Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Укырга кая барырга?
13.06.2018

Укырга кая барырга?

20 июньнән югары уку йортларына кабул итү кампаниясе башлана. 2018-2019 уку елында республикабызның югары белем бирү йортларында 4 меңнән артык түләүсез уку урыннары каралган.

ИжДТУ
Бакалавриат һәм специалитет программалары буенча быелгы уку елында түләүсез уку мөмкинлеге булган 940 урын каралган, магистратурада – 429.
Узган ел көндезге бүлектә уку өчен минималь бәя 66 500 сум, ә иң югарысы – 123 600 сум тәшкил иткән. Быел бәяләр бераз күтәреләчәк. Яңа уку елында магистратурада “Металлургия” юнәлеше барлыкка киләчәк.

УдДУ
Удмурт дәүләт университетында көндезге бүлектә бакалавриат һәм специалитет юнәлешләрендә түләүсез уку өчен 866 урын каралган, магистратурада – 478.
Узган уку елында УдДУда көндезге бүлектә белем алу өчен минималь хак — 78 000 сум. Иң югары бәя – 136 000 сум булган.

ИжДАХА
Ижау авыл хуҗалыгы академия­сендә көндезге бүлектә бакалавриат юнәлешләре буенча белем алу өчен 428 түләүсез урын каралган. Специалитетта – 75, магистратурада – 184. Быел магистратурада “Җир төзелеше һәм кадастр” юнәлеше барлыкка киләчәк. “Зоотехния” юнәлеше буенча ике яңа укыту программасы булдырылачак. Узган ел әлеге уку йортында белем алу өчен иң түбән хак — 69 300 сум, иң югары хак 89 750 сум була.

ИДМА
Ижау дәүләт медицина акаде­миясендә түбәндәге юнә­лешләрдә: “Дәвалау эше” — 275, “Педиатрия” – 110 һәм “Стоматология” – 30 түләүсез уку урыны каралган.

ГДПИ
В.Г. Короленко исемендәге Глазов дәүләт педагогика институтында 305 түләүсез уку урыны каралган. Яңа уку елында бакалавриатта яңа юнәлешләр барлыкка киләчәк: “Математика һәм робототехника”, “Башлангыч белем бирү һәм балаларны иҗади яктан үстерү”, “Программалау технологияләре” һәм башкалар.
Узган ел биредә көндезге бүлектә уку өчен иң түбән бәя — 70 400 сум, ә иң югары бәя 78 760 сумны тәшкил иткән.

Һөнәри урта белем бирү буенча Удмуртиядә 45 уку йорты үз ишекләрен ачачак. Социаль сфера, авыл хуҗалыгы, транспорт, төзелеш, халыкка хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау, мәдәният, техник юнәлешләрендә 86 белгечлек һәм 45 һөнәр буенча түләүсез уку урыннары каралган.