Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


21.01.2016

Уйлануларым

Ибраһим Биектаулының шигырьләрен укырга бик яратам. Күңелгә ошаганнарын кат-кат укып чыгам.

Аның “Җир хатасы” дигән шигыре мине уйлануга дучар иткән иде. Аксакал Ибраһим ага Биектаулы шундый дөрес сүз­ләр, фикерләр белән теманы ачып салган, Җир-Анакай бичарайканың нинди хәлдә икәнен аңлатырга тырышкан. Кат-кат укып ятлап бетердем. Ул: “Җиргә үлем кил­мәс Газраилдән, Җир үлеме булыр кешедән”, — дип, бик дөрес әйткән.
Әйе, җирнең үлемен үзебез тизләтәбез. Элек басуларга тирес чыгарып, һәр хуҗалыктан көл җыеп, кар сулары тотты, җирне ашладылар. Хәзер нинди генә составта ашламалар кертмиләр дә, чүп үләннәренә каршы нинди генә агулар сиптермиләр. Чүп үләннәренә каршы “Раундап” дигән агуны сипкәч, туфрак үзенең уңдырышлыгын югалта. 80-90нчы елларда без синтетик тукымалардан тегелгән киемнәргә өстенлек бирә башладык. Шуңа чирләр күбәйде. Аллергиянең кайдан чыкканын соң аңладык. Соңрак пластмассаны уйлап чыгардылар, ризыклар пластмасса савытларда сатыла башлады. Целлофан пакетлар — кәгазьне, тетрапаклар пыяла шешәләрне алыштырдылар. Җир өсте целлофан, полиэтиленнар белән ту­лы, кая карама чүп пакетлары. Үзенең торган җире чиста, ә чүпне тиешле урынга кадәр илтеп ташларга, яки махсус машина көтәргә адәм баласының вакыты юк, күрәсең.
Бер мисал китерәм. Сы­ек майларны бик матур шешәләрдә саталар. Белгечләр әйтүенчә, аны ачкач, кислород пластмасса белән реакциягә кереп, химик реакция башлана һәм фенол дигән агу бүленеп чыгып, майда җыела икән. Без аны күрмибез, сизмибез. Ә ул әкренләп организмда җыелып агулый. Шуңа күрә мин майларны, сөт ризыкларын пыяла банкаларга бушатам.
2011 елны миңа Израильгә бару бәхете тиде. Анда һәр азык-төлек кибете янында бушаган пластмасса савытларны ыргытырга махсус урыннар бар. Җирдә аунап яткан шешәләр, пакетлар күрмәссең.
Җир ананы чистарту, саклау һәр кешенең кулыннан килә. Урман-кырларда үзебездән соң чүп калдырмасак, агачларны, сулыкларны сакласак, Җир анабыз безгә рәхмәтле булыр, гомере озынаер иде.

Римма Халикова,
Ижау шәһәре.