Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Утта янмый, суда батмый безнең татар егетләре
23.03.2017

Утта янмый, суда батмый безнең татар егетләре

Янгыннар һәр гасырда да куркыныч һәлакәт булып санал-ган. Бигрәк тә революциягә кадәрге Россиядә, чөнки шәһәр һәм авыл корылмаларының 90%ы агачтан булган. 1912 елда Санкт-Петербург шәһәрендә нәшер ителгән газетадагы бер мәкаләдә: “Россиянең авыл хуҗалыгы һәр 25 ел саен бөтенләй диярлек янып бетә торган булган”, — диелә.
1778 елда Екатерина II фәрманы буенча Сарапул өязе шәһәр дәрәҗәсен ала. Сарапул шәһәр башлыгы В.А. Дуров 1852 елны: “2 ат җигүче елына 60 сум көмеш белән хезмәт хакы алалар. Шәһәрдә яшәүчеләр чират буенча кизү торалар, шомлы хәбәр булган очракта һәркем янгын булган урынга килергә тиеш була”, — дип хисап тота.
1877 елның 1 июлендә элекке Покровская, хәзерге Труда урамында зур янгын чыгып: сәнәгать оешмалары, остаханәләр, амбарлар, 10 торак йорт янып, көлгә әйләнә. 2 елдан соң Юрманка елгасы буенда “гасыр янгыны” була, ул вакытта кешеләр дә һәлак була. 1886 елда Сарапулда каланча төзергә карар кылалар. Уртак көч белән ул 1887 елда төзелә. Каланча янында революция елларында митинглар уза торган була, шуңа ул “Азат­лык мәйданы” дип йөртелә. Каланча хәзер дә үз бурычын үти — үткәннәр белән хәзергене тоташтыра.
Бүгенге көндә шәһәребездә янгын сүндерү хезмәтендә 125 кеше исәпләнә. Шуларның берсе — 29 яшьлек Рафаэль Галин. Әби-бабасы тумышлары белән Актаныш районыннан. “Бабайга 84 яшь, әле дә мәчеткә йөри, “Яңарыш” газетасын укый. Алар миңа туган телемә, милләтемә мәхәббәт тәрбияләделәр”, — дип, сүзен башлады әңгәмәдәшем. Гаилә корган, бер ул үстерәләр. “Армиядән кайткач, 2008 елны янгын сүндерүче булып эшли башладым. 24 сәгать кизү торабыз. Монда да армиядәге кебек. Иртәнге сәгать сигездә килеп, шәхси саклану җиһазларын — һава кысып тутырылган баллон, маска алабыз. Төзекме, юкмы икәнен тикшерәбез. Җитәкчебез күрсәтмә бирә. Иртәнге тугызда смена башлана. Төннәр буе керфек тә какмыйбыз”, — дип сөйләде янгын сүндерүче.
Рафаэль үзе дә 5 кешедән торган бүлек җитәкчесе икән. Эчке эшләр хезмәтенең хәрби сержанты. Хезмәте өчен “За отличие в службе” III дәрәҗә медаль белән бүләкләнә. “Эштә ял итәргә дә була, ләкин махсус киемнәрне салырга ярамый. Аяк киемен генә салырга рөхсәт ителә. 40 секунд эчендә әзерләнеп чыгып китәбез. Физик әзерлек буенча зачет тапшырабыз, 5 катлы йорт биеклегеннән билгә бау бәйләп сикерәбез”, — дип, авыр һәм җаваплы хезмәтенең нечкәлекләре белән таныштырды ул. Беренче эш көнен дә хәтерли. “Гыйнвар аеның 30 градуслык салкын төне иде. Бер урамда янгын чыгып, шунда киттек. Башта куркудан бөтен тәнем калтырады. Ләкин үземне тиз кулга алдым. Беренче эш көне булгач, миңа янган йорт эченә керергә рөхсәт юк иде, ә мин барыбер кердем. Төтеннән буыла башлагач, кире чыгып, башым белән карга чумдым. Эш дәверендә төрле хәлләр булды. Гадәттә, янгын вакытында балалар куркып карават астына керәләр. Шундый хәл булды: янгын булган йортка кердек, кәнәфидә тыныч кына бер бала утыра. Йөгереп килсәк, ул зур курчак булып чыкты. Ә бер тапкыр әни кеше ике баласын өйдә бикләп калдырып, кибеткә аракыга киткән. Балалар янып үлделәр, ә ул ана хәтта еламады да, аңа барыбер иде”, — дип сөйли Рафаэль. “Кайвакыт бөтен әйберләре янып бетеп, кешеләр бер кат күлмәк белән урамда калалар. Мондый вакытта нинди хисләр кичерәсез?” — дип сорыйм. “Бик кызганыч. Без башта кешеләрне коткарабыз, янгын сүндерәбез, аннан соң мал-мөлкәтне. Хуҗалар мөһим документларын кайда саклаганнарын әйтәләр, алып чыгарга тырышабыз. Бервакыт янгын чыккан фатир хуҗалары киштәдә ял итәргә алынган юлламалар, ярты миллион сум акча барлыгын әйттеләр. Ялкын эченнән алып чыгып бирдек, бик сөенделәр”, — ди курку белмәс милләттәшебез. Ә эшләре чыннан да куркыныч. Кешеләрне коткарырга, янгын сүндерергә махсус машиналары да җитәрлек икән. “Безнең 12 катлы йорт биеклегенә җитәрлек автобаскычлы “АЛ-50” яңа машинабыз бар. Күптән түгел махсус җиһазландырылган “КамАЗ” машинасы кайтартылды”, — диде әңгәмәдәшем.
Гаять кирәкле, ләкин куркыныч эшендә Рафаэльгә, хезмәттәшләренә иминлек телим!

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.