Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Утсыз — ике кулсыз…
30.03.2017

Утсыз — ике кулсыз…

Редакциягә Ижау шәһәрендә яшәүче милләттәшебез — Ижау шәһәре Ленин районының 77нче участок уличкомы Мөнҗибә Камалова шалтыраткан иде. “Мин Азин урамында яшим. Үземне һәм бу тирәдә яшәүчеләрне күптәннән борчыган мәсьәлә турында сөйләп, сездән киңәш сорамакчымын, — дип сүз башлады ул. — Безгә электр энергиясе 3нче Тракторная урамында урнашкан трансформатордан килә. Урамыбызда аена 3-4 тапкыр ут сүнә. Сүнә дә 2-3 сәгатьләп бирмичә җәфалыйлар. Московская урамыннан алып “Магнит” кибетенә кадәр барлык урамнар (Московская, Станочная, Юннатов, М. Җәлил, Литовская урамнары) утсыз кала. Өйдән чыгып, берәр җиргә киткән булсак, кайтуыбызга суыткычлар эреп аккан була. Ут сүнгәч, өйдәге җылылык та бетә. Хәзер җылыткычлар электр энергиясе белән эшли бит. Озаграк вакытка каядыр чит шәһәргә китәсе булса, үзебез юкта ут сүндерерләр дип борчуга калабыз. Утны сүндерсәләр, телефоным тынып тормый, күрше-күлән бер-бер артлы борчылып шалтырата, аһ-зарларын сөйли башлыйлар. Шундый вакытларда тиешле урыннарга мөрәҗәгать итәбез. “Хәзер мәсьәләне хәл итәбез, сабыр итегез!” — диюдән узмыйлар. Озак та үтми, тагын да шул хәл кабатлана.
Әле ут сүндерелмәгән чакта да, тиешенчә 220 вольт килми өебезгә. Электр энергиясе җитәрлек булмау сәбәпле, яки киресенчә, артып китеп, инде күпме электр җиһазларыбыз сафтан чыкты. Энергия җитәрлек булмаганлыктан, микроволновка, тузан суырт­кыч, кер юу машинасы кебек көнкүреш техникасы эшли алмый. Ленин районы хакимиятенә, УР Дәүләт Советы депутаты Наил Мөхәммәтҗановка, 2016 елны Шәһәр думасына сайлау алдыннан Сергей Кривоноговка да мөрәҗәгать итеп карадык. Алар да вәгъдә бирүдән узмадылар. Бернинди дә чара күрелми. Инде кайда мөрәҗәгать итәргә, кемнән ярдәм сорарга да белмибез. Бәлки сез ярдәм итә алырсыз. Бик рәхмәтле булыр идек”, — дип, зар-моңнарын сөйләде Мөнҗибә апа.
Әлеге шалтыратудан соң “Ижевские электрические сети” оешмасына мөрәҗәгать иттек. Аннан безгә: “Мондый өзеклекләр булган очракта оешмабызга кичекмәстән хат белән мөрәҗәгать итү зарур. Без бит бу мәсьәләләр турында белмибез. Рәсми рәвештә хат белән безгә мөрәҗәгать итсәләр, тикшерү эшләре алып барачакбыз, проблеманың нидә икәнен эзлибез. Ә безгә әлегә бу учас­токтан хат килгәне юк”, — дип җавап бирделәр.
Мондый җавап ишетү белән, Мөнҗибә ханымга шалтыратып, “Сезнең үзегезгә шәһәребезнең үзәгендә урнашкан “Ижевские электрические сети” оешмасына хат юлларга кирәк булачак. Шушы хат нигезендә алар хәлне тикшерергә, төзәтергә тиеш булалар”, — дип хәбәр иттем.
Мөнҗибә апа ул араларда каты гына авырып тора иде. Шуңа карамастан, үз урамындагы гына түгел, Юннатов, М.Җәлил урамнарында яшәүчеләр белән дә очрашып, башкаларның да имзаларын җыйды. Күмәк хат әзерләделәр. 29 февральдә әлеге хатны “Ижевские электрические сети” оешмасына бергәләп тапшырдык. Хат эзсез югалмас, дистә ел дәвамында халыкны борчыган бу мәсьәлә хәл ителер дигән өмет белән барган идек бирегә. Хатны кабул итүче Наталья Гусева: “Электр челтәренә яңадан-яңа объектлар өстәлеп тора. Йортлар бик күп төзелә. Шуңа да электр челтәренә йөкләнеш күп, бәлки шуңа да өзеклекләр килеп чыга торгандыр”, — дип, үз фикерен җиткермәкче иде дә, инде күпме еллар җәфа чигүче, өстәвенә үзе уличком булганлыктан, халыкның моң-зарын тыңлап арыган Мөнҗибә Камалова: “Гафу итегез, XXI гасырда яшибез түгелме? Техника заманы, бар нәрсә дә электр энергиясе белән бәйле бит, без генә нигә шәм яндырып утырырга тиеш соң?! Ай саен башкалар кебек үк электр энергиясе өчен без дә тиешле акчабызны түлибез бит”, — дигәч, “Әйе, дөрес, мин сезне бик тә аңлыйм. Тикшерербез, ярдәм итәрбез дип уйлыйм, хатны хәзер үк җитәкчебезгә тапшырам”, — диде “Ижевские электрические сети” хезмәткәре.
Әлеге хатка 13 мартта җавап та килде. “Ижевские электрические сети” оешма җитәкчесе Сергей Клементьев кул куйган әлеге хатта югарыда телгә алынган урамнарда электр энергиясе белән тәэмин ителеш тикшерелүе һәм аның 32144 2013 дәүләт таләпләреннән тайпылмавы (220 вольт), ягъни электр энергиясе көчәнешенең тиешенчә булуы турында хәбәр ителгән.
“Ничек алай була инде ул? Халык канәгатьсезлек белдергәч, 27 февральдә район электриклары килеп, энергиянең көчәнешен тикшергәннәр иде. Ул вакытта да 193 вольтны күрсәтте. Әле ул мәлне шушы күрсәткеч белән дә минем техника эшли иде. Кайчакта бөтенләй эшли алмый, димәк, ул чакларда вольт моннан да түбән була. Өч сәгать буена ут сүнеп торуларның сәбәбен дә аңлатмыйлар. Мине “Ижевские электрические сети” җитәкчесенең җавабы бер дә канәгатьләндерми. Димәк, хәл үзгәрмәячәк”, — дип, тагын да борчуга калды Мөнҗибә Камалова. Әлеге урамнарда яшәүчеләр әйтүенчә, дөрестән дә хәл үзгәрмәгән.

“Ижевские электричес­кие сети” җитәкчесе, бәлки “Яңа­рыш” газетасындагы мәка­ләне өстәленә салгач, берәр чарасын кылыр, дигән өмет бар.