Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Урманнар яшәрә
11.05.2012

Урманнар яшәрә

Май аенда Удмуртиядә 3,5 мең гектар мәйданда 12 млн төп яшь чыршы һәм нарат агачлары утыртылачак. «Әлегә табигать шартлары уңай тора, үсентеләр дә яхшы сыйфатлы. Шуңа күрә дә утырткан агачларның 90 проценты үсеп китәчәк дип ышанабыз», — ди урман хуҗалыгы министры Рәфис Касимов. Министр хәбәр итүенчә, ылыслы агачлар утыртудан тыш, киселгән каен урманнары да яшәртеләчәк. Бүгенге көндә агач эшкәртүче предприятиеләргә каен агачы бик кирәк, ләкин киселергә тиешле урман кимеп бара. Яшь каеннар утырту эше 2013 елда башланачак. Моның өчен быел орлыклар җыю һәм үсентеләр үстерү эшләре башланачак.