Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Участок полициясе хезмәткәрләре белән бер көн
20.11.2014

Участок полициясе хезмәткәрләре белән бер көн

1923 елның 17 ноябрендә РСФСР халык комиссариаты Эчке эшләре тарафыннан участок милициясе өчен күрсәтмә раслана. Әлеге көннән участок милициясе институтына нигез салына. 2002 елдан Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы боерыгы нигезендә 17 ноябрь- участок полиция хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Ижау шәһәрендә “Участок полициясе хезмәткәрләре белән бер көн” исеме астында акция үткәрелде.

“Степа абый” коллегалары бүген ничек яши һәм эшли?

Первомай районы

Бу сорауларга җавап эзләп, шәһәрнең Первомай районының 3нче полиция бүлегенә юл тотабыз. Бу полиция бүлегенең җирлегенә Механика һәм Нефтемаш заводлары, сәүдә үзәкләре, өч базар, Халыклар дуслыгы йорты, Иппод­ром кебек зур тармаклар керә. Әйтергә кирәк, әлеге район “йокы” районы түгел. Чөнки шәһәрнең үзәге бу районга туры килә. Ачыкланган наркопритоннар да аз түгел. Полиция бүлегенә килеп керүгә, тәүлек буе кизү торган участок полиция хезмәткәре Рәмзил Нәбиуллин белән очраш­тык. Ул Первомай районы учас­т­ок хезмәткәрләре җитәкчесе Александр Елисеевка үткән тәүлектә булган вакыйгаларга хисап тота иде. Узган тәүлек тыныч булмаган, өстәлдә җитмешләп рапорт. Дүрт мәет, гаилә низаглары, һ. б. лар… Арыганлыгы йөзенә чыкса да, сиздерергә тырышмый Рәмзил. Тумышы белән Әгерҗе районы Сокман авылыннан. Ижау шәһәрендә авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, тормыш юллары милициягә алып килә аны. Хезмәт юлын патруль-пост хезмәтендә башлап җибәреп, инде ул — унике елдан артык учас­ток полиция хезмәткәре. “Бу участокта күпләр таный, куркыныч вакытлар да була инде, андый чакта үз-үземне тыныч тотып, хәлне җайлыйм. Эт тешләгән, яшүсмерләр белән тарткалашкан вакытлар да булды”, — дип тыйнак кына җавап бирде ул.
Участок полиция хезмәткәре өлкән лейтенант Дмитрий Митрошинның эш сәгате бүген иртәнге алтыдан ук башланган. Ижау шәһәренең халык теленә “Антоновка” дип кергән милиция колледжын тәмамлаганнан соң, Дмитрий әлеге участокта полиция хезмәткәре булып эшли башлый. Аның белән участок пунктына юл тотабыз. Монда граж­даннар атнага өч тапкыр кабул ителә. Кемгәдер сыйфатлама (характеристика), кемгәдер корал алырга рөхсәт кәгазе кирәк. Квартал саен халыкка булган вакыйгалар турында мәгълүмат җиткерелә. Участок полициясе хезмәткәрләре тарафыннан профилактик чаралар үткәрелә. Кисәтү чаралары, иң беренче чиратта, исәптә торучыларга юнәлтелә. Ә андыйларның саны бүген аз түгел. Алар арасында яшәү урыны булмаучылар да, эчкечеләр дә, наркоманнар да, психик авырулар да, элек хөкем ителгәннәр дә бар. Бергәләп Гражданин А. ның Воровский урамындагы фатирына юнәлдек. Тормыш иптәше үлгән, балалары балалар йортында икән. Ишекне ашыкмыйча гына ачтылар. Фатир хуҗасы да, аның өч кунагы шактый гына салмыш, пенсия алганнар икән. Дмитрийны үзләренең кешесе итеп кабул иттеләр, “әле мактап та алдылар”. Дмитрий кунакта утырган гражданка В.га суд приставлары янына барырга кирәклеген искәртте. Кунаклар да, фатир хуҗасы да үзләрен бик тыныч тоттылар, әллә хәлләре юк, әллә форма аларга шулай тәэсир итте.
25 яшьлек Дмитрийның сайлаган һө­нәрен җиренә җиткереп башкаруы һәм алга таба да учас­ток полиция хезмәткәре булып эшләргә теләве “Яшьләр полиция хезмәтенә килгәч, я юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе хезмәтенә, я җинаять эзләү бүлегенә китәләр, участок полиция хезмәткәре һөнәрен сайламыйлар”,- дигән сүзләрнең киресен раслый.
Әйе, алар хакимият вәкиле. Ә хакимият үзенең гражданнарын якларга тиеш. Ул миңа ярый беркемгә һәм бернигә игътибар итмичә узып китәргә: суешалармы анда, атышалармы…Ә хакимият исә аларны аерырга, һөҗүмгә дучар булганын якларга, һөҗүм иткәнен утыртып куярга бурычлы.

Ленин районы

Төн җитте. Ә бу вакыт участок полиция хезмәткәрләренең эшен тагы да арттыра, чөнки тәртипсезлекләр тәүлекнең шу­шы вакытында күп эшләнә дә инде. Участок полициясе хезмәткәренең эш сәгате чикләнмәгән. Тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында алар вакыйга булган урынга ашыгалар. Ленин районының участок полиция хезмәткәре Ильяс Фәхриев һәм аның ярдәмчесе Арут Карапетян белән, чакыру буенча, шәхси йортлар күп булган Тракторная урамына барабыз. Салмыш абзыең агачлар арасыннан бер хатын-кызның документларын тапкан һәм полиция бүлегенә хәбәр иткән. Абзыйның бар кайгысы: әлеге документларны тапкан өчен акчалата бүләк бирерләрме? Ильяс беркетмә тутырган арада безне, коридордагыларны аралый-аралый шактый гына чайкалып абзыйның күршесе — хатын-кыз кайтып керде, әлегә аны гражданка А. дип атыйк. Керә-керешкә үк тәртип сагында торучылар тарафына “матур” гына сүзләр яудырып та алды. Документларны тапшырырга Муса Җәлил урамына барабыз. Капка төбендә үк шәхси документларын югалткан ханым очрады. Баксаң, бу да шул калыптан булып чыкты, ларекка спиртка чыгып барышы икән. Беребездә дә тәмәке булмагач, күңеле дә төште. Бу ханым сөйләве буенча, дус кызыннан кайтып барганда төнге сәгать бердә, билгесез ир — ат аны кыйнаган, сумкасын тартып алган. Полициягә гариза язган, медицина экспертизасы ясалган. Кыйнаган урынын да күрсәтте. Абзыйга гына документларны тапкан өчен бүләк булмады, чөнки әлеге ханым үзенә дә спирт алырга ун сум җитмәвеннән зарланып алды. Чираттагы адреска туктыйбыз. Матур, төзек өй. Татарлар яшәгәне әллә кайдан күренеп тора. Капканы татар апасы ачты. Аның артыннан типсә тимер өзәрдәй ир-ат, ятагыннан торып чыкты. Йөзенең карар җире юк, кыйналган. Әнисе белән сөйләшәбез. “Бик акыллы бала иде, армиядән кайткач бозылды. Өйләнеп карый, хатыннары китәләр. Эчкән кеше белән кем торсын. Кырык ике яшенә кадәр ничә тапкыр дәвалап карадык, файдасы юк, хәзер инде кул селтәдем. Беренче хатынының улы армиядән кайта хәзер, аның өчен кайгырып торам; ул да шул юлга басмаса ярар иде. Күптән түгел кыйнап кайтарганнар, йөри дә алмый иде әле. Бер хатын-кыз белән дуслашты, (гражданка А.) икесе бергә эчәләр дә, сугышалар, тегесе полициягә шикаять белдерә”. Полиция капитаны Ильяс Фәхриевнең монда беренче генә булмавы күренеп тора, баласы өчен өзгәләнгән әнине дә тынычландыра, ир-атка да кисәтү ясый. Әлеге йортта Ильясның саф татарча сөйләшеп, гаиләне тынычландырып чыгып китүе, күңелләргә сары май булып ятты. Үзе Әгерҗе районы Салагыш авылыннан. Милиция колледжын тәмамлагач, участок полиция хезмәткәре булып эшли башлаган һәм бүгенге көнгә кадәр эшли. Әти-әнисе горурланырлык егет!
Участок полиция хезмәт­кәрләре белән бер көн уздырып, алар белән аралашканнан соң, үземә шундый нәтиҗә ясадым. Профилактик әңгәмәләрнең уңай нәтиҗәсе булса да, бүген гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләре белән бәйле җинаятьләр күрсәткече бик аяныч. Удмуртиядә ел башыннан алты ай эчендә генә дә 13 меңнән артык җинаять эшләнгән, шуның 122се авыр җинаятьләр. Бу саннар, узган ел белән чагыштырганда, 10%ка күбрәк. Әлеге мәсьәләләр алар хәл итеп бетерә торган гына түгел, бу — бүген ил күләмендәге проблемалар.

Эчүчелек — начарлык нигезе

Әйе, көнкүрештәге ни­загларның саллы өле­шен гаиләдәге талашлар тәшкил итә. Аларның төп сәбәпчесе, әлбәттә, эчкечелек. Бүген эчкечелек аерым гаиләләрнең иминлегенә куркыныч тудыра торган проблема булып кала бирә. Бу афәткә каршы көрәш ил масштабында хәл ителергә тиешле кичектергесез бурыч дип билгеләнсә дә, моңа каршы күп төрле чаралар күрелсә дә, эчкечеләр саны артканнан-арта гына. Бәлки спиртлы эчемлекләрне чамасыз кулланучыларны элекке кебек мәҗбүри рәвештә дәвалауны оештырырга кирәктер. Чөнки аларның күпчелеге үзен эчкече дип танымый, теләсә кайсы вакытта туктый алам, дип саный һәм бик нык ялгыша. Исерекләрне айныту учреждениеләренең санын арттыру да җинаятьләрне киметергә мөмкинлек бирер иде.
Эчкечелеккә каршы көрәш юнәлешендәге тагын бер чара — алкогольнең законсыз әйләнеше. Кайсы гына ларекны алсаң да, аларда сыйфатсыз спиртлы эчемлекләр сатыла. Әлеге ларек­лар хуҗаларына тиешенчә чара күрелми.
Көч куллану факты булган күпчелек гаиләләрдә полиция органнарына вакытында мөрәҗәгать итмиләр. Хәзерге көндә социологлар гаиләдә хатын-кызга һәм балаларга карата ир-ат тарафыннан көч куллануны зур социаль проблема буларак күтәрә. Шулай да әлеге проблема күләгәдә кала бирә. Кыйналуы уңаеннан башта шикаять белдереп, соңрак бу уеннан кире кайтучылар да аз түгел.
Форма кию генә кешедән полиция хезмәткәре ясамый. Чын полиция хезмәткәре хокук сакчысы булу өчен кыюлык та, тәвәкәллек тә, батырлык та, ныклы ихтыяр көче дә, тирән белем дә кирәк. Мин танышкан участок полиция хезмәткәрләре: Рәмзил Нәбиуллин, Дмитрий Митрошин, Ильяс Фәхриев, Арут Карапетян кебек егетләр, безгә куркыныч янаганда, һәрвакыт якларлар, дип ышанып әйтә алам. Чөнки әлегә безнең җәмгыять полициясез яши алмый.

Рәфилә Рәсүлева.