Ураза гаете мөбарәк булсын!
Ураза гаете үзе белән һәр күңелгә чистарыну, яңару һәм изгелек алып килде. Бер ай дәверендә Аллаһы Тәгаләгә һәм аның Рәсүленә, Кыямәт көненә ышанучылар ураза тоттылар — Аллаһ ризалыгы өчен таңнан алып кояш баеганга кадәр ашау һәм эчүдән, бозык гамәлләрдән тыелдылар, гыйбадәтләрен үтәп, сәдакалар өләштеләр.
Изге ай дәверендә без Аллаһы Тәгаләнең аятенә нигезләнеп гыйбадәттә булдык: “Рамазан ае — кешеләргә туры юл күрсәтүче, ялганнан хакыйкатьне аера торган дәлилләр белән Коръән иңдерелә башлаган айдыр. Шуңа күрә шушы айга килеп ирешкәннәр ураза тотсын. Хаста булганнар вә сәфәрдәгеләр (тотылмаган көннәре хисабынча) башка көннәрне ураза тотар. Аллаһы сезгә җиңеллек тели. Санаулы ураза көннәрен тәмам итеп, сезгә туры юл күрсәткәне өчен, Аллаһыны олылагыз, шөкер итегез”. (“Бәкара» сүрәсе, 185нче аять).
Быелгы Рамазан ае җәй башына туры килде. Ул үзе белән Рамазан аеның шатлыгы белән беррәттән мөселманнар өчен җитди сынау да алып килде. Көне буена эш урыннарында хезмәт итүчеләргә яисә саулыклары булмаучыларга 20 сәгатькә якын ураза тотып, ашау-эчүдән тыелу аеруча кыен булгандыр. Әмма Аллаһы Тәгалә Коръәни — Кәримдә: “Аллаһы Тәгалә һичкемгә көче җитмәгән эш белән көчләмәс, мәгәр көче җиткән эш белән көчләр…”, — ди. (“Бәкара» сүрәсе, 286нчы аять).
Ураза тотарга дөрес һәм ихлас ният кылган һәр кешегә Аллаһы Тәгалә Үзенең чиксез ярдәмен һәм җиңеллек бирә. Игътибар иткәнсездер: Рамазан аеның беренче көнендә, җәй башы булуга карамастан, һава торышы гадәттәгедән уртача 10 градуска кимрәк булды. Шундый халәт ай дәверендә сакланды.
Ураза тотып, без — мөселманнар үзебезнең тәннәребезне генә чистартып калмадык, ә иң мөһиме — үзебезнең рухыбызны пакьләп, Раббыбызга якынайдык. Ә рухи яктан камилләшү, шуңа омтылу, Рәсүлебез сүзләренчә, олы дҗиһад (дин юлында көрәш) булып тора. Үзеңнең начар гадәтләрең белән көрәш, әлбәттә, һәркемнән сабырлык һәм тырышлык таләп итә. Чыннан да ураза тоту өчен олы сабырлык кирәк. Таң вакытыннан алып кояш баеганчыга кадәр без ашамыйча гына калмыйбыз, ә авызыбызга бер тамчы су да капмыйбыз. Һәм шушы тырышлыгыбыз һәм сабырлыгыбыз өчен Аллаһы Тәгаләдән бөек әҗер-саваплар вәгъдә ителгән. Чынлыкта да Коръәни-Кәримдә сабыр итүчеләр турында күп аятьләр бар: “Һәм, әлбәттә, без сезне сынаячакбыз: курку һәм ачлык белән маллар, җаннар, җиләк-җимешләр тарлыгы белән. (Сыналган вакытларда) сабыр булучыларны исә шатландыр…” (“Бәкара” сүрәсенең 155-157нче аятләре).
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Ураза бәйрәменннән аерылгысыз зәкәтүл-фитр — фитыр сәдакасы турында да әйтеп китәргә кирәк. Әлеге сәдаканы фәкыйрь-мохтаҗларга, мескеннәргә бирү мәҗбүри. Бу сәдака бәйрәм намазына кадәр бирелергә тиеш.
Ураза бәйрәм — мөселман өммәтенең берләшү бәйрәме. Бу көнне мөселманнар бер-берсен бәйрәм белән котлап, изге теләкләр телиләр, кунакка чакыралар.
Җөбәер ибн Нуфәйр әйткән: “Пәйгамбәребезнең сәхәбәләре бәйрәм көнне очрашкач бер-берсенә: “Тәкаббәлә Ллаһү миннә үә минкүм”, (Аллаһы Тәгалә сездән һәм бездән кабул итсен)” дип теләк теләгәннәр.
Газиз мөслимә-мөселман кардәшләрем! Бөек Раббыбыз Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, кылган догаларыбызны, изге гамәлләребезне кабул итеп, әҗер-савапларын арттырып бирсә иде. Бу айда барлыкка килгән изге гадәтләребез безнең белән гомерлеккә калып, барлык гөнаһлы гамәлләребез бездән читләшсә иде. Мин сезгә нык һәи ихлас иман байлыгы, ике дөнья бәхетенә ирешүегезне телим.
Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин,
Удмуртия мөфтие.