеч өләшә. Аның яшәү мәгънәсе дә кеше күңелен рәнҗетмичә матур гомер кичерү. Менә шушы матур сыйфатлары өчен без аны яратабыз һәм хөрмәт итәбез.

Раушания Низамбиева, Тирсә авылы.