Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Ураза гаете мөбарәк булсын!
7.08.2013

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Удмуртия Республикасы Президенты Александр Волковның Ураза бәйрәме уңаеннан котлавы

Мөхтәрәм Фаиз хәзрәт!

Сезне һәм Удмуртия мөселманнары Диния Нәзарәте хезмәткәрләрен, имамнарны, барлык мөселманнарны бөек һәм шатлыклы Ураза бәйрәме белән котлыйм.

Ислам динен тәкъвалык белән дәвам итүчеләрнең рух һәм тәннәрен зур сынауларга дучар иткән Изге Рамазан ае тәмамланды. Үзеңне вакытлыча чикләү янәшәдә яшәүче ярдәмгә мохтаҗ кешеләр барлыгын искә төшерергә мөмкинлек бирә. Дин тотучы мөселманнар әлеге бәһасе булмаган мәрхәмәтлелек дәресләре аша ата-бабалардан мирас булып калган дини кануннарны үти алалар.

Удмуртиядә гомер кичерүче йөзләгән, меңләгән мөселманнар Ураза ае рухы белән дәртләнеп берләштеләр һәм гыйбадәт кылу өчен, кичке ифтар мәҗлесләренә, мәчетләргә җыелдылар.

Ниһаять, барлык сынаулар артта калды. Ураза бәйрәмендә Рамазан аена йомгак ясалып, җыелган һәм сарыф ителгән сәдакалар, иганәчеләрнең матди ярдәме саналачак. Бәйрәм намазыннан соң мөселманнар бәйрәм табыны артында Ураза вакытында алган тәэсирләре, якты истәлекләре турында гәпләшәләр, киләчәккә планнар төзиләр. Барлык кылган гамәлләребез лаеклы бәяләнсен, ә Удмуртия мөфтияте бар тырышлыгын, хезмәтен рес­публикабыздагы традицион конфессиональ киңлекне ныгытуга юнәлтсен.

Бәйрәм рухы!

Иман кайта бәндәләргә дисәм,
Ялгышмам мин, һич тә ялгышмам.
Изге айда күпләр тыелалар,
Сакланалар гөнаһ, ялгыштан.

Эсселек тә, печән, җиләкләр дә
Мөэмин — мөселманга киртә түгел.
Уразасын тотты тоталганнар,
Тоталмаган кылды изге гамәл.

Аллаһының әмерләре белән
Ишеп яуды июль яңгыры…
Бу яңгырны – хан сарае, диләр
Алтын яуды, рәхмәт яугыры!

Изге айның изге кичәләре
Күңелләрдә – дога бәйләме!
Майлы таба чаж-чож коймак көтә
Халкым көтә гает бәйрәмен!

 

Әлфирә Низамова