Укытучылар көне белән!
Хөрмәтле укытучылар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Тормышта сез иң игелекле һөнәрләрнең берсен сайлагансыз. Һәм сез соклануга һәм хөрмәткә лаек.
Балалар белән эшләү сездән эшкә чын күңелдән бирелгәнлек, җаваплылык, укучыларга карата мәхәббәт, зирәклек һәм сабырлык таләп итә.
Республиканың белем бирү учреждениеләрендә 32 мең укытучы эшли. Удмуртия укытучылары мәгарифнең көчле традицияләрен саклап, инновацияләрне дә кулланып эшли белүләре белән һәрвакыт аерылып торалар.
Безнең бурыч — сезнең өчен уңай эш шартлары булдыру. Шуңа күрә һәр шәһәрдә һәм районда балалар бакчалары, мәктәпләр, урта, югары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре төзелә һәм төзекләндерелә, заманча җиһазлар һәм материаллар сатып алына.
Хөрмәтле укытучылар һәм әлеге тармак ветераннары! Шундый мөһим хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтләремне кабул итегез! Сезгә ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары, яңа казанышлар һәм иң кыю ниятләрегезнең тормышка ашуын телим!
Александр Бречалов, Удмуртия Республикасы Башлыгы.
не