Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Улым — уен автоматлары корбаны
10.01.2020

Улым — уен автоматлары корбаны

 

Улым үскәндә, мин аны бер яктан да ким-хур булып үсмәсен дип тырыштым. Теләгәнен ашады, теләгәнен киде. Мин үземне аңа яхшы тәрбия бирәм дип уйладым. Ялгышканмын. Кәеф-сафа корып та йөрмәде, дуслары белән урамга чыкса да озак йөрми иде. Тик иң куркынычы соңрак башланды. Ул мәктәпне тәмамлап, укырга кергән елда шәһәребездә уен автоматлары киң таралды. Аның бу тозакка ничек эләгүен аңламый да калдым. Башта ул өйгә вакытында кайт­мый башлады. Кичләрен түгел, көндезләрен дә каядыр югала иде. Уку икенче планга күчте. Еш кына акча сорый башлагач, “Улым наркотиклар кулланмыймы икән?” — дигән куркыныч уй барлыкка килде. Тик ул: “Барысы да яхшы, кирәк икән, табибларга күрсәтә аласың”, — дип, антлар эчкәч, тынычландым. Берсендә шулай озак югалып торгач, акча алып кайтты. Кояш кебек балкый үзе, матур киләчәк турында сөйли. Бер җирдә эшләмәгән кеше мондый акчаларны каян алсын инде? “Җинаять юлына баскан, урлашкан”, — дип уйладым. Елый-елый ачуландым. Тик ул яхшы эштә эшлим, акча башкарган эшем өчен түләнгән хезмәт хакы дип аңлатты. Мин аңа кабат ышандым. Улымның уен автоматлары корбаны икәнен, чираттагы уенда оттырганы өчен зур суммада акча урлап, кулга алынгач кына белдем. Балам яшьлеген, тормышын үз куллары белән челпәрәмә китерде. Байлыкны җиңел юл белән түгел, ә бары тик тырыш хезмәт аркылы гына табарга мөмкин булуын соң аңлады. Улымны саклап кала алмауда минем дә гаеп бардыр. Яшьләргә әйтер сүзем дә бар: җиңел юл белән акча эшләргә омтылмагыз, отышлы уеннардан ераграк торыгыз. Язмышыгызның үзегезнең кулда икәнлеген оныт­магыз!

Исемем редакция өчен генә.