Утта янмый, суда батмый авылның йолдызлары!
15 октябрь – Халыкара авыл хатын-кызлары көне
Беренче тапкыр бу бәйрәм 2008 елда үткәрелә. Аның төп максаты — авыл хатын-кызларына башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү, проблемаларын хәл итү, аларның гаиләдә, җәмгыятьтә зур урын алып торуларын киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү була.
Бүгенге көндә авыл хатын-кызлары җир йөзе халкының дүрттән бер өлешен тәшкил итә. Авыл тормышының нинди генә тармагын алсаң да, бөтен җирдә — тынгы белмәс, хезмәт сөючән, өлгер, чибәр, уңган-булган хатын-кызлар. Сыер савучымы, мәдәният хезмәткәре, укытучымы, хат ташучымы, хуҗабикәме — авылда яшәүче хатын-кызларның һәрберсе мактауга һәм хөрмәткә лаек. Авылларның яшәвендә дә алар хәлиткеч роль уйный. Табыннарыбыз түрендә кабарып пешкән икмәккә дә, җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирүче сөтле чәйгә дә, сәламәтлек чыганагы булган яшелчә-җимешкә дә, иң беренче чиратта, авыл хатын-кызларының күңел җылысы, авыр хезмәте салынган. Тик, кызганычка каршы, авыл хатын-кызларының хезмәте күп очракта күзгә күренми, тырышлыклары тиешенчә бәяләнми кала, аларның үзләренә игътибар да җитеп бетми.