Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Удмурт музеенда — татарлар эзе
25.07.2013

Удмурт музеенда — татарлар эзе

Удмурт музеенда - татарлар эзе

Удмурт музеенда — татарлар эзе

Музейларда халкыбызның милли-мәдәни, матди һәм рухи мирасы саклана, шулай ук алар фәнни-тикшеренү, аң-гыйлем тарату, туризм үзәкләре буларак та милләтебезгә хезмәт итә. Ә Татарстаннан читтә яшәүче төбәкләрдәге музейлар милләттәшләребезне берләштерә торган үзәк функциясен дә башкара әле ул.

Милләтебез тарихын, узган гасырларның бөек шәхесләрен белү, өйрәнү өчен бездә УР Кузебай Герд исемен йөрткән музейга барып кызыксынырга мөмкин. Биредә хезмәт итеп, 20 ел гомерен республикабызда яшәүче татар халкын өйрәнүгә, аны башкаларга җиткерүгә багышлаучы Резеда Әхмәтвәли кызы Касимова турында газета укучы дусларыбыз бер генә тапкыр ишетмидер.

Кызык, журналист буларак беренче тапкыр каләмемне сынап караганда, “Яңарыш” газетасы җитәкчеләре мине, иң беренче, әлеге музейга, Резеда ханым белән танышып, әңгәмә корып, язма әзерләргә җибәргәннәр иде. Бу вакыйгага 15 ел вакыт узган икән бит. Әлеге вакыт эчендә музей кайсы якка үзгәргән, хәзер нинди эшләр башкара, биредә татар рухы чагылыш табамы? Кузебай Герд музее – республикабыздагы барлык музейлар өчен зур координацион-методик үзәк булып тора. Ул Россия һәм чит ил музейлары белән хезмәттәшлек итә, Эстония, Финляндия, Венгрия, кыскасы, фин-угыр халкы белән тыгыз бәйләнеш тота. Милли музей реставрацияләнгән элекке Ижау корал заводы арсенал бинасында урнашкан. Әлеге бина 1825 елда төзелгән һәм 4,5 мең кв. м биләп тора.

Удмуртларның милли шәхесе Кузебай Герд исемен йөрткән әлеге музей удмурт, рус, татар, мари, мордва халыкларының тарихын, яшәеш-көнкүрешен чагылдыруны максат итеп куя. Татар милләтенә караган экспонатлар музейның бар күргәзмәләре буенча таратылган. Татар милләте Ижау шәһәренең үсеше темасында зур чагылыш тапкан. “Мисал өчен — Татар бистәсе. Ул завод белән рәттән булган. Татар халкының көчле шәхесе буларак, Гата Кутузов турында мәгълүматлар шактый. Аның үз язмалары, шәхси әйберләре музеебызның эчтәлеген баетып тора. Экспонатлар турында сөйләгәндә, республикабызның танылган мәгърифәтчесе Фәнүс ага Газизуллин турында һич әйтеп үтмичә булмый. Бик күп экспонатлар, татар тормышын яктырткан кулъязмалар, милли көнкүреш әйберләрен бик күп алып килде ул. Зур рәхмәт аңа. Безнең музей ачык күргәзмә, мондагы экспонатларның янәшәсенә килеп, кул белән тотып карау мөмкинлеге бар. Бу бер яктан яхшы булса, икенче яктан: экспонатлар бик тиз бозыла, таушала. Янәдән-янә төзәтергә, реставрацияләргә туры килә. Шунысын да әйтергә кирәк: бу музей заман таләпләренә бар яклап та җавап бирүче, тиешле туңдыру камералары, предметны эшкәртү җиһазлары, халкы өчен куркынычсызлык шартлары, янгынга каршы таләпләр үтәлгән булуы белән дә Россиядәге иң яхшы музейлар рәтендә.

Музейда барлыгы 200дән артык кеше эшли. Һәркемнең үз юнәлеше, җаваплы темасы бар. Мин, белүегезчә, татар милләте, мөселман дине буенча җаваплы. Әлбәттә, проектлар, күргәзмәләр әзерләгәндә үз юнәлешең буенча гына эш башкарып булмый. Барсын да бергә, ярдәмләшеп башкарабыз. “Музейда эшләү бик җиңелдер ул. Нишлисең инде анда, күргәзмәне саклап утырасыңдыр көн дә”, — дигән фикерләр дә ишетергә туры килә. Чынлыкта исә, утырып торырга түгел, тын алырга да вакыт юк. Яңадан-яңа проектлар бер-бер артлы алышынып кына тора. Ниндидер бер журналда “Музей – ул энәдән алып космик ракетага кадәр барсын да үзенә җыючы учреждение” дип язылган иде. Дөресе шулай. Монда килеп кергән һәрбер әйберне (ул энә зурлыгында булса да) тикшерергә, тарихын өйрәнергә, язма рәвешендә сурәтләргә, кайдан килүен күрсәтергә, акт төзергә, зурлыгын, авырлыгын билгеләргә, аның музей өчен нинди кыйммәте барлыгын исбатларга (хакын махсус комиссия билгели), музейда сакланырга тиешлеген Мәскәү аша раслап куярга кирәк. Ул предметны өйрәнү өчен тарихны, аның кулланылыш өлкәсен белергә кирәклеген әйтеп тә торасы юк. Моның өчен биредә эшләүчеләргә күп һөнәрләрне белү, белмәгән очракта, эш барышында өйрәнү таләп ителә. Дизайнер да, тарихчы да, галим дә, архивчы да, проектчы да, экскурсияләр уздыру өчен укытучы да, кичәләр алып баручы ролен дә үтәргә туры килә.

Күргәзмәләр вакыйгаларга, бәйрәм даталарына, проектның темаларына, ел фасылына карап үзгәреп тора. Шуңа да экспонатлар һәрвакыт әйләнештә йөри”, — дип сөйли үз һөнәре турында Резеда ханым.

“Яңа экспонатларны, гадәттә, кайлардан табасыз?” – дип кызыксынам. Милләттәшем сөйләвенчә, аларның күпчелеген кешеләр алып килә. Моннан тыш, музей хезмәткәрләренә үзләренә дә экспедицияләргә чыгарга туры килә. Узган ел авыл хуҗалыгы темасына экспонатлар аз булу сәбәпле, алар махсус авыл хуҗалыгы алга киткән Вавож, Можга районнарына барганнар. Бик күп предмет һәм мәгълүмати материаллар туплап кайткан алар. Быел Яр районына бару планга куелган.

Алдан төзелгән килешү нигезендә экспонатлары белән башка музейлар да әледән-әле килеп тора икән. “Узган елны Санкт-Петербургтан килгән күчмә музей татар, башкорт халкы турында бик бай эчтәлекле мәгълүмат бирде. Бу күргәзмәгә мәктәпләрдәге татар сыйныфларында укучы балаларны да җәлеп итәргә тырыштым. Тик, кызганыч, кызыксынучылар аз булды», — ди музей хезмәткәре.

“Гомумән, халык кызыксына, музейга йөриме соң?” – дип сорыйм. “Алай бөтенләй йөрми дип әйтә алмыйм, гаиләләре белән килүчеләр дә бар, туристлар еш була, мәктәпләр, балалар бакчалары. Хәзер кешене җәлеп итү өчен Интернет челтәрендә төркемнәр, берләшмәләр, форумнар ачып, халык белән мәгълүмат алышу, аралашу, фикер туплау мөмкинлеге бар.

Проект, темаларга килгәндә, алар күп төрле. Күптән түгел генә “Иж” планетасы моторлар һәм кешеләр” дигән проект чынга ашырылды. Ул үзенә беренче Можаров мотоциклларына 125 ел һәм Ватан мотоциклларына 80 ел тулуга багышланган иде. Тарихка бәйләп кенә түгел, заманчарак итеп уздырырга тырыштык без әлеге чараны. Байкерларны җәлеп иттек. Аларның кагыйдәләре, музыкасы, киенү стильләре үзенчәлекле бит. Шушының белән яшьләрне дә тартырга тырыштык.

Казанда узучы дөньякүләм Универсиада да катнаштык. Башка регионнар белән беррәттән, Казан музее оештырган күргәзмәгә экспонатлар алып бардык.

Әлегә чынга ашырылмаган тагын бер проект көтә. Зур проект! Лудорвайда төзелеп ятучы Татар биләмәсе. Мин аны ике өлештән торачак дип күз аллыйм. Ижау, Кистем татарлары биләмәсе һәм мәчет. Әгәр дә бу хыял тормышка ашса, бу безнең милли горурлыгыбыз булыр иде. Шәһәребезгә килгән туристларга да, делегацияләргә дә күрсәтергә, экскурсияләр оеш­тырырга, кунакларны каршы алырга… Моны төзеп җиткерү өчен татар җәмәгатьчелегенең дә ярдәме кирәк. Ә күрсәтерлек, горурланырлык тарихыбыз да, кешеләребез дә безнең җитәрлек», — ди Резеда ханым.

Резеда Әхмәтвәли кызы Касимова музейда 1993 елдан бирле эшли. Медицина юлын сайлап, училище тәмамласа да, татар тарихы белән кызыксыну, әнисенең гомер буе Кистемдә укытучы булып эшләп, мәктәп музеен ачып, аны экспонатлар белән тулыландыру, киңәйтү, туган як тарихы турында материаллар туплауга багышлаган Фәйрүзә Нургаян кызы Касимованың һөнәрен дәвам итү теләге көчле булган күрәсең аңарда. Шуңа да Казан дәүләт университетына татар белгечлеге буенча укырга керә. Удмуртия кызына татар теле, әдәбияты буенча имтихан тоту җиңелдән булмый. Әмма ул бар тырышлыгын, үҗәтлеген сала. Белемне ул читтән торып ала. Хезмәт юлының беренче көннәреннән бирле шушы музейда эшли. “Хезмәттәшләрем әйбәт, тату без. Музей җитәкчебез – Раиса Федоровна Мартынова үзе дә татарча яхшы сөйләшә, керәшен татары ул. Ул һәр милләтне тигез күреп хезмәт итә”, — ди Резеда ханым.

Резеда Әхмәтвәли кызы Касимова белән татар тарихын, рухи хәзинәбезне барлау, үстерүдә тагын да зур уңышлар, теләктәш милләттәшләребезнең юлдаш булуын, сәламәтлек теләп саубуллаштым мин.

Элмира Нигъмәтҗан