Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Укытучы — изге һөнәр
3.03.2012

Укытучы — изге һөнәр

Кайсы да булса урта яшьтәге тәҗрибәле һөнәр иясеннән: «Сез 17-18 яшегезгә кире кайтсагыз, шушы ук һөнәрне сайлар идегезме?» — дип сорасаң, аның үз һөнәренә катлаулы юл үтеп, күп сайланулар, үзен башка өлкәдә сынап караулар аша килүе хакында ишетәсең. Чыннан да, кулына мәктәпне тәмамлау турында аттестат алган вакытта кем генә үзенең киләчәктә нинди юл сайларга кирәклеген икеләнмичә әйтә ала икән? Минемчә, андыйлар бик сирәктер. Шуңа күрә күп вакыт баласына һөнәр сайларга ата-ана ярдәмгә килә. Ярый ла алар улларының яки кызларының фикеренә колак салса, аларның мөмкинлекләре, хыял-максатлары белән хисаплашса. Күп вакыт алар үзләренең тормыш тәҗрибәсен эшкә җигеп, һөнәрне «табышлы, уңайлы» дигән сыйфаттан гына чыгып карый. Һөнәр баласының күңеленә хуш киләме – монысы хакында уйлану икенче планга кала.

Әйтик, соңгы елларда ата-аналар акчалы, үз-үзеңне тәэмин итә торган эш дип, күпчелек балаларын бухгалтер, юрист, икътисадчы итәргә омтыла. Әмма әлеге белгечлекләр буенча укырга керү конкурсы елдан-ел зур булуы үзе үк хезмәт базарының бу һөнәр ияләре белән тулы булуын раслый түгелме?! Кызыл дипломлы икътисад белгечләре беркайда да алган һөнәрләре буенча эш табалмагач, сәүдә эшенә китәргә мәҗбүр була. Ә әти-әниләренең теләген генә үтәп 5-6 ел белем алган яшь белгечләр, хисап эшендә бөтенләй кызыксынуы һәм сәләте булмау сәбәпле, тормышта тәмам югалып кала.

Бөтенләй кызыксынуы, таланты булмаган кеше юктыр. Һәркемнең табигатьтән бирелгән осталыгы була. Кемнәрдер кечкенәдән кул эшен яратып башкара: тегә, бәйли, агачтан юнып, әллә нинди могҗизалар тудыра, өй җиһазлары ясый. Болары тик мавыгу гына, андый һөнәр белән ерак китеп булмый, дияргә ашыкмагыз. Хыял байлыкларын эшкә җигеп, тырышлык салып үз эшләрен киң җәелдереп җибәрүчеләр азмыни?! Хәер, сүзем алар турында түгел иде…

Узган атнада Балезино районының Кистем авылында һөнәр сайлау һәм лаеклы белгеч булу турында узган очрашу мине тирән уйланырга мәҗбүр итте. Бирегә республиканың төньяк төбәгендә эшләүче тәрбиячеләр һәм укытучылар җыелдылар. Сүз тәрбияче, укытучы һөнәре турында барды. Әлеге чарага Ижау педагогия көллияте филиалының татар теле белгече Вәсилә Хәкимова җитәкчелегендә татар студентлары да килгән иде. Алар югары сыйныф укучыларын, мәктәпне тәмамлагач, Ижау педагогия көллиятенә укырга керергә чакырдылар, анда белем алуның тәртибе белән таныштырдылар. Вәсилә Харис кызы республика район һәм шәһәрләре мәктәпләренә, балалар бакчаларына махсус белемле тәҗрибәле татар теле белгечләре җитмәве, тел белгечләре кирәклеге турында чыгыш ясады. Бүгенге көндә Ижау педагогия көллияте филиалында берничә ел буе эшләп, татар теле укытучыларын әзерләгән бүлекнең студентлар җыелмау сәбәпле, ябылуы хакында әйтеп үтте. Әгәр быел укырга керер­гә теләүчеләр саны артса, бүлекнең тагын да эшли башлаячагы, бүгенге көндә аны кабаттан җанландырып җибәрү өчен барлык чаралар күрелүен тәфсилләп сөйләде.

Әйе, яшьләрнең укытучы һөнәрен сайларга атлыгып тормавы, уку йортларының татар теле бүлекләрендә белем алучы студентлар саны кимүе, кабул итү конкурсы түбән булуы бер педагогия көллиятенә генә кагылышлы мәсьәлә түгел. Тик бүгенге көндә педагогларга игътибар бермә-бер артты. Хөкүмәтебез тарафыннан аларның хезмәт хакларын арттыру, торак белән тәэмин итү һәм укытучыларның, тәрбиячеләрнең абруен арттыру юнәлешендә зур эш алып барыла. Димәк хөкүмәтебез дә бу һөнәр ияләренә йөз белән борылды, һәм бу — алдагы көндә үзен балалар белән эшләргә багышларга теләгәннәргә шартлар булачак, дигән сүз. Хәер, балаларны яраткан, ягымлы тавышы, эчкерсез аралашуы белән аларны үзенә тартып, авызына каратып тора белгән, белгеч, нинди шартларда да үз һөнәренең остасы була белә. Андыйлар укытучы, тәрбияче һөнәренең генә түгел, үзләре эшләгән мәктәпнең, балалар бакчасының да дәрәҗәсен күтәреп тора, ата-ана алдында абруе зур була…

Ә Кистемдәге бу эшлекле очрашуда катнашкан бүгенге көндә рус бүлекләрендә тәрбияче һөнәре буенча белем алучы татар студентларына килгәндә, мине аларның үз һөнәрләре буенча эшләргә әзер булулары һәм теләк белдерүләре сөендерде. Алар рәсем төшерү, физик культура, музыка буенча махсус белгечлекләргә ия булачаклар. Бүгенге көндә белем алудан тыш балалар бакчасында гамәли практика үтәләр. Кистем авылының балалар бакчасында булу, мәктәптә башлангыч сыйныфларда күрсәтелгән ачык дәресләрне карау, аларны тагын да җанландырып җибәрде. Студентлар үз һөнәрләрен татар балалары белән эшләүгә багышларга теләүләре хакында әйттеләр. Мин аларның фикерләре үзгәрмәс, куйган изге максатларына тугры калырлар һәм үз һөнәрләренең осталары булырлар, дип ышанам. Аларга бу юнәлештә чиксез уңышлар телим.

Элмира Нигъмәтҗан