Укытучы, ана, апа, якын дус…
Укытучылык – ул һөнәр генә түгел, күңел тартуы, сәләт, язмыш… Бу сүзләр 1979 елда Алабуга педагогика институтын тәмамлап, туган авылы Иж-Бубыйда укытучылык хезмәт юлын башлаган, бүгенге көнгәчә сайлаган һөнәренә тугры калган тәҗрибәле педагог, татар теле мөгаллимәсе Фәнилә Фаикъ кызы Тимеркаева турында әйтелгән, ахры. 37 ел педагогик хезмәт стажы булган Фәнилә Фаикъ кызы “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Рәсәй Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы, республикакүләм “Иң яхшы укытучы” гранты белән бүләкләнгән. Болары – кайберләре генә. Ләкин укыткан укучыларының бүгенге хөрмәте, мәктәпне тәмамлап, дистә еллар үткәч тә, үз укытучысын онытмыйча, яратып, сагынып яшәве – мөгаллимә өчен иң зур казаныш, түккән көченең әҗере, эчкерсез кайгыртуының нәтиҗәседер. Мин моны ни өчен язаммы?! Соклануымны яшерә алмаганга! Чөнки остаз хезмәттәшем Фәнилә Фаикъ кызы Әгерҗенең 4нче урта мәктәбендә генә дә 35 ел укыткан икән! Мин аны шуның өчен дә бик хөрмәт итәм.
Гомумән, Фәнилә Фаикъ кызы — укытучы, ана, апа, дус. Ул бик тыйнак һәм җыйнак кеше. Соңгы алты ел эчендә аның белән аралашып яшәвем, дус булып эшләвем белән бик бәхетле мин. Оста педагог буларак, аннан эш ысулларын өйрәнсәм; дус буларак, төпле киңәшләре, үтемле сүзләре белән күңелне дәвалап тора ул. Еллар үткән саен, мин бер нәрсәгә ныграк төшенәм. Кеше күңеле — аңлап бетереп булмый торган серле бер дөнья, күрәсең. Шул дөньяга ачкыч таба алсаң гына керәсең. Ә ачкыч – ул йомшак мөгамәлә, ихлас сүз, эчкерсез кайгырту. Һәрбер бала күңеленә ачкыч яратып, аларның күңел кичерешләрен аңлап, шәхси якын килеп эшли белүче Фәнилә Фаикъ кызының дәресләрендә дә һәрчак тыйнаклык, тәртип, җыйнаклык булыр. Беркемгә дә сер түгел: рус телендә аралашучы укучыларга татар телен укытканда нинди генә каршылыклар белән очрашмыйсың. Ә Фәнилә Фаикъ кызының үз эш ысуллары бар, кечкенәләр белән дә, өлкәннәр белән дә уртак тел табып эшли белә ул. Киресенчә, укучылары район, республика фән олимпиадаларында матур нәтиҗәләре белән сөендереп торалар. Мәктәп ул шундый җир: бөтен сәләтеңне кулланып, күңелеңне биреп эшләгәндә дә нәтиҗәләр тиз генә күренми әле. Зур сабырлык, бертуктаусыз һәм тынгысыз хезмәт еллары аша гына килә ул сөенечле нәтиҗәләр.
Фәнилә ападан балачагы, яшьлеге турында сорашам. Ул: “Без үскәндә, Иж-Бубый искитмәле зур авыл иде. Елга буенда гына өебез. Мин җәй буе судан чыкмыйм. Су керү – иң яраткан шөгылем. Студент елларымда да ярап куйды үзе. Спорт-хезмәт лагерьларында йөзү буенча беренче урыннар ала идем. Урманда йөрергә ярата идем. Әткәй гел мине печәнгә алып бара. Җиләкләр, пиннекләр җыеп кайта идек. Әткәй барыбызны атка утыртып, Әгерҗегә Сабантуйга алып килә. Иң рәхәт чаклар шул булган икән, кайтарып кына булмый аларны,” — дип сөйләде. Биш балалы гаиләдә үсә Фәнилә апа. Бүген исә Иж- Бубыйда гомер кичерүче энекәшләре өчен кадерле апа ул.
Алда санап үтелгәннәрдән тыш, Фәнилә апага өч кызның әнисе, өч оныкның әбисе буларак та күпме җаваплылык өстәлә. Аның гаилә стажы да хезмәт стажы белән тәңгәл килә. Кызлары аның яшьлек хыялын тормышка ашырып, өчесе дә медицина юлыннан киткәннәр. Рафаиль абый белән Фәнилә апа һәрчак балалары өчен җан атып яшиләр. Ял көннәрендә балалар әти-әни янына җыела. Әни ашыннан да тәмлерәк, әни кочагыннан да җылырак, әни сүзеннән дә үтемлерәк нәрсә бар бу дөньяда!
Тормыштан тәм, эшеннән ямь табып яшәүче Фәнилә Фаикъ кызы — киң күңелле укытучы, игелекле ана, ярдәмчел апа, игътибарлы дус кына түгел. Аның күңел дөньясы яхшылык белән тулы. Бәйрәмең белән, Фәнилә апа!
Фәридә Хафизова, Әгерҗе шәһәре