Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Уртак тырышлык нәтиҗәсе
14.10.2021

Уртак тырышлык нәтиҗәсе

Хат юлга чакырды

Газетаны 20 кешегә яздырып таратучы дустыбыз Гөлфәния апа Гатиятуллина 31 август көнне шалтыратып, үзен күп еллар борчыган соравы барлыгын әйтеп, аны чишәргә ярдәм итүебезне сорады. Ул: “Күп еллар урам комитеты рәисе булып эшлим. Азин урамы буенча Фурманов чатыннан башлап, Владимирская урамына кадәр канау бар иде. Азин урамын чистарт­кан чакта, барлык ком-балчыкны канауга этеп төшерү сәбәпле, ул канау күмелеп бетте. Шуңа күрә Коммунальная урамын су баса. Язын, явым-төшемнән соң сазлык шикелле була. Тоташ яңгырлар китсә, нишләрбез? Балаларның бит мәктәпкә барасылары бар. Азин урамында канау булмагач, бөтен агып килгән су безнең урамга керә. Галош белән дә йөреп булмый, су керә. Районның “Благоустрой­ство” хезмәтеннән килеп, үләннәрне чабып киттеләр. Шул чүп өемнәре һаман да тора әле, алып китүче юк. Май аенда канау­ны үз көчебез белән чистарттык, тирәнәйттек. Район хакимиятенә мөрәҗәгать иткән идек, колак та салучы булмады. 2019 елдан бирле чиләнәбез.

Элек депутатыбыз Наил Мухамедзянов булышкан иде. 2020 елда Азин урамына асфальт җәйгәндә, урам башына асфальт түшибез дип, казып киттеләр, анысын да салмадылар. Сталеваров, Тувинская, Владимирская, Оружейная, Коммунальная урамнарына керү урыннарына таш җәяргә дип, гариза язган идем. Аны да игътибарсыз калдырдылар”, — дип, зар-моңнарын сөйләде.

Шул ук сорау Азин ура­мында яшәүче Мөн­җибә Камалованы да бик борчый. Ул: “30 ел буе шушы үзем яшәгән урамдагы 77 нче учас­токта урам рәи­се булып тордым. Саулыгым какшагач, май аенда вазифамны башка кешегә тапшырдым. 30 ел буе юл, урам, канау ясаулар минем аша үтте. Азин урамын төзекләндергән чакта, канауларны ныгытырбыз яки таштан ялгаш куярбыз диделәр. Без шуны көттек. Ә хәзер яңгыр яуса, су басу куркынычы яный. Канауларны казып, тирәнәйтергә кирәк”, — диде.
Милләттәшләребезне тыңлаган­нан соң, барып күреп кайттык. Шуннан соң редакция исеменнән шәһәрнең “Төзекләндерү һәм юл хуҗалыгы хезмәте” идарәсе җи­тәкчесе Сергей Губаревка хәлне аң­латып, хат юлладык. Озак та үтмәде Гөлфәния апа шалтыратып: “Эшчеләр килеп эшли башлады”, — дип хәбәр итте. Шул ук көнне хат та килеп төште. Анда мондый юллар бар иде: “Сезнең Азин урамындагы канау­ны чистарту буенча мөрәҗәгатегез “Төзекләндерү һәм юл хуҗалыгы хезмәте”ндә каралды. Подрядчы оешмага күрсәтмә бирелде. Мәскәү-Фурманов, Тракторная-Южная урамнары участокларында Азин урамындагы су үткәрү каналларын һәм су үткәрү торбаларын чистартырга, торгызырга кушылды. Эшләр башланды һәм 2021 елның 15 октябренә кадәр тәмамланачак”.
Ниләр эшләнгәнен белү өчен, күрсәтелгән урамнарга барып, үз күзләребез белән күреп кайттык. Шулай ук Гөлфәния һәм Мөнҗибә апалар белән очрашып аралаштык. “7се көнне эшчеләр килеп эшли башлады. Канауны казыдылар, аннан торбаларны юдырдылар. Су агып китүен тикшерделәр. Барысы да яхшы, тик бу бер елга гына җитәчәк. Ялгаш булса, без аны үзебез дә чис­тартыр идек. 6 ел элек куябыз, дип ышандырдылар. Әле дә юк. Юл кырыйларын чистарт­кач, чүпне машинага тутырып алып китмиләр, канауга гына салалар. Юл кырыена таш җәясе иде. Район башлыгы Рамил Гайнуллинга да бу хакта хат юлладым”, — диде Гөлфәния апа.
“Әле тагын бер проблема бар?” — дип, ул сүзен дәвам итте. “12 нче мәктәп каршында җәяүлеләр өчен све­тофор 15 секунд кына янып тора. Таякка таянган әбиләр, аяклары авыртучы өлкәннәр юлны шул вакыт аралыгында чыгып җитешми. Шуның ва­кытын озынайтасы иде. Кемгә мөрәҗәгать итәргә?» Әлбәттә, урам комитеты рәисе Гөлфәния апа үзе өчен генә тырышмый, һәркемгә уңайлы булсын дип тели.
Мөнҗибә апа: “Бу юллар белән аптырашта инде. Канауны чистарттылар. Торба белән бер тигезлектә чис­тартып куйдылар. 90 нчы елларда юл буена таш җәелгән иде. Хәзер ул юк. Шунлыктан машиналарның шуып, канауга төшкән чаклары да була. Төп юлдан башка урамнарга керү урыннары трамплин кебек. Бу бит безнең төп урамнарның берсе, Татарстанга баручы-китүче-килүче шушы урам аркылы йөри. Балкып торырга тиеш безнең урам. Шушыларны рәткә ки­терәсе иде.
Шәһәрнең “Төзекләндерү һәм юл хуҗалыгы хезмәте”нә канауны чис­тартуы өчен рәхмәт, эшләреннән без канәгать. Литовская урамыннан алып Сталеваров урамына кадәр эшләделәр. Июль аеннан бирле, күпме хатлар язып, сезгә хәбәр итеп, уртак тырышлык белән эшләп чыктык. Алар янына чыгып та әйттем, бүтән болай эшләмәгез, үзегез чистартканны канауга салып, үзегез күмәсез бит дип аңлаттым. Су басканы бар, беләм, шуңа алдан хәстәрен күрәм. Канауны күзебезнең агы кебек саклыйбыз. Торбаның баш-башларын, тыгылмасын дип чистартып торабыз”, — дип сөйләде.
Кайтканда, Областная урамы аша үттек. Анда квартал саен урам читенә чыгарып ташланган чүп өемнәрен күреп шаккаттым. Биредә яшәүчеләр чүп машинасының кайчан килгәнен беләләрдер бит? Ник чүп-чарны алдан чыгарып ташлап, үзең яшәгән тирә-якны чүплек итәргә? Барысы да үзебездән тора. Кызганыч, кемдер барыбызга да уңайлы, яхшы булсын дип тырыша, ә кемдер үземнеке үзәктә дип кенә яши.

Гөлнара Вәлиева.