Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Ураза берләштерә
22.06.2017

Ураза берләштерә

18 июньдә Удмуртия Республикасының Әзербайҗан “Достлуг” оешмасы (җитәкчесе Зульфигар Мирзаев) ифтар үткәрде. Әлеге дини чарада Удмуртия Республикасы мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин, “Даймохк” чечен иҗтимагый үзәге җитәкчесе Ильман Евсултанов, “Ориён-Тадж” таҗик иҗтимагый үзәге җитәкчесе Мирзо Умаров, “Азия Плюс” үзбәк милли иҗтимагый ярдәм һәм мәдәният үсеше җитәкчесе Мөхетдин Бахридинов катнашты.
Ифтар үткәреләсе бинага аяк атлау белән моңлы дога тавышы күңелне җәлеп итте. Зал намаз укучы ир-атлар белән тулган. Әлеге хәләл кафеның җитәкчесе Саийед Джавад Хосейни мөселман кардәшләребез өчен якты, матур зал булдырган. “Пойма урамында базалар, складлар, оешмалар күп. Анда эшләүче хезмәткәрләр, юлчылар, шоферлар барысы да мәчеткә йөри алмый. Шуның өчен мөселманнарга намаз укырга җайлы булсын дип, әлеге залны булдырдык. Кайбер вакытта кардәшләребезне җирләгәндә бик озак вакыт үтә, салкыннарда көтеп торырга урын юк. Бирегә килеп көтеп торырга мөмкин, гомумән, әлеге залда үзеңә тынычлык табарга була. Ураза вакытында без көн саен ифтар үткәрдек. Анда йөзләгән кеше килде”, — ди җитәкче.
Ифтарга килүчеләр әзербайҗан халык ашлары белән сыйландылар. Өстәлдәге сый-нигьмәтләр татар халкы ашларыннан күпкә аерыла. Җиләк-җимешнең, яшелчәнең күплеге күзгә ташлана. Кунакларга әзербайҗан халкы ашларын — кайнар пылауны, халваны (әлбә), пәхләвәне авыз итәргә була иде ул көнне. Җыелган ир-атларның ислам дине нигезләрен, күбесенең татарча белүләре, әледән-әле Фаиз хәзрәтнең сүзләрен бердәм булып күтәреп алулары сокландырды.
Әлеге милләт вәкилләренең Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшинны хөрмәт итүләре һәр гамәлләреннән, сүз­ләреннән күзгә ташланып тора. Ул үз чиратында аларга әлеге чараны уздырган өчен рәхмәт белдерде, үгет-нәсыйхәтләрен дә бирде: “Ураза мөселман кешесен пакьләндерә, анда иң яхшы кешелек сыйфатларын ача. Ураза вакытында кеше ачлыкка интеккән кеше хәлен аңлый. Мондый чара биредә икенче ел уза. Бу безнең милләтләрне берләштерә. Аллаһы Тәгалә һәрберебезнең тоткан уразаларыбызны, догаларыбызны кабул итсен”, — диде. Һәр милләтнең иҗтимагый үзәк җитәкчеләре якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, барлык мөселманнарга тынычлык, тоткан уразаларының кабул булуын теләделәр. Бәйрәм Аллаһы Тәгаләдән Ижау шәһә­ренең, Удмуртия Республикасының чәчәк атуын сорап дога кылу белән тәмамланды.

Рәфилә Рәсүлева.