Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Укытучылар көне белән!
6.10.2016

Укытучылар көне белән!

1003

Җиңүчеләр бүләкләнде

Чәршәмбе көнне Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев төрле бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләде. Россия Федерациясенең акчалата бүләгенә — 13, Удмуртия Республикасының акчалата бүләгенә 50 укытучы лаек булды. Тагын 50 укытучы “Удмуртия Республикасының иң яхшы педагогы” дигән конкурс җиңүчеләре дип табылдылар. Рес­публика Башлыгының чыгышында түбәндәге сүзләр бар иде: “Хөрмәтле дуслар! Сезне җиңүегез белән чын күңелдән котлыйм! Бу бүләккә сез һичшиксез лаеклы. Ул сезнең казанышларыгызны тану билгесе булып тора. Минем уйлавымча, биредә утыручы һәр укытучының җиңүгә үз юлы булса да, сезне берләштерүче бер сыйфат бар. Ул укучыларга һәм аларның әти-әниләренә карата гына түгел, иң элек үз-үзеңә таләпчән булу. Укыту программалары алышынып торуга карамастан, сезнең алга куелган бурыч үзгәрми. Ул – яшь буынны җәмгыятькә файдалы кешеләр итеп тәрбияләү. Нәкъ менә сез Россиянең һәм туган ягыбыз Удмуртиянең киләчәгенә нигез саласыз. Сезгә үз һөнәрегезгә тугры булуыгыз, сабырлыгыгыз, ягымлыгыгыз, иҗади карашыгыз, балаларны чын күңелдән яратуыгыз һәм армый-талмый эшләвегез өчен зур рәхмәт!” Бу рәхмәт сүзләре, әлбәттә, республикада яшь буынга белем һәм тәрбия бирүче 43 мең педагогка, шул исәптән 13 мең укытучыга бәйрәм котлавы булып яңгырый.

Фидакарь укытучы

“Яхшы укытучы булыр өчен укыткан фәнеңне һәм укучыларыңны яратырга кирәк”, – дигән тарихчы Василий Ключевский. Ижау шәһәренең 10 нчы мәктәбендә татар теле укытучысы Фәридә Кашапова шундыйлардан. Әлеге мәктәптә 25 ел буе эзлек­ле рәвештә татар сыйныфларының ачылып килүендә аның өлеше зур. Ул белем биргән укучылар шәһәр, рес­публика күләмендә узган милли чараларда актив катнашалар, җиңүләр яулыйлар. 25 ел элек ул укыткан укучылар инде бүген үзләренең балаларын Фәридә Фрунзе җитәкләгән татар сыйныфларына укырга алып киләләр. Хөрмәтле Фәридә Фрунзе кызы! Сез бүген куйган хезмәтегезнең татлы җимешләрен җыясыз! Рәхмәт Сезгә!