Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Ураза гаете мөбарәк булсын!
15.06.2018

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Ураза гаете мөбарәк булсын!

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Удмуртия Диния нәзарәте һәм үземнең исемнән сезне Ураза гаете белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Өзелеп сагынып, көтеп алган Рамазан ае сиздерми дә үтеп китте. Дуслык мохите белән сугарылган, юмарт, бөтенебезне дә берләштергән ай буларак истә калды быелгы Рамазан ае. Чыннан да, изге айда мөселманнар үзара бердәмлек күрсәттеләр, бергәләп җәмәгать намазларында катнаштылар, мәчетләребез дә тулы булып торды. Бер карасаң, җәйге озын көннәрдә кешегә судан һәм ризыктан аерылып тору авырдыр кебек. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән безнең һәрберебез дә үз нәфесен җиңә, теләгәненнән тыела, Раббыбыз кушканнарны үти ала. Бу кыенлыклар аша үтеп, без ни өчен ел саен ураза тотабыз соң? Иң беренче чиратта, чистарыну өчен. Ураза ул — кешенең тәне дә, рухы да бөтен начарлыктан чистарына торган вакыт. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) бер хәдисендә: “Рамазан аенда Аллаһ ризалыгы өчен ураза тоткан, догалар укыган, яхшы гамәлләр кылган кешенең элеккеге гөнаһлары гафу кылыныр”, — ди. Шулай итеп, һәрберебезгә дә Рамазан ае рухи чистарыну ае булып, Аллаһы Тәгаләнең безнең гөнаһларыбызны кичерүенә ирешүебезне насыйп итсен дип телим.
Быел безнең арабызда беренче тапкыр ураза тотучылар, беренче тапкыр мәчеткә килүчеләр, беренче тапкыр намазга басучылар да бар. Изге айда иманы ныгыган, яхшы гамәлләр күбрәк кыла башлаган, якыннарына карата тагын да миһербанлырак булган һәр кеше өчен дә сөенәм мин.
Рамазан ае Ураза гаете белән тәмам­лана. Бәйрәм алдыннан мөселманнар мохтаҗ­ларның хәлен беләләр, фитыр сәдакаларын тапшыралар. Гает көне уңаеннан шәһәребез мәчетләренең берсендә балаларга бәйрәм оештыру да үзенә күрә бер традициягә әверелде. Шунысы сөендерә: волонтерлар ярдәмендә әлеге бәйрәмдә балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә катнаша ала. Рамазан ае һәм Ураза гаете шушы изге гамәлләр белән кадерле дә инде.
Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изге гамәлләребезне кабул итсен! Ураза бәйрәме барлык мөселманнарга да җан тынычлыгы, шатлык бүләк итсен. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм мул тормыш телим!

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия мөфтие.