Уйныйбыз hәм җырлыйбыз
Камбарка районының Кама китапханәсендә “Уен ярышы” дип исемләнгән бәйге үтте. Ярышта «Чишмә» hәм «Йолдыз» командалары көч сынашты. Алар татар халык уеннары турында сөйләделәр. Татар халкы элек-электән бәйрәмнәр ясап, күңел ачарга яраткан. Бәйрәм булмаса, аулак өйләр оештырып, бер-берсенең, үзләренең күңелләрен күтәреп, илаһи көч алып, ял итеп яшәгәннәр. Бәйге барышында да без нинди генә уеннар турында ишетмәдек. Кичә барышында Ф. Хайдарова, А. Хатмуллина мөнәҗәтләр дә укып күрсәттеләр. Ярыш әйтемнәр, уеннар, җыр hәм бию, сынамышлар белән үрелеп, бик кызыклы барды. «Гөрләвек» hәм «Сәяхәтче» уеннары әле дә күз алдында.
Быел Камбарка порты hәм тимер юл станциясе 70 еллык юбилейларын уздырдылар. Шул уңайдан катнашучылар авыл һәм дәүләт тарихын нинди дәрәҗәдә белүләрен дә күрсәттеләр.
Ярышны жюри әгъзалары йомгаклады. Алар ике командага да беренче урынны бирергә кирәк дигән фикергә килделәр. Катнашкан һәркем кичәдән кәнагать калдылар. Киләчәктә дә күңелле бәйрәмнәребез булып торыр дип ышанып калабыз.
Фәнүдә Таһирова, Кама авылы