Укытучыларны зурладылар
3 октябрьдә Удмуртия Башлыгы резиденциясендә мәгариф өлкәсендә хезмәт куючыларның һөнәри бәйрәмнәре — Халыкара укытучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды. Ижауга республикадан 112 укытучы һәм педагогик хезмәткәр җыелды.
Биредә Удмуртиянең иң яхшы педагогларын хөрмәтләделәр. Александр Бречалов иң яхшы укытучыларга, педагогик эшчәнлектәге казанышлар конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында республика мәктәпләре һәм лицейлары укытучылары, балаларга өстәмә белем бирү оешмалары педагоглары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре бар иде.
Белемем буенча укытучы булганлыктан, миңа да әлеге чара бик кызыклы булды. Укучыны белем алу зарурилыгына күндерә, фәне белән мавыктыра алган мөгаллимнәргә афәриннән башка сүз юк. Чөнки җир йөзендәге һәр кеше дә укытучы булып бетә алмый, укытучы булып эшләү өчен җан җылысы, ачык күңел, олы йөрәк һәм балаларны ярату кирәк.
Республика Башлыгы: «Бу бәйрәм һәркайсыбызның йөрәгенә якын. Ул бик игелекле һәм кирәкле һөнәр ияләренә багышланган. Кешенең һәр уңышы, иң беренче чиратта, аның гаиләсеннән һәм укытучысыннан тора. Удмуртиядә 32 638 укытучы, тәрбияче һәм педагог хезмәт куя. Бу — Россия Президенты куйган бурычларны хәл итәргә сәләтле бик зур профессионаллар командасы. Сезне чын күңелдән һөнәри конкурста җиңүегез белән котлыйм! Бу сезнең казанышларыгызны тану билгесе генә түгел, ә һөнәри бәйрәмгә лаеклы бүләк тә», — диде Александр Бречалов.
Һәр җиңүченең уңышка үз юлы, үз тарихы бар. Ижау шәһәренең 89нчы мәктәбенең физкультура укытучысы Сергей Миловидовның укучылары Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы, җиңел атлетика буенча республика ярышларының җиңүчеләре һәм призерлары булып торалар, ә ул үзе ГТОның алтын билгесенә ия.
200 мең сумлык акчалата премиягә ия булучылар арасында Ижауның 14нче лицееннан Олеся Зыязетдинова да бар. Ул — алдынгы карашлы, тырыш мөгаллимәләрнең берсе. Аның укучылары — химия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары. Олимпиадада җиңүгә ирешү өчен укучы тырышлыгыннан бигрәк, укытучы хезмәте, аның укучыда аерым фәнгә карата мәхәббәт уята алуы мөһим. Ел саен аның укучыларын «Сәләтле балалар» грантын ала. Олеся ханым «Медицина сыйныфы» шәһәр һәм мәктәп проектының кураторы да. Май аенда ул укыткан мәктәптә булганлыктан, аның белән яхшы таныш мин. Олеся ханым җиңүе хакында: “Мондый ярышта 5 ел саен катнашырга була. Катнашу өчен соңгы 3 ел эчендә җиңгән уңышларны күрсәтәбез, документларны туплап җибәрәбез. Җиңү яулау өчен иң мөһиме – укучы белән укытучы арасында бәйләнеш булдыру, укучының талантын күрү, бу исә үз чиратында укытучыны, мәктәпне, республиканы алга этәрә!” — ди.
Балезиноның 3нче мәктәбеннән килгән алман теле (немец теле) укытучысы Гөлнара Тютина инде 20 елдан артык үз һөнәре буенча белем бирә. “Балаларны кызыксындыру өчен, дәресләрдә алманча җырлар да өйрәтәм. Уйныйбыз да, биибез дә. Шулай ук укучыларым олимпиадаларда да катнаша. Балаларның уңышларын, эшнең нәтиҗәләрен күреп, ата-аналар да шатлана. Кайберәүләр белән алдан әңгәмәләр корып, аңлатабыз, күрсәтәбез. Шулай итеп кенә чит телне өйрәнүгә тартып була. Телне яхшылап өйрәнү, ныгыту өчен Германиягә барып, йөреп кайтабыз. Безнең мәктәптә алман һәм инглиз телләре өйрәнелә. Элек мәктәбебездә Рәсимә Потемкина татар телен өйрәтә иде. Хәзерге вакытта укытылмый. Үзем исә татарлар тормышы белән яшим дисәм дә була – “Дуслык” ансамбленә йөрим. Ижауга да чыгышлар белән киләбез, конкурсларда катнашабыз. Паюра, Әхмәди, Кистем, Биктеш, Үрьякала авыллары татарлары белән дус яшибез”, — диде.
Газетабызга үзенең язмалары белән таныш булган, 30 ел Төзелеш технологияләре техникумында химия, экология фәннәрен укытучы Лия Тукаеваны да биредә очраттым. Ул инде мондый ярышта өченче тапкыр катнаша икән. «Укучыларның күбесе — авылдан. Быелгы студентлар аеруча әзерлекле. Укучыларга химия фәне ошый. Төзелеш материалларының экологик яктан чиста булуы белән кызыксыналар”, — ди. Аннан кала, әле Лия ханым экологик хәрәкәтне дә җитәкли.
74нче санлы мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анна Анисимова — 20дән артык фәнни мәкалә авторы. Ел саен аның укучылары арасында БДИ нәтиҗәләре буенча 90нан артык балл җыючылар бар.
Александр Бречалов белдергәнчә, нәкъ менә укытучыларның педагогик осталыгы аркасында Удмуртия белем бирү сыйфаты буенча илдә лидерлар сафында. «Укытучыларның көндәлек хезмәте үз өстендә даими эш алып баруны, үз-үзен аямыйча эшләвен, зур җаваплылык, балаларга карата хөрмәт һәм мәхәббәт таләп итә. Белем бирү стандартлары һәм программалар ничек кенә үзгәрмәсен, иң авыр бурыч – балаларны җәмгыятьтә яшәргә өйрәтү һәм аңа файдалы булу. Һөнәрегезгә тугрылыгыгыз, түзем, игелекле булуыгыз һәм армый-талмый хезмәт итүегез өчен рәхмәт», — диде Александр Бречалов. Республика җитәкчесе педагогик коллективларның төрле конкурсларда катнашуына кагылышлы, грант ярдәме алу, кадрлар проблемасын хәл итү, милли проектларны тормышка ашыру кебек сорауларга җавап бирде.
2019 елда педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен 12 укытучы — 200 мең сум, ә тагын 100 иң яхшы укытучы һәм педагогик хезмәткәр 50шәр мең сум акча алачак.
Гөлнара Вәлиева.