Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Утны-суны кичкән шәфкать иясе
18.06.2015

Утны-суны кичкән шәфкать иясе

KAR_9022Россия көнендә илебез Президенты Владимир Путин җәмгыятебезнең фәнни, мәдәни һәм гуманитар үсешенә зур өлеш кертүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. 

Кремльдә узган тантанада бүләкләнүчеләр арасында кино йолдызы һәм “Подари жизнь” хәйрия фондын җитәкләүче Чулпан Хаматова да бар иде. Әлеге юнәлештә намуслы хезмәт куеп, ул яман шеш белән авырган миллионлаган сабыйларга ярдәм итә. Россия Президенты да Чулпан Хаматованың хәйрия өлкәсендәге тырышлыгын билгеләп үтте. “Минем проблемаларым нәрсә ул. Авыру балалар һәм аларның әти-әниләре көн саен яшәү белән үлем арасында көрәшәләр. Акчаны табып була, ә өзелгән гомерләрне кире кайтарып булмый шул”, — диде Чулпан Хаматова һәм акчалата бүләкне дә тулысы белән әлеге фондка күчерүе хакында белдерде.
Республикабызда яшәп, тырыш хезмәт куючыларга да Россия Президенты указы нигезендә мактаулы исемнәр, дәүләт бүләкләре тапшырылды. Алар арасында милләттәшләребез дә булу — чиксез горурлык. УР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре Фәнис Зарипов “Иҗтимагый тәртип сак­лаудагы казанышлары өчен медале” белән бүләкләнде. Рәйсә Мөхәм­мәтҗановага РФ Сәламәтлек сак­лау өл­кәсенең атказанган хезмәткәре исеме бирелде. Рәйсә Заһит кызы белән без дә таныштык.
Милләттәшебез Клиник-диагностика үзәген җитәкли, Ижау дәүләт медицина академиясендә студент­ларга белем бирә. Тумышы белән Әгерҗе районының Иске Сләк авылыннан. Пермь медицина училищесын тәмамлагач, балалар поликлиникасында эшләгән. Медицина институтының дәвалау факультетында 1,5 ел укыганнан соң, Әфган сугышына киткән. 2 ел 7 ай җәһәннәмдә булган ул. “Сугышка китүем, уеннан уймак чыга, дигәндәй булды. Дус кызымның хәрби кешегә кияүгә чыгасы килә иде. Шуңа күрә ул Әфган сугышына китәргә карар кылды. Мине дә үзе белән дәште. Ике дә уйламыйча, ризалаштым. Иң кызыгы, аны Әфганга алмадылар, ә мине җибәрделәр. Аның әти-әниләре дә бик нык каршы иде, минекеләр исә белмичә дә калдылар. Якыннарыма: “Ташкентка барам”, — дидем. Әфганга килгәч, беренче чорны нинди генә авырулар белән авырмадык без. Дифтерия, тиф, сары чире барыбызны да аяктан екты. 9 литр кан тапшырдым. Беренче тапкыр әти-әнием янына ялга кайтканда, шундый ябык идем. Әтием мине бер сүз дәшмичә генә кочагына алды да, каядыр югалып торды. Миңа күрсәтми генә үксеп-үксеп елаган икән ул. Сугышка 1986 елның февралендә киттем, ә әти-әнием бу хакта очраклы гына август аенда белгәннәр. Куйбышевта яшәүче иптәш кызым отпускага җыенгач, әти-әниемә Ташкенттан посылка җибәрүен сорадым. Ә ул посылканы Куйбышевтан юллаган. Әтием: “Белә торып, балаңны үлем кочагына җибәргәнсең, миңа әйтмәгәнсең”, — дип, әнием белән ике ай сөйләшмәгән. Әфганда яшәгәндә, гел ашыйсы килә иде. Төрле консервлар тәмам туйдырды, мичтә кү­переп пешкән авыл икмәген, яңа сауган бер чынаяк сөт өчен әллә ниләр бирергә әзер идек. 18-19 яшьлек егетләр үлгәч, аеруча кызгандык. 30-40 яшьлекләрне, имеш, яшәгәнен яшәгән, күрәсен күргән инде, дип уйлый идек. Ә бит ул ир-егетләрнең хатыннары тол, балалары ятим булып калган. Сугыш турында сөйләргә, ул елларны искә алырга яратмыйм. Бу — безнең,әлеге дәһшәтле юлларны узучыларның, мәңгелек йөрәк ярасы. Күп тапкырлар үз-үземә: “Бүген Әфганны бер тапкыр да исемә алмыйм”, — дип вәгъдәләр биргәнем булды. Тик нәтиҗәсез, күпме генә уйламаска, онытырга тырышсам да, шул сугышның мизгелләре, вакыйгалары күзалдына килеп баса. Алла сак­лагандыр инде безне. Кайнар нокталарда булган кешеләрнең дөньяга карашлары тамырдан үзгәрәдер ул. Мизгел саен үлем тырнагыннан ычкынып, яшәү өчен көрәшкәннәргә дөнья малы дуңгыз каны булып кына кала. Мине дә үзгәртте. Сугыш эзсез генә узмый шул. Олы яшьтә булмасак та, ел саен сафларабыз сирәгәя бара”, — дип исәлекләрен барлады Рәйсә Заһит кызы.
Милләттәшебезнең диссертациясе нигезендә Мәскәүдә реабилитация үзәге ачылган. Студентларга белем бирүне аеруча ошата ул. “Сәләтле яшьләрне күреп сөенәм. Аларга үз тәҗрибәмнән чыгып, киңәшләр бирә алуыма да шатланам. Авыруларга карата мәрхәмәтле булырга өндим. Татар студентлары күп, имтихан-зачетларга әзерләнмәсәләр, алар өчен бик оялам. Авыру кешеләрдән ачу алган белгечләрне күрә алмыйм. Әгәр бу һөнәр ошамый икән, сине берәү дә көчләми, ихтыярың, икенче урында эшләргә була. Яшьләргә исә кешеләрне яратмыйсыз икән, косметолог булып эшләвегез хәерлерәк, дип киңәш бирәм. Дөрес, табиб һөнәре җиңелләрдән түгел. Хезмәт хакы белән дә мактанып булмый. Иң беренче чиратта, алар шәфкать ияләре. Кайчак дару урынына авыруларны җылы сүз белән тизрәк тә дәвалап буладыр. Яхшылык эшләп, аның өчен җавап көтү дөрес түгел. Сталин үз заманында: “Яхшы табибны халык ашатыр, яшәтер, начар табибка түләүдән ни файда?” — дигән.
Рәйсә Мөхәммәтҗанованың улы Данияр да әнисенең һөнәрен сайлаган, тиздән педиатр булачак. Хәйрия эшендә катнашучыларны аеруча хөрмәт итә Рәйсә Заһит кызы. “Коръәндә дә бит кергән табышыңның бер өлешен мохтаҗларга бирергә кирәк, диелгән. Тик бу эшне дөньяга чаң сугып түгел, ә башкаларга сиздерми генә башкару дөрестер. Бу яктан республикабыз башлыгына хөрмәтем зур. Ул авыл хезмәтчәннәрен аеруча якын итә. Сорасалар, печән чапкычы бүләк итә, төзелеш материаллары бирә. Тик бу хакта сөйләгәнне яратмый. “Туган көнегезгә нәрсә бүләк итик?” — дип сораучыларга да ул: “Минем барысы да бар, мәшәкатьләнмәгез. Әгәр андый ниятегез туган икән, ул бүләкне берәр балалар йортына бирегез. Файдасы да, савабы да күбрәк булыр”, — дип җавапны кыска тота. Халык мәкале дә: “Яхшылык эшлә дә, суга сал”, — ди бит. Чит илләрдә күбрәк йөргән саен Россияне ныграк яратам. Без кыйммәтле ял йортларына түгел, ә гади кешеләр яши торган урыннарга сәяхәт итәбез. Әйтик, Парижда булганнан соң, мин Ижауның чиста шәһәр булуына инандым. Мадрид урамнарында тизәккә ялгыш басып пычранырга була. Ә Израильдә йортсыз-җирсез кешеләр бик күп икән. Илебез шулкадәр бай, искиткеч табигатьле, кешеләре дә гади, киң күңелле”, — ди Рәйсә Заһит кызы гоуррланып.
Замана хатын-кызлары һәр өл­кәдә дә уңышларга ирешә. Рәйсә Мөхәммәтҗанова да шундыйлардан. Зирәк җитәкче дә ул, мөгаллим дә, әни дә. Киләчәктә дә без аңа уңышлар, саулык-сәламәтлек, яңадан-яңа үрләр телибез.

Альбина Шәйхетдинова.