Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Укытучыларның хезмәт хакы артты
16.09.2021

Укытучыларның хезмәт хакы артты

1 сентябрьдән Удмуртиядә укытучыларның һәм педагогик хезмәткәрләрнең хезмәт хакы артты һәм шул ук вакытта булган барлык өстәмә түләүләр саклана.

Бу хакта Удмуртиянең мәгариф һәм фән министры Светлана Болотникова: «Хезмәт хакын арттыру мәктәптәге укытучыларга, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары педагогларына кагылачак. Хезмәт хакы шактый гына артачак, чөнки калган барлык өстәмәләр һәм процентлар окладтан чыгып исәпләнә. Педагог­лар югары хезмәт хакын октябрьдә үк алачак. Удмуртия — быел педагогларга хезмәт хакын арттыручы сирәк төбәкләрнең берсе», — дип ассызыклады.
Ул шулай ук якын көннәрдә сайлау учас­токлары эшләячәк мәктәпләрдә укытуны оештыру турында да әйтеп узды. “Әгәр мәктәптә сайлау участогы булса, мәктәп җитәкчелеге спорт, экология, мәдәни чаралар уздыру һәм өлешчә дистанцион укытуга күчү турында карар кабул итә. Сайлау участоклары булмаган мәктәпләрдә белем бирү процессы гадәти режимда узачак. Бу эш җайга салынган, проблемалар килеп чыгарга тиеш түгел “, — диде Светлана Болотникова.
Мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча федераль программаны гамәлгә ашыруга рес­публика киләсе елда кушылачак. Удмуртиядә «Зур ремонт» төбәк программасы уңышлы эшләп килә. Аның ярдәмендә 600дән артык социаль объект модернизацияләнде, аларның күпчелеге — мәгариф оешмалары. “Капремонт” федераль проекты яңа мөмкинлекләр ача. Ул яңа җиһазлар сатып алуны, педагогларның квалификациясен күтәрүне һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүне күздә тота. “Россия Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән программа 2022 елдан 2027 елга кадәр гамәлдә булачак. Башта без 41 учреждениедән торган исемлек төзедек. Мәктәпләрне статистик мәгълүматлар нигезендә сайлап алдык. Программа шартлары буенча 1 октябрьгә без экспертиза узган проект-смета документациясен әзерләргә тиеш. Ләкин бу һәр очракта да мөмкин түгел. Мәсәлән, Сарапулда 15 нче мәктәп бар. Ул мәдәни мирас объекты – хатын-кызлар гимназиясе – инкыйлабка кадәр төзелгән. Бу очракта аерым рөхсәт таләп ителә, һәм документлар әзерләү күбрәк вакытны ала. Шуңа күрә мондый объектлар 2023 елга күчә. Бүгенге көнгә экспертизага 23 учреждение керде», — дип сөйләде министр.
Ул балалар өчен автобус паркын яңарту һәм яңа мәктәп маршрутларын эшләтеп җибәрү мәсьәләләренә дә кагылды. “Без 110 мәктәп автобусы сорап яздык. Гаризаны тулысынча хупладылар. Ел ахырына кадәр без бу автобусларны алырга һәм автопаркны яңартырга тиеш”, — диде министр. Ул автобус паркының һәр 10 ел саен яңартылырга тиешлеген искәртте. Республикада 600дән артык мәктәп маршруты бар. “Яңа маршрутлар вакыт-вакыт яңартылып тора. Чөнки мәктәпләр үзгәртеп корыла, кайдадыр оптимальләштерү, кушылу бара”, — дип аңлатты Светлана Болотникова.