Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Утны-суны кичкәннәр
22.02.2023

Утны-суны кичкәннәр

Туган илгә хезмәт итү, аның иминлеген саклау – таза-сәламәт егетләрнең бурычы. Язмамның геройлары да – Ерак Көнчыгышта һәм Камчаткада диңгез флотында хезмәт иткән икенче ранг капитаны Фәнәви Мәүләви улы Нургалиев һәм очучы, Әфганстанда ике ел хезмәт иткән Рәсим Рәис улы Шәрипов – Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәгән шәхесләр.

— Сез икегез дә флотны: берегез – диңгез флотын, икенчегез һава флотын сайлагансыз. Һөнәр сайлаганда, кемгәдер ошарга тырыштыгызмы, шушы һөнәрләрне сайлауга нәрсә этәргеч бирде?

Рәсим Шәрипов: «Мин үзем Ижау­да туып, монда үстем. Шәһәр­нең авиация үзәгендә вертолетта очарга өйрәтә иделәр, 1976 елны шунда бардым. Беренче тапкыр вертолетларны күрдем. Икенче елны Бузулук укыту үзәгендә МИ-1, МИ-4 вертолетларында очарга өйрәнеп, 1978 елны Советлар Союзы армиясенә офицер булып хезмәт итәргә киттем. Мине Төркестан хәрби округына җибәрделәр. Аннан Ашхабадка күчерделәр. Ә 1979 елны тревога буенча күтәреп, безне Кушкага, бер-ике атнадан Әфганстанга җибәрделәр. 1980 елның 1 гыйн­варында Әфганстанга кердек. Палаткалар куйдык, шул палаткаларда ике кышны чыктык. Анда кыш бездәге кебек суык түгел, ә тау-таш арасында салкын, җил дә көчле иде. Без төрле хәрби биремнәрне үтәдек.
Үзебезнең солдатларга ярдәм иттек. Дошманнарга да атарга туры килде. Алар юлларда «засада» ясыйлар иде. Машиналар корал, ашау-эчү, бензин, керосин алып барганда, дошманнар ут ача иде. Безгә дә атарга туры килә иде, яралылар булса, алып кайта идек. Тау өстеннән очканда, иске вертолет моторларының көче җитми иде. Бер тәгәрмәч белән тау­га эләгеп утырган чаклар да булды. Вертолетны утыртмыйча солдатларны я күтәрәсең, я төшерәсең, шулай ике ел үтте. Без Әфганга беренче булып кердек, бер-ике айга гына дип уйлаган идек, чынлыкта, ике ел үтте. Соңыннан очучыларга, офицерларга Әфганстанда бер генә ел хезмәт итәргә дигән приказ чыкты».

— Фәнәви әфәнде, сез тумы­шыгыз белән кайсы яклардан? Хәр­би һөнәр сайлауга нәрсә этәргеч бирде? Туганыгыз диңгез флотында хезмәт иттеме, әллә ул балачак хыялыгыз идеме?

– Мин үзем Пермь краеннан. 1969 елны мәк­тәпне тәмамлагач, очучы буласым килгән иде. Тик ул вакытта тикшеренүләр узгач, хәрби комиссариатта: «Үтә алмыйсыз, күзләрегез начар күрә, башка училище сайлагыз», — диделәр. Бер зур китап ачтылар, ә андагы исемлектә нинди генә училищелар юк! Мин үпкәләдем дә: «Дөнья читенә китәм», — дип, Владивостокта диңгезчеләр укыта торган училищены сайладым. Пермь крае Кизел шәһәреннән алты кеше киттек без. Ә укырга керергә конкурс зур иде: бер урынга – алты-җиде кеше. Мин үзем генә үтә алдым. Ул елны яңа Радиотехника факультеты ачылган иде. Комиссияләрне үтеп, шунда укырга кердем. Биш ел белем алдым. Кулга диплом алгач, флотларга бүлү башланды. Минем сайлап алу хокукы бар иде: Камчатканы сайладым. 1971 елны без биш диңгез һәм Тын океан буенча Вьетнамга кадәр зур сәяхәткә чыктык. Сахалин, Магадан, Петропавловск-Камчатскийда булдык, Японияне үттек. Бик нык ошаган иде. Училищены тәмамлагач, 16 ел шунда хезмәт иттем. Башта су өсте кораблендә хезмәт иттем, аннан соң штаб җитәкчесе, диңгез часте командиры булдым. Курил утраулары һәм Камчатка ярын сак­ладык.

— Рәсим әфәнде, Удмуртиядән Әфганстан сугышында якынча 2400 кеше катнашты. 83 кешенең гомере өзелде. Йөздән артык ир-егетләр инвалид булып калды. Бүген Әфганстанда сугыш кырларын узган кешеләр белән очрашасызмы?

— Әйе, безнең «Боевое братство» дигән оешма бар. Анда безнең очучылар да, танкистлар да, төрле частьләрдә хезмәт иткән хәрбиләр дә бар. Удмуртиядән генә 17 очучы Әфган җирләрендә һәлак булган. Алар турында безнең җитәкче Флюр Шагиев китап язды.

— Әфганстанда хезмәт иткәндә, вертолетлар яңа түгел иде, дип әйттегез. Бүген сез яңа техника белән танышмы? Мөмкинлек булса, тагын утырыр идегезме?

— Сәламәтлек булса, тагын хез­мәт итәр идем. Хәзерге вер­то­летларның моторлары көчле. Автоматика тора. Бер елны монда МИ-8 хәрби вертолетын китергән иделәр. Анда приборлар икенче төрле, барысы да компьютерлаштырылган. Без компас, карта буенча эшләдек. Хәзер — планшетта. Анда маршрут салынган. Шул маршрутка карап очалар. Адашмыйсың, ялгышмыйсың. Аермалыклар бик күп инде.

— Сез мәктәпләрдә, төрле уку йортларында балалар белән бик еш очрашасыз. Яшьләрнең хәрбиләргә мөнәсәбәте нинди?

— Кызганыч, бүгенге яшьләргә мәк­тәпләрдә хәрби әзерлек буенча тәрбия бирелми. Пирогово аэродромында хәрби клуб бар. Анда атнага ике тапкыр мәктәпләрдән югары сыйныф укучыларын җыялар. 100гә якын кеше була. Без алар янына очрашуларга еш барабыз. «Кем армиядә хезмәт итәргә җыена?» — дип сорау бирсәң, шул 100 баладан 3-4 кеше генә кулын күтәрә. Балаларга аңлату эшләре алып барабыз. Үзебезнең ничек яшәгәнне, кайларда булганны, хә­зер күпме пенсия алганны, нинди ташламалар барлыгын сөйләгәч, аларның күбесе: «Ә училищега укырга ничек керергә?» — дип кызыксыналар. Әнә шулай яшьләр белән очрашып, сөйләшеп, аңлатып торырга тырышабыз.

— Фәнәви әфәнде, егетләр арасында диңгез флотында хезмәт итәргә, хәрби булырга теләк белдерүчеләр бармы?

— Әйе, бар. Өч ел элек Ижауда 76 нчы һәм 100 нче мәктәпләрдә ике махсус сыйныф ачтык. Узган ел 100 нче мәктәпкә Советлар Союзы Герое, вице-адмирал Валентин Стариков исеме бирелде. Ул Сарапул шәһәрендә туган. Бүген 5 нче сыйныфта укучылардан: «Кем ул? Сезнең мәктәп нигә аның исемен йөртә?» — дип сорыйбыз, җавап бирә алмыйлар. Исемнәрен хәтта белмиләр. Директор белән бу хакта сөйләштек. Ул бу темага махсус тәрбия сәгатьләре уздырырга вәгъдә бирде. Балаларга тарихны өйрәтергә, хәрби әзерлек дәресләрен укытырга кирәк. Мин 1975 елда мәктәпне тәмамладым. Безнең хәрби әзерлек дигән дәрес бар иде. Атна саен безне автоматлар җыярга, төз атарга өйрәттеләр. Төрле ярышлар уздыра иделәр. Балачактан алган тәҗрибә, осталык югалмый ул. Ләкин шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: башка регионнар белән чагыштырганда, Удмуртиядә бу юнәлештә эш күпкә яхшырак алып барыла. Яшь очучылар, чик сакчылары, диңгезчеләр түгәрәкләре, мәктәпләре эшли. Мактанырлык нәтиҗәләр, эшләр бар.

— Яшьләргә нинди теләкләрегез бар?

Рәсим Шәрипов: «Яшьләрнең күбесе спорт белән шөгыльләнә – монысы сөендерә. Хәзер бит алар Интернетта, телефоннарында утыралар. Кышын чаңгыда, җәен велосипедта йөрергә кирәк. Сәламәтлек булса, үзең теләгән хәрби юнәлеш буенча укырга да керергә була».

— Кызыклы әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Сез – үсеп килүче бу­ын өчен чын-чынлап кыюлык һәм ба­тырлык үрнәге. Барлык ир-егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Тыныч илдә сау-сәламәт яшәргә насыйп булсын.

 Хәмидә Гайфулллина.