Ураза — сәламәтлек ачкычы
Бар мөселман дөньясының сыналу чоры җитә: ураза башланырга санаулы көннәр калып бара. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башкарылган әлеге гамәл кешене рухи яктан да, физик яктан да чыныктыра. Сабыр булырга, нәфесеңне тыярга өйрәнәсең, саваплы гамәлләрне күбрәк кыласың.
Ураза тоту динебезнең бер баганасы булса, сәламәт кешенең ураза тотуы организмны шлаклардан чистарту өчен әһәмиятле булуын бүген табиблар да таный. Кемнәргә ураза тотарга ярый, кайсы авырулар вакытында рөхсәт ителми, көн дәвамында ашаудан тыелып торырга үзеңне ничек әзерләргә? Болар хакында без медицина фәннәре докторы, профессор Фәрид Әнәс улы Юнысов белән сөйләштек.
— Фәрид әфәнде, ураза тотуның медицина ягыннан нинди файдалы яклары бар?
— Бүгенге көндә фән бер урында тормый. Без — табиблар, галимнәр — ураза тотуның гына түгел, ә гомумән ач торуның сәламәтлеккә булган йогынтысы турында күбрәк өйрәнергә тырышабыз. Шунысын әйтәсе килә: ач тору — озак яшәү серләре рейтингында беренче урында тора. Бу ни өчен шулай соң? Ач тору организмны ярсыта торган бер фактор. Ул безнең сәламәтлек ресурсын тулысынча яңарта, ныгыта. Һәр кешенең күзәнәкләре (тән тиресендә, сөякләрдә) 5-8 ел саен яңарып тора. Бу — регенерация дип атала. Организмда регенерация никадәр азрак һәм озаграк бара икән, кеше гомере дә кыскара, ул авыруларга да күбрәк бирешә башлый. Ә ач тору сәламәтлек ресурсларын яңартырга, организмны ныгытырга ярдәм итә.
— Ураза башланырга санаулы көннәр калып бара. Аңа алдан ничек әзерләнергә була?
— Рамазан ае башланганчы ашаудан тыелып торып, үзегезне сынап карарга тәкъдим итәм. Сөннәт буенча мөселманнарга дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрдә ураза тотарга мөмкин. Болай эшләгән вакытта организм өчен бу яңалык булмаячак. Шулай ук дин кардәшләребезгә бу изге айны алдан планлаштырып куярга кирәк. Эш буенча командировкаларга азрак чыгарга, өстәмә вазифалар алмаска тырышыгыз. Эштә дә, гаиләдә дә үзегезнең көнне бушату файдалы булачак.
— Сәламәтлек ягыннан ураза тоту кемнәргә тыела?
— Билгеле булганча, уразаны аерым төркем кешеләр тотмаска мөмкин: авырлы яки бала имезүче хатын-кызлар, көн дәвамында дару эчәргә, уколлар ясарга мәҗбүр булган авырулар. Бу инде һәркем белә торган кагыйдәләр. Кызганычка каршы, бүгенге көндә 40, 50 яшьтән соң тулысынча сәламәт булган кешеләр юк диярлек. Моны статистика да, үземнең практика да күрсәтә. Йөрәк-кан тамыры системасы авырулары белән интегүчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Чөнки ураза вакытында без судан һәм ашаудан тыелабыз. Бу исә организмда кан йөреше, кан тамырларының тонусы, артериаль кан басымының үзгәрүенә китерә. Ә бу йөрәк-кан тамыры системасы авырулары белән интегүчеләрнең (инфаркт, инсульт кичергәннәр, гипертониклар) сәламәтлегенә зыян салырга мөмкин. Әлеге төркемгә керүчеләр Россиядә үлем очраклары буенча беренче урында торалар. Ләкин бу аларга медицина ягыннан ураза тоту катгый тыела дигән сүз түгел. Әгәр дә авыру хроник булса һәм аның көчәйгән чагы түгел икән, ураза тотарга мөмкин. Тик табиб белән киңәшләшү кирәк. Шулай ук ашказаны-эчәк авырулары белән интегүчеләргә дә ураза тотканда сәламәтлекләренә игътибарлы булу киңәш ителә. Әгәр дә алар үзләрендә хәлсезлек, тән төсенең агарып китүен, йөрәк тибешенең артуын сизәләр икән, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
— Сәхәр һәм ифтар вакытында нинди ризыклар ашарга ярый?
— Динебездә ризыкның чамасын белеп ашарга кирәклеге турында күп хәдисләр китерелә. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): «Адәм баласы тутырган капчыкларның иң яманы — аның корсагыдыр. Кешегә умыртка сөяген күтәрү өчен аз ризыклар да җитә, шулай да ашый икән, карынын өчкә бүлсен: бер өлешен — ризыкка, икенчесен — суга, өченчесен — һавага, ягъни буш калдырсын», — ди. Бу кагыйдәне Рамазан аенда гына түгел, ә көндәлек тормышта да кулланырга киңәш итәм. Чөнки без еш кына артыгын ашыйбыз. Ураза вакытында да ифтарда ашауга ябырылырга кирәкми. Иң файдалысы — хөрмә җимеше белән авыз ачу. Чөнки аның составында организм өчен кирәкле булган бөтен матдәләр, глюкоза, җиңел үзләштерелә торган углеводлар да бар. Шулай ук авыз ачканда тыныч итеп, ашыкмыйча ашарга тырышыгыз. Бу вакытта туклану хисе тизрәк киләчәк. Ураза тотучыларга артык тозлы, борычлы, майлы ашамлыклардан тыелырга кирәк. Печенье, торт, кәнфит кебек татлы ризыкларны әзрәк ашау да файдалы, аларны бал, хөрмә, кипкән җимешләр белән алыштырырга мөмкин. Шулай ук тавык йомыркасын ашауны чикләргә киңәш итәм. Анда холестерин күп, иң әйбәте атнага бер-ике йомырка ашау. Организм өчен авыр эшкәртелә торган ризыкларның тагын берсе — ит. Ураза тотканда итле ризыкларны азрак ашарга, сыер итен тавык һәм күркә итенә алыштырырга киңәш итәм. Итне кузаклылар семьялыгыннан булган ашамлыкларга — борчакка, фасольгә алыштырырга була. Алар шулай ук аксымнарга бай һәм җиңелрәк үзләштерелә. Шулай ук рационга җиләк-җимеш, яшелчәләр кертергә кирәк.
— Җәй көне ураза тоту тагы да авыр. Бу вакытта нәрсәләргә игътибар итәргә?
— Елның нинди генә фасылы булмасын, мин ураза тотучыларга шундый киңәш бирәм. Ифтар башланырга берәр сәгать вакыт кала җиңелчә аэробика яки башка спорт күнегүләре ясап алырга мөмкин. Су эчәсе килер дип куркырга да кирәкми, авыз ачарга санаулы минутлар гына калгач, аны кичерү дә җиңел булачак. Ә физик күнегүләр организмга төрле стресслы халәттән чыгарга ярдәм итә. Спорт белән шөгыльләнгәндә организмда кирәкле гормоннар эшләнелә, кан тамырлары, йөрәк мускуллары ныгый, матдәләр алмашы җайга салына. Рамазан аенда без әзрәк хәрәкәтләнергә, әзрәк йөрергә тырышабыз. Ә ифтар алдыннан җиңелчә спорт белән шөгыльләнү гәүдәбез, тәнебез өчен зур файда булачак. Мин бу киңәшне күп дин кардәшләремә бирдем. Алар әлеге киңәшләрең файдалы булуы турында сөйлиләр.
— Рамазан аеннан дөрес итеп ничек чыгарга?
— Ай ахырында кеше аз ашарга өйрәнгән була инде. Шуңа күрә, рамазан тәмамлангач та ураза тотканнарга атна дәвамында гадәттәгедән азрак, ризыкны берничә өлешкә бүлеп ашарга киңәш итәр идем. Организмны авыр ризык белән тутырырга кирәкми. Гомумән, туклану буенча мин биргән киңәшләрне көндәлек тормышта да кулланырга кирәк. Чөнки дөрес тукланып, авыруларның 88% дәваларга була.
— Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт!
Эльвира Хуҗина.